Бөгелмә авазы

Авыл укытучысы

Без бит җиргә якты, җылы, ямь өстәргә яратылган... (Фирая Зыятдинова). Ак һәм пакь җанлы авыл укытучысы! Авылның йөзек кашы, телебезне һәм милләтебезне саклап калучылар алар! Авыл халкы белән беррәттән, алар бакча тота, мал асрый, печән чаба, чөгендер утый. Әмма аларның яулыгы, алъяпкычы башкаларныкына караганда аграк. Кайчан юа ул аларны: төнләме,...

Шуларның берсе - Карабаш бистәсенең 1 нче татар урта мәктәбендә 36 ел буе балаларга аң-белем һәм тәрбия биргән мөгаллимә Разия Заһит кызы Фәйзуллина.
1951 елның 25 апрелендә Лениногорск районы Зәй-Каратай авылында колхозчы гаиләсендә туа ул. Сәләтле кыз урта мәктәпне көмеш медальгә тәмамлый. Аеруча математика фәнен үз итә. Шулай булмыйча! Укытучылары - Казан кызы Сания Зиннәт кызы көчле белгеч була. Проблемалы укыту ысулларын дәресләрдә киң кулланган укытучы буларак, ул бер төркем шәкертләрен Бөгелмәдәге әзерлек курсларына җибәрә. Соңыннан алар Казан педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керү өчен имтихан тапшыралар. 7 - 8 кыздан икесе конкурстан уза. Шуларның берсе, әлбәттә инде, язмабыз герое - Разия Заһит кызы. Студент еллары, искән җилләр кебек, тиз узып китә. 1972 елда Разия, диплом алып, Лениногорск
районы Яңа Иштирәк мәктәбенә математика укытучысы итеп билгеләнә.
Әле өченче курста укыганда да ук кыз булачак ире Зәйнулла белән туган авылында клубта танышкан була. Һинд фильмнарындагы кебек чибәр: зәңгәр күзле, күпереп торган бөдрә чәчле егет Разияны биюгә чакыра. Башкаларны сокландырып, кич буе бергә бииләр алар. Зәйнулла да кара кашлы, коңгырт күзле мөлаем Разияны бер күрүдә ошата. Шул көннән башлап, ике арада мәхәббәт хатлары йөри башлый. Кыз каникулларга кайтканда егет очып диярлек Зәй-Каратайга бара, җитмәсә, әбисе дә шунда яши, аңа да хуҗалык эшләрендә ярдәмләшергә кирәк.
1973 елда ике яшь йөрәк, никахлашып, матур туйлар уздырып, ниһаять, кавышалар.
Разия Карабаш авылының Зәй рәте йортларының берсенә килен булып төшә. Каенанасы Нәгыймә апа аны ак мендәргә бастырып, авызына бал-май каптырып каршы ала. Шул елдан башлап, беренче урта мәктәптә Разияның хезмәт юлы башлана. Бу юлларның авторына күпмедер вакыт аның белән янәшә эшләргә туры килде. Бер елны мәктәптә бик зур фронталь тикшерү уздырылды. Тикшерүчеләр Бөгелмә районы халык мәгарифе бүлегеннән һәм Казаннан иде. Мәктәп Сабан туе мәйданы кебек гөрләп торды инде! Атна-ун көннән соң педсовет уздырылды. Математика, физика фәннәрен укытуның торышын тикшерүче инспектор һаваларга күтәреп мактады инде яшь укытучы Фәйзуллинаны:
- Разия Заһит кызы - тумыштан педагог, - диде ул. - Һәр хәрәкәте төгәл, һәр сүзен үлчәп әйтә, эш алымнары төптән уйланылган...
Бу сүзләр яшь укытучыга канатлар куя. Ул педагогик осталыгын камилләштерү өчен туктаусыз эшли, алдынгы тәҗрибәне өйрәнә, аны үз эшендә иҗади куллана.
Тырыш хезмәт үзенең күркәм җимешләрен бирә. Разия Заһит кызының укучылары район һәм зона олимпиадаларында уңышлы чыгыш ясый, чыгарылыш сыйныф укучыларының яртысыннан күбесе югары уку йортларына укырга тоткарлыксыз керә.
Берничә ел дәвамында Разия Фәйзуллина математика укытучыларының мәктәп методик берләшмәсе җитәкчесе итеп сайлана һәм мөгаллимнәрнең һөнәри осталыгын күтәрү эшенә үзеннән зур өлеш кертә. Район методик берләшмәсе эшендә дә актив катнаша: район семинарларында һәм педагогик укуларда тәҗрибәсе белән даими уртаклаша.
Уналты ел дәвамында Разия Заһит кызы директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары вазифаларын башкара. Биредә ул үзен таләпчән, гадел һәм намуслы җитәкче буларак таныта. Хезмәттәшләренең дәресләренә йөреп, төпле анализ ясый, укытучыларны иҗа-ди эзләнүләргә тарта, һөнәри үсешләрен тәэмин итү максатында, яшь укытучыларга махсус педагогик ярдәм күрсәтә. Коллективта дустанә, игелекле атмосфера булдыру эшендә дә күп көч куя Разия ханым.
Мәктәпнең элекке директоры, халык мәгарифе отличнигы, "Мактау билгесе" ордены кавалеры Әнисә Кәрам кызы Гәрәева аның турында менә нәрсә ди:
- Разия Заһит кызы эштә минем уң кулым булды. Югары профессионаллык, педагогик этика һәм культура, кешелеклелек кебек сыйфатлар хас аңа. Мәктәптә күпләр аңа ярдәм сорап киләләр иде. Бе-рәүләре классны кулда тота белми, икенчеләренең өендә "буран", өченчеләренең директор кисәтү ясаган өчен серкәсе су күтәрми... Андый вакытларда Разия үзенә генә хас мөлаемлык белән түземле итеп аңлата белә иде:
- Директорга болай да җиңел түгел. Аны дөрес аңлагыз. Аның каравы, тикшерүләр вакытында ул сезне күкрәге белән амбразура каплаган сугышчы кебек яклый. Өйдәге зилзиләләр дә үтеп китәр, сабырлык күрсә-тегез. Ә инде сыйныфта кабул ителгән тәртипне тоту өчен укытуның актив формаларын
куллану кирәк, әйдәгез, бергәләп эзләнеп карыйк.
- Аның үз-үзен тотышы, сөйләме һәркемгә үрнәк, шигъриятне ярата, бәйрәм-кичәләрдә шигырьләрне яттан сөйли, матур итеп җырлый, - дип дәвам итә ветеран укытучы. - Кайвакытта: "Нигә ул татар теле укытучысы булмады икән?" - дип соклана идек.
Разия Заһит кызының фидакарь хезмәте югары бәяләнә. Ул ТАССР Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы, "Россия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре" күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
"Бәхет нәрсә ул?" - дигән сорауга Разия Фәйзуллина кыска гына: "Бәхет өчен сәламәтлек, яраткан эшең, яраткан кешең булу кирәк", - дип җавап бирде.
Гаиләдә дә бик бәхетле ул - ире Зәйнулла белән менә 41 ел инде тату гомер кичерәләр. 30 елга якын каенана белән яши Разия. Нәгыймә апа балаларны үстерешергә ярдәм итә, йорт эшләрендә булыша. Улы һәм килененә бәхиллек биреп, фани дөньядан китеп бара.
Нигезе булмаса, теләсә нинди йорт та ишелә. "Акыллы хуҗа булмаса, теләсә кайсы йорт та бик тиз бөлә", ди халык мәкале. Фәйзуллиннар йорты - нигезле дә, хуҗалы да.
"Хезмәт даны" ордены кавалеры Зәйнулла Хәмидулла улы 35 ел буе "Татнефть" компаниясендә электромонтер булып эшли. Үз эшенең остасы, югары квалификацияле белгечнең рәсеме һәрчак Мактау тактасында, ел саен "Социалистик ярышта җиңүче" исемен яулый, үзешчән сәнгатьтә дә актив катнаша. Күзләрдән яшьләр китереп, "Мокамай", "Вәхшәт" шигырьләрен укып йөрүләрен хәтерлиләр әле замандашлары.
Лаеклы ялга чыккач, умартачылык белән шөгыльләнә башлый, мәчеткә йөреп, дин гыйлемен үзләштерә, намаз укый, ураза тота, мәҗлес уздыручылар чакырганда, матур, аһәңле тавышы белән Коръән укып, авылдашларын изгелеккә, игелек-кә өнди. Разиясы да аннан калышмый. Авыл мөгаллимәсенә мөселманча бәйләгән ак яулык бигрәкләр дә килешә шул...
Ирле-хатынлы Фәйзуллиннар берсеннән-берсе акыллы, тәртипле ике кыз, бер малай тәрбияләп үстерделәр, аларга югары белем бирделәр. Балаларның барысы да "Татнефть" компаниясендә: хисапчы, начальник, инженер булып эшлиләр, һәркайсы әти-әниләре үрнәгендә үз гаиләләрен кордылар. Зәйнулла белән Разия тупырдап торган оныкларына сөенеп туя алмыйлар.
"Гаиләне тотучы да, таркатучы да хатын-кыз", дип өсти халык. Әйе, гаиләдә күп нәрсә хатын-кыздан тора. Гаилә - ул хатын-кыз патшалыгы. Акыллы хатын бу патшалыкны Бәхет иленә әйләндерә. Сабыр да, тыйнак та Разия барлык теләкләренә ирешкән. Аларның йортлары гүзәл табигать почмагына - ямьле Зәй буена урнашкан. Бакча башындагы колач җитмәслек өянкеләр, язын ап-ак чәчәккә күмелеп утырган балан һәм шомырт агачлары, бәрәңге һәм яшелчә түтәлләре, уңган хуҗабикә куллары белән үстерелгән күз явын алырлык чәчәкләр - барысы да тырыш, хезмәт сөючән хуҗаларына мәдхия җырлый кебек. Ә алтын куллы Зәйнулла һәм уллары Рөстәм ап-ак нарат бүрәнәләрдән төзегән йорт тирә-якны балкытып утыра! Лак белән ялтыратылган балавыздай сап-сары идәннәргә басып йөрүләре үзе бер җанга рәхәтлек бирә. Тәрәзәләрдә уйнаган якты кояш нурлары, кардай ап-ак нәфис челтәрләр, тәрәзә төпләрендә чәчәк атып утыручы иркә гөлләр - барысы да әлеге гаиләдәге татулык, бердәмлек, мәхәббәт, бер-берсенә ихти-рамлы мөнәсәбәтне тулыландырып торалар. Шундый җылылык, яктылык агыла бу йорттан, андагы кешеләрдән.
"Киңәшле эш таркалмас!" Татар халкының бу мәкален Фәйзуллиннар гаиләсе үз иткән. Әнә шулай киңәшләшеп эшләгәнгә күрә, аларның гаилә нигезе дә һәрвакыт таза, нык, какшамас.
...Укытучының бөек бурычы - яктылык алып килү. Шунысы бәхәссез: Разия үзе белән дөньяга яктылык алып килгән. Авыл укытучысы, иренә тугрылыклы хатын, балаларына назлы Ана, оныкларына яраткан әби, якыннарына, дусларына игътибарлы ханым булып... Бәхете гомерлек булсын!
Дания РӘҮПОВА,
Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы.
/Фото - гаилә альбомыннан/.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: