Бөгелмә авазы

Авыл даны – тырыш хезмәттә

Мин - авыл баласы. Бөгелмә районының иң матур авылларының берсе - Кодашта әбием, әти-әнием, туганнарым белән яшим. Авылым табигате белән оҗмахка тиң бер почмактыр. Тирә-ягын урап алган таулар, тән сакчылары сыман, аны ачы салкын җилләрдән саклый. Матур чәчәкле болыннары, күкрәп үскән җиләкле аланнары белән хәтфә яшел үләнле, баһадир агачлы урманнары,...

Аделина НИГЪМӘТҖАНОВА,
Кодаш мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы.


Мәктәптә укытучым "Минем якташларым Россия тарихында" дигән темага инша язарга кушкач, тизрәк әбием янына килдем.
- Әбием, безнең авылда ил күләмендә дан казанган, дәүләтнең югары бүләкләренә ия булган кешеләр бармы? - дип сорау бирдем.
- Бар, кызым, бар! Чорында дәүләтебезнең иң югары бүләге - Ленин ордены белән бүләкләнгән кешеләр генә дә өчәү безнең авылда: Тәслимә апаң Хәсәнова, Муллагали абыең Галиев, Лотфулла абыең Хәйруллин, - дип, эчке горурлану белән җавап бирде әбием һәм минем кызыксынуымны күзләремнән аңлап, сөйләп китте:
- Тәслимә апа Хәсәнова - безнең авыл кызы. Ире Минзыя абый белән ике бала үстереп, матур итеп йортлар җиткереп, тырышып, тормыш иткән кешеләр. Тәслимә апа күп еллар сыерлар сауды. Уңыш бәйрәмнәрендә, Сабан туйларында аның исемен гел мактыйлар, тырыш хезмәте өчен бүләкләр тапшыралар иде. Ә фидакарь хезмәтенең нәтиҗәсе - Ленин ордены гомерендә иң зур горурлыгы булды аның өчен.

Лотфулла абый Хәйруллин - нефтьче. Ул утыз ике ел дәвамында газ һәм нефть чыгару идарәсендә өлкән оператор булып эшләде. Ул эшли башлаган еллар безнең якларда кара алтын ятмаларын үзләштерүнең иң кызган чагы иде. Әлбәттә, һәр яңа эшнең башы авырлыкларсыз гына бармый. Лотфулла абый - бай тәҗрибәле, хезмәте өчен җан атып тора торган кеше буларак, һәр эшне төгәл, җиренә җиткереп башкаручылардан. "Тырышкан ташка кадак каккан", - дип халык юкка гына әйтми бит. Лотфулла абый да иң дәрәҗәле бүләк - Ленин ордены белән бүләкләнә. Үзенең тырышлыгын, хезмәткә мәхәббәтен хатыны Миньямал белән кадерләп үстергән биш баласына да тапшыра ул. Кызлары, уллары, килен-кияүләренең күбесе әтиләренең, бабаларының юлын дәвам итеп, нефть өлкәсендә эшлиләр. Улы Вилсур Хәйруллин "Россиянең нефть һәм газ промышленносте атказанган эшчесе" дигән мактаулы исемгә лаек була. Ә 2 нче дәрәҗә "Ватан алдындагы казанышлары" медаль-орденын аңа Ямал-Ненец автоном округының губернаторы шәхсән үзе тапшыра.

Реклама

Кайчакта дан казану өчен бер батырлык эшләү дә җитә, ә кайчакта көннең-көнендә, елның-елында бертуктаусыз күзгә бер караштан ташланмаган бетмәс-төкәнмәс эшләрне тырышып-тырмашып башкарырга кирәк була. Менә шулай гомере буе хезмәте өчен җан аткан кешеләрнең берсе - Муллагали абый Галиев. Ул ике дистә елга якын безнең Муса Җәлил исемендәге колхозны җитәкләде. Очын-очка көчкә ялгап, тереклек алып барган хуҗалыкны тырышлыгы, үҗәтлеге, ә күп вакытта хәтта кырыслыгы нәтиҗәсендә миллионерлар рәтенә күтәргән кеше ул Муллагали абый. Ул елларда басулардан мул уңыш җыеп алына, маллар да үрчи иде. Язларын шау чәчәккә күмелә, көзләрен мул уңыш бирә торган яшелчә-җимеш бакчасын да Муллагали абый исеме белән искә алалар авылдашлар. Тырышлыгы, уңганлыгы өчен аны Ленин ордены белән бүләкләделәр. Ләкин аннан да олырак бүләк - халык рәхмәте, халык истәлеге. Авыл өчен керткән көчен, тырышлыгын истә тотып, кодашлар, Муллагали абый исемен мәңгеләштерү йөзеннән, авылыбызның яңа урамын аның исеме белән атадылар.

Әбиемнең хикәясен бөртекләп, түкми-чәчми язам да язам.
- Тагын сөйлә, тагын! - сыйныфташларым арасында иншамны мактарлык дәрәҗәдә итәсем килеп, әбиемә ялынам. Ә ул, әйтерсең лә, "Мең дә бер кичә" әкиятендәге Шәһризадә:
- Бүгенгә җитеп торыр. "Кодашым вальсы" җырының композиторы, "Тезләнеп гафу үтен" китабы авторы, республика күләмендәге җыр бәйгеләре лауреаты Әдип Гаязов абыең, Бөек Ватан сугышында Берлинга кадәр барып җитеп, Бөгелмә шәһәренең Почетлы гражданины, полковник Әхәт Галләмов бабаңнар һәм башка тагын бик күп данлыклы авылдашларың турында башка вакытта сөйләрмен, - дип, хикәятен тәмамлый.
Менә нинди якташларым бар икән минем! Чын мәгънәсендә үрнәк алырлык затлар! Аларның тырыш хезмәтләре авылыбызның тарихында якты эз булып сузылган. Шул вакытта хыял дөньясына чумам... Мин дә үсәрмен, тырыш хезмәтем белән үрнәк булырлык эшләр башкарырмын. Минем хакта да берзаман әбиләре оныкларына мактап: "Бар иде Аделина апагыз", - дип сөйләр... Булдырмам дисез мәллә? Менә күрерсез - һичшиксез, булдырачакмын!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: