Бөгелмә авазы

Авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә йөрәк бар

Заманалар үзгәрә, хезмәт өлкәсе дә көннән-көн камилләшә, яңа җиһазлар, эш ысуллары барлыкка килеп тора. Бу бигрәк тә шәһәребездә эшләп килүче иң көчле оешма - "ТНГ-Групп" җәмгыяте эшчәнлегендә дә ачык чагыла.

Вакыт үткән саен скважиналарда геофизик эзләнү эшләре үткәрүгә дә таләпләр арта - метрологик тәэминатка игътибар үсә. Шул нисбәттән һәм җәм-
гыять белгечләре эшли торган өлкәләрнең географиясен киңәйтү максатыннан, метрология хезмәтен камилләштерү турында карар кабул ителә.
Шулай итеп, 2006 елда "ТНГ-Групп" җәмгыятенең фәнни-техник идарәсе составында метрологик үзәк булдырыла. Аның мөстәкыйль рәвештә эшли
башлавында "ТНГ-Групп" җәмгыятенең баш метрологы Александр Кирилловның, фәнни-техник идарәдә баш инженер булып эшләгән (бүгенгесе көндә лаеклы ялда) Лев Воронковның һәм хәзерге вакытта метрология үзәге җитәкчесе Равил Закировның тырышлыгы зур. Хезмәтнең төп максаты - предприятиедә эксплутацияләнә торган барлык төр җиһазларны сынау һәм калибрлау, җәмгыятьнең үзендә җитештерелүче аппаратураны метрологик яктан сынау һәм геофизик аппаратураларны башка төбәкләрдә файдалануга әзерләү.

Тулы хокуклы метрология хезмәте барлыкка килүнең беренче көннәреннән алып, кыска вакыт аралыгында аны үстерү, ныгыту юнәлешендә гаять саллы эшләр башкарыла. 2002 - 2006 елларда ике яңа бина торгызыла, аларда махсус лабораторияләр оештырыла, барлык үлчәү, сынау чаралары уңайлы итеп бер җиргә туплана, әлеге өлкәдә уникаль санала торган бик катлаулы модельләр булдырыла: барлык төр геофизик җиһазларны калибрлау өчен кирәк булган метрологик тәэмин ителеш чаралары (акустик, радиоактив, электрокаротаж, скважиналарда геофизик эзләнү контроле җиһазлары, инклинометрлар һәм башкалар) сатып алына һәм файдалануга тапшырыла. Скважина һәм җир өсте җиһазларын сынау өчен җайлаштырылган стендлар эксплуатацияләнә.
Скважиналарда геофизик эзләнү эшләренең атом-төш һәм геофизик методларына килгәндә, система сатып алынучы аппаратураны кабул иткәндә һәм җәмгыятьнең үзендә җитештерелү-че радиоактив каротаж җиһазларын әзерләүдәге калибрлау һәм сынау (механик һәм термобарик) хезмәтен күздә тота. Кайбер геофизик җиһаз белән тәэмин итүче читтәге оешмалар сыйфатлы калибрлау мәгълүматлары бирмиләр. Элек Уфа, Төмән, Краснодардагы чит предприятиеләрдән сатып алынган, җәмгыять бүлекчәләре эшендә куллана торган җиһазларның, файдалана башлагач, еш кына ышанычсыз икәнлеге ачыклана торган булган. Хәзер мондый читкә тайпылышлар кимегән, һәрбер деталь инә күзе аша уздырыла, тикшерелә. Әгәр дә ниндидер кимчелекләр ачыкланса, җиһазлар җитештерүчегә кире кайтарыла. Шуның өчен дә алар сыйфатка игътибарны арттырганнар, читтән кертелүче товарның сыйфаты, шул рәвешле, елдан-ел яхшыра.

Система шулай ук "ТНГ-Групп" җәмгыятенең үзендә җитештерелүче радиокаротаж җиһазларын (ИНК, ИНГК-С, СГК, ЛПК каротаж зондларын да кертеп) даими калибрлауны да күздә тота. Алар җитештерү этабында ук метрология үзәгенә берничә тапкыр килеп, тикшереп, барысын җиренә җиткерәләр, шул сәбәпле, барлык калыпларга туры килүче югары сыйфатлы товар гына булдыруга ирешәләр.

Үсеш дәрәҗәсе буенча да, җиһазланыш ягыннан карасаң да, геофизика җәмгыяте базасында эшләп килүче метрология үзәге Россия Федерациясе күләмендә иң яхшылардан санала. Шуны да билгеләп үтәсе килә, метрологик үзәк "ТНГ-Групп" җәмгыятенә хезмәт күрсәтү белән генә чикләнми. Аның заказчылары рәтендә шулай ук "Башнефтегеофизика", "ГИСАЛЛ", "СК Навигатор", "Горизонт" җәмгыятьләрен, "Рэйдиал Дриллинг Сервисез Инк" кебек компанияләрне һәм башкаларны күрергә мөмкин.

Бүгенге көндә метрология үзәге составында ике специальләштерелгән махсус лаборатория эшли: стандарт үрнәкләр лабораториясе һәм үзәк инклинометрик лаборатория. Геофизик аппаратураны калибрлау һәм сынауда кулланыла торган метрологик җиһазлар һәммәсе дә аттестацияләнгән һәм сертификацияләнгән. Ә үзәкнең барлык белгечләре дә Уфа шәһәрендәге "Урал-гео" метрологик-тикшеренү үзәге дәүләт унитар предприятиесендә һәм Казан шәһәрендәге стандартлаштыру, метрология һәм сертификация Татарстан үзәгендә белемнәрен камилләштерәләр.

Реклама

Кеше хезмәте белән кадерле
Метрология үзәгенең хезмәт коллективы 7 белгечтән гыйбарәт. Әйе, үз һөнәренә гашыйк, ниндидер ачышларга, яңалыкларга омтылучы үзенчәлекле затлар көч куя биредә. Алар белән күрешеп аралашканнан соң, мин моңа тулысынча инандым. Гаять саллы хезмәт юлында туплаган белемнәрен яшь белгечләргә тапшыручы, аларга булдыра алганча ярдәм итүче мет-рология үзәге начальнигыннан башлап, аннан үрнәк алып эшләүче яшь хезмәт коллективы белгечләре - барысы да үз эшен яратып башкаралар.

Шулай булмый ни, белгечләрдәге җаваплылык, уңган-булганлык гомерен метрология хезмәтен өйрәнүгә багышлаган, күптән түгел үзенең 60 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үткән Р. Закировтан башлана. Равил Зәки улы Татарстан Республикасының Мөслим районында укытучылар гаиләсен-дә туып-үсә, 8 нче сыйныфны "5"легә генә тәмамлаганнан соң, Казан авиация техникумында укый. Аннары армия сафларына алына. Хезмәтен төгәлләп, Бөгелмәнең "Нефтеавтоматика" тәҗрибә заводына эшкә килә, читтән торып, Уфа нефть институтын тәмамлый. Биредә 20 ел эшли ул. 1998 елда "Татнефтегеофизика" оешмасының фәнни-техник идарәсенә метролог булып урнаша. Алдынгы карашлы, тырыш, җаваплы хезмәткәр 2006 елдан метрология үзәге начальнигы вазифасына билгеләнә. Менә ничә еллар инде ул җитәкли торган команда яңадан-яңа уңышларга ирешеп, яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, җәмгыятьнең алга китешендә гаять әһәмиятле урын биләп тора. "Хәзер бит шулай, эш рәвеше бик нык үзгәрде, оешмалар арасында көндәшлек ешайды. Предприятие тендер отуга дәгъвалаганда да эш бирүче оешмалар, иң беренче чиратта, эшне башкаруга алынучы җәмгыять базасында метрология үзәге булу-булмау белән кызыксыналар. Шулай булгач, без җәмгыятьнең эш күләме һәм хезмәт географиясе артуда гаять мөһим роль уйныйбыз. Аллага шөкер, бергәләшеп барлык шартларны да тудырабыз, хезмәткәрләребезнең бервакытта да нәрсәдәндер зарланганнарын ишеткәнем юк".

Партиядә зур җаваплылык йөкләнгән хезмәткәрләрнең берсе - стандарт үрнәкләр лабораториясе начальнигы Андрей Сидушкин белән дә күрешеп аралаштык. Чая, шат күңелле һәм бер генә минут та эшсез тора алмый торган хезмәткәргә гаять җаваплы һәм катлаулы эш йөкләнгән. Ул иң элек Мари Дәүләт техник университетында радиоэлектр аппараты инженеры белгечлеген ала, аннан соң Башкорт дәүләт геология-эзләнү университетында тау инженеры һөнәрен үзләштерә. 2001 елда җәмгыятьнең фәнни-техник идарәсенә килә һәм тулысы белән эшенә бирелә. "Эшемне бик яратып башка-
рам. Безгә бит һәрвакыт яңадан-яңа, заманча җиһазлар китерәләр, кыска гына вакыт аралыгында аны тулысынча өйрәнергә туры килә. Шул рәвешле, һәрдаим ниндидер яңа мәгълүматлар үзләштерәбез. Тулаем алганда, коллективыбыз яшь, дус-тату, барлык белгечләр дә югары дәрәҗәле, үз вазифаларына бик җаваплы, иҗади карыйлар. Димәк, киләчәккә йөз тотып, яңадан-яңа үрләр яулау, тагын да зур уңышларга ирешү теләге белән яшибез", - дип уйлары белән уртаклашты ул.

Партиянең тагын бер алтын баганасы - үзәк инклинометрик лабораториясе җитәкчесе Дмитрий Андреев. Ул 2002 елдан бирле җәмгыятьнең үзен-
чәлекле белгечләрнең берсе санала. Хезмәт юлын инженер-метролог буларак башлый. "Эшемне бик зур кызыксыну белән башкардым, - ди ул. - Соңрак лаборатория җитәкчесе итеп куйдылар. Әгәр дә кешенең үзенең теләге, омтылышы булса һәм һөнәре белән чын-чынлап кызыксынса, бу инде зур бәхет. Җиһазлар җитештерү бер урында гына тормый, ел саен ниндидер яңа эшләнмәләр барлыкка килә. Безгә приборлар җитештерүче төп өч предприятие бар: Арзамас, Уфа, Омск заводлары. Һәрдаим аларга командировкаларга йөрергә, яңа белемнәр үзләштерергә туры килә. Елына гына да безнең аша 2000нән артык җиһаз үтә бит. Аллага шөкер, эш күләмебез югары һәм елдан-ел артып тора, безнең тәҗрибә белән чит оешмалар да кызыксына. Киләчәктә дә шулай нәтиҗәле эшлик әле!"

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: