Бөгелмә авазы

авыр булды, бирешмәдем

Мин, Ришат Гәрәев, 1935 елны Иске Бәшир авылында укытучы Мәсәлим гаиләсендә туганмын. Әтәй тирә-якка билгеле шәхес иде. Моны исбатлау өчен бер эпизодны тасвирлыйм. 70 нче еллар башында мин, инде 30ны узган ир уртасы, Сочида ял иткәндә ике апаның татарча сөйләшкәненә колак салган идем, берсенең Чакмагыштан икәнлеген аңлап алдым. Алар янына...

Мин, Ришат Гәрәев, 1935 елны Иске Бәшир авылында укытучы Мәсәлим гаиләсендә туганмын. Әтәй тирә-якка билгеле шәхес иде. Моны исбатлау өчен бер эпизодны тасвирлыйм.
70 нче еллар башында мин, инде 30ны узган ир уртасы, Сочида ял иткәндә ике апаның татарча сөйләшкәненә колак салган идем, берсенең Чакмагыштан икәнлеген аңлап алдым. Алар янына килеп: "Апалар, кайсыгыз Чакмагыштан?" - дип сорадым. Берсе: "Мин", - дип җавап бирде. Мин үземнең Бәшир авылыннан укытучы Гәрәев малае икәнлегемне әйткәч, теге апа миңа дикъкать белән карады да: "Бик охшагансың шул. Гәрәев абыйны беләм. Мин район китапханәсендә эшлим. Апаң Ракияне дә беләм", - диде. Мин, көлемсерәп, җизнәйне дә беләсездер дигәч, ул: "Беләм, әлбәттә, җизнәң Галимовны да беләм", - диде.
Шуннан соң күрешкәндә гел туганнарча сөйләшеп йөрдек. Ул кайтып киткәндә вокзалга илтеп, әйберләрен, күчтәнәчләрен вагонга ук кертеп урнаштырдым. Исемен онытканмын, исән-сау булса, сәламемне кабул итсен, вафат икән, урыны оҗмахта булсын.
Бәшир һәм Ихсан мәк-тәпләрендә укып, 1950 елда Уфаның геология-разведка техникумына укырга кердем. Татар авылы мәктәбеннән барган үсмергә анда укый башлауның авырлыгын әйтеп бетерерлек түгел. Ярый әле, институтта укучы абыем Рәис бар иде. Ул булмаса, техникумнан куган ук булырлар иде. Ә бер юлга кереп киткәч, 4,5 урта балл белән 1954 елда техникумны тәмамлап, кулыма техник-геофизик дипломы алдым. Безне юллама белән Төмәнгә эшкә җибәрделәр, аннары армиягә алдылар. Бер ел Ленинград өлкәсендә ра-диомеханиклар мәктәбендә локаторны өйрәндек, аннан соң Ржев янындагы хәрби аэродромда самолетларны утырту системасында объект начальнигы булып хезмәт иттем.
1957 елдан мин - Бөгелмә-дә. Башта "Татнефтегеофи-зика" трестында техник, өлкән инженер, партия начальнигы, партком секретаре
булып, 1972 елга кадәр эшлә-дем. Аннары 5 ел ярым Казан төзелешләр-эзләнү трестының Бөгелмә бүлеге идарәчесе булдым. Тагын 10 ел - Себергә вахта методы белән йөрүче бораулау эшләре идарәсе
начальнигының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары. Ул оешманы япкач, яңадан "Татнефтегеофизика"га кайтып, берничә ел профком рәисе вазифасын башкардым.
Читтән торып, Казан дәүләт университетының юридик факультетында укыган идем. 10 ел - 60 яшьтән 70кә кадәр юридик бүлек җитәкчесе булып тордым. Җәмгысе 53 еллык хезмәт стажым бар.
Ике кызымның берсе - Уфа шәһәрендә әйдәп баручы геофизик, икенчесе - Чаллыда югары категорияле табибә. Өлкән оныгым Мәскәүдә аспирантурада укый, икенче кыз оныгым шулай ук Мәскәүдә югары
икътисад мәктәбенең 4 нче курсында белем ала, кече онык Ульяновскида очучылар училищесында укый башлады.
Хезмәтемне санга суктылар. "Почет билгесе" орденым, биш медалем, ТРның беренче Президенты М. Шәймиев кул куйган Мактау грамотам бар (аны үз заманында Татарстан ордены дип йөртәләр иде), "Ягулык һәм энергетика министрлыгының атказанган хезмәткәре" исемен бирделәр. СССР Дәүләт төзелеше проф-союзының үзәк һәм республика органнары, КПСС шәһәр комитеты Грамоталары, башка бүләкләр дә шактый.
Хәзер инде пенсиядә. Партия комитетында эшләгәндә "многотиражка" оештырган идем, еш кына аңа мәкаләләр яздым. Берничә мәкаләм Мәс-кәү газета-журналларында, Татарстан үзәк газеталарында дөнья күрде. Соңгы елларда Бөгелмәбездә татар телендә чыгып килүче "Бөгелмә авазы" белән хезмәттәшлек итәм, хәтер-хатирәләр белән уртаклашам. Шундый хатирәләрнең берсен бүген сезнең игътибарга да тәкъдим итәм. Минем шәхси истәлек булсалар да, бу вакыйгалар - ил тарихының бер чагылышы бит.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: