Бөгелмә авазы

Артист булырга хыяллана

Раиса Төхвәтуллина – БөекВатан сугышы ветеранының тол хатыны. Аңа инде 90 яшь. Шул уңайдан Раиса Төхвәтуллина “ТАССР төзелүгә 100 ел” медале белән бүләкләнде.

Орденлы гаилә

Раиса Төхвәтуллина 1930 елда Яр Чаллы шәһәрендә хәрбиләр гаиләсендә туа. Район үзәкләре төзелә башлагач, әтисен Рус Акташы авылына күчерәләр.

– Без әни, абый һәм сеңелләр белән, әлбәттә, аңа ияреп киттек. Тыныч тормыш озак дәвам итмәде, сугыш башланды. Офицер һәм күп балалы ата булганга, әтине фронтка җибәрмәделәр. Ул Мари АССРның Звенигов районы Суслонгер бистәсендә урнашкан хәрби әсирләр өчен лагерьда хезмәт итте. 1943 ел ахырында лагерь территориясендә янгын чыга, нәтиҗәдә, азык-төлек склады яна. Фаҗиганең сәбәпләрен бик озак тикшереп тормадылар. Ул вакыт кануннары буенча, бөтен командирлар составы үз гаепләрен төзәтү өчен фронтның алгы сызыгына җибәрелде. Немецларның чираттагы һөҗүме вакытында әтинең башы яралана. Табиблар аның гомерен саклап кала ала. Тик аның сул ягын паралич суга һәм аны өйгә кайтарып җибәрәләр. Туган якка кайткач, ул тиз аякка баса һәм Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә, дип искә ала Раиса Төхвәтуллина.

Иҗади балачак

Сугыш башланганда Раиса бары дүртенче сыйныфта укый торган була. Өлкән яшьтәшләре белән хуҗалык эшләрендә ярдәм итә, тимурчылар отрядына керә. Халык өчен авыр елларда Фрунзе исемендәге колхозның ындыр табагында эшли, кырда чөгендер җыя, киндер бәйли. Урак тәмамланганнан соң, ул чор балалары “Бер бөртек тә калмасын. Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен” дип, кырга чыгып, калган бөртекләрне җыеп йөри торган булалар.

Мәктәптә бию һәм җыр түгәрәкләренә йөрдем. Төрле мәдәни чараларда актив катнашкач, мине агитбригадага чакырдылар. Безнең иҗат коллективы Татарстанның төрле авыл клубларында чыгыш ясады. Бервакыт, ялгышмасам, көз ае иде, без “полуторка”да (совет чорында йөк автомобиле) Әлмәт районының Бишмунча авылына  юлга чыктык. Машина урман юлында ватылды. Вакыт төнгә якынлашкан иде инде. Шофер якындагы авылга запас частьлар алырга китте, ә без – кызлар кузовта көтәргә калдык. Берзаман карыйбыз, еракта ике күз ялтырый. Бу бүреләр иде. Җәнлекләрне куркыту өчен җырлый башладык. Ә алар качмыйлар, тезелеп утырдылар да, кызыксынып, безне күзәтә башладылар. Таң аткач, түзмәделәр, бүреләр китеп бардылар, дип сөйли бөгелмәле.

 Үзен эзләп

Балачак белән хушлашыр вакыт та килеп җитте. Мәктәпне тәмамлаганда, Раиса әти-әнисенә артист булу хыялын һәм Казанга укырга бару теләген әйтә. Әтисе аңа апасы кебек укытучы һөнәренә укырга киңәш итә. Раиса әтисе сүзенә каршы бармый һәм Бөгелмәнең укытучылар институтына барырга җыена башлый.

Чоланнан иске агач чемоданны алдым, әйберләр җыя башладым. Тик менә шәһәргә бару өчен менә дигән кием табылмады.Әни сатып алган брезент аяк киеме һәм портянкадан тегелгән костюм мине канәгатьләндермәде. Апаларымның өйдә булмаган чагын көттеп алдым да, берсенең күлмәген, икенчесенең  туфлиен алдым һәм юлга кузгалдым. Аннан туганнардан хәбәр килде: “Кайткач, без синең чәчеңне тартабыз!” Иске үпкәләр инде күптән онытылды, хәзер очрашкач, бу хәлне елмаю белән искә алабыз, дип елмайды Раиса Төхвәтуллина.

1950 елда Раиса Петровна Бөгелмә шәһәренең укытучылар институтына “Рус теле һәм әдәбияты укытучысы” белгечлеге буенча укырга керә. Тизләтелгән программа буенча ике курсны тәмамлый һәм Омск өлкәсенә эшкә юллама ала. Тик гаилә хәле буенча анда бармый, ә Бөгелмәнең Ключи авылына укытучы  булып урнаша. Бер кыш анда эшләгәч, халык судында эшли башлый. 16 елдан соң, механика заводына күчә. БМЗда товаровед, аннары юридик бүлек хезмәткәре булып эшли һәм лаеклы ялга чыга. Раиса Төхвәтуллина үз вазифасын җаваплы  башкарганы өчен күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән.

Йөрәккә кушып булмый

Булачак ире белән Раиса Төхвәтуллина институтның беренче курсында таныша. Дөресрәге, иптәш кызының туенда. Ул инде китәргә җыенганда, кара чәчле бер егет Раисага шәлдәге булавканы эләктерергә булыша. Аннары өйгә кадәр озатып бара һәм көн саен аны подъезд янында каршы ала торган була. Шулай итеп, ике яшь йөрәк арасында матур хисләр туа. Раиф Самик улы Төхвәтуллин фашистларны тар-мар итүдә катнашмый, ул Ерак Көнчыгышка совет-япон сугышына эләгә. Хезмәт тәмамланганнан соң, “Японияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә, Бөек Ватан сугышы ветераны статусын ала. Раиф Төхвәтуллин күп еллар монтажлау идарәсендә машина йөртүче булып эшли.

Ата-аналар безнең катнаш никахны хупламадылар. Әмма аларның башкача мөмкинлеге юк иде. Әтием әнигә: “Йөрәккә кушып булмый. Үзе сайлаган, бәхетле булсыннар”, – диде, ә Раиф үз туганнарына: “Раиса безнең белән була”,  дип әйтә. Без ирем белән 48 ел бергә гомер иттек. Өч бала тәрбияләп үстердек. Хәзер җиде оныгыбыз һәм дүрт оныкчыгыбыз бар, – дип, горурланып сөйләде Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны.

Владислав Дементьев

Алсу Мөкатдәс тәрҗемәсе

Автор фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: