Бөгелмә авазы

Аның тормыш юлы – үзе бер моңлы китап

...Синнән дә кала бу дөнья, Ул миннән дә калачак. Һәрберебез бер көн Ходай Каршысына барачак... Барачакбыз шул. Вакыты җиткәч, анда барулардан безне һичкем алып кала алмаячак. Бер генә урамлы кечкенә генә Кызыл Чишмә авылының йөзек кашы, акъәбие булып торган Мәгъдәнүс Гәптерәүф кызы Шәймәрданова бакыйлыкка күчкәнгә дә бу көннәрдә менә бер...

...Синнән дә кала бу дөнья,
Ул миннән дә калачак.
Һәрберебез бер көн Ходай
Каршысына барачак...
Барачакбыз шул. Вакыты җиткәч, анда барулардан безне һичкем алып кала алмаячак. Бер генә урамлы кечкенә генә Кызыл Чишмә авылының йөзек кашы, акъәбие булып торган Мәгъдәнүс Гәптерәүф кызы Шәймәрданова бакыйлыкка күчкәнгә дә бу көннәрдә менә бер ел була. 90 яшен тутырырга санаулы айлар гына калган була аңа. Яшәү белән үлем арасы каш белән күз арасы кебек кенә диләр бит. Ян бакчасында җәй ахыры эшләрен рәхәтләнеп эшләп йөргән җиреннән, бераз ял итеп алырга дип йортына үткәреп, үз түшәгенә яткырып, ипләп кенә, бер авырлыксыз фани дөнья белән исәп-хисабын өзә дә куя тәкъдире аның... Үзе исән чакта һәрчак шат күңелле, ачык йөзле, мөлаем, ярдәмчел Мәгъдәнүс апага һич кенә дә әби дип дәшеп булмады.
Бу язмамны әзерләгәндә аның турында күп кенә кешеләрнең фикерләрен сораштым. Барысы да аның турында (алдан сөйләшеп куйганнармыни): "Ул тәвәккәл дә, булдыклы да, сабыр да, түзем дә... Кыскасы, чын татар хатыны!" - диделәр. Ә мин исә үземнән өстәп: "Әйтерсең лә, Мирсәй Әмир үзенең "Миңлекамал"ын нәкъ менә безнең Мәгъдәнүс апага карап язган", - дип уйлап куйдым.
Тормыш аны беркайчан да башыннан гына сыйпап тормаган. Берсеннән-берсе кырыс сынаулар биреп сынаган, яшәргә өйрәткән, ачысын да, төчесен дә
татыткан. Ләкин ул сынмаган, сыгылмаган. Мәгъдәнүс апан ы мин үзем дә байтактан белә идем. Була бит шундый кешеләр, алардан үзенә бер төрле нур, җылылык бөркелеп тора. Бу апа да шундый иде. Балачагы, яшьлек еллары, аннан соңгы гомере дә, әйткәнемчә, җиңелләрдән булмый аның. Шуңа да
карамастан, йөзендә гомере буе бәхетле елмаю сүнмәде. Әйтерсең лә, ул бу фани дөньяга тууы белән генә дә инде бәхетле икәнлеген бар җиһанга аңлата иде. Бер акыл иясе әйткән бит: "Бәхетле кешеләр үзләренең елмаюлары һәм мәрхәмәтле йөзләре белән бөтен дөньяны үзләренә карата елмайталар!" - дип. Валлаһи, дөрес бу. Минем бүгенге язмам героена бик туры килеп тора торган хак сүзләр.
1925 елның 15 мартында Кодашта Гәптерәүф абый белән Бәдриямал апаларның кыз балалары туа. Аңа Мәгъдәнүс дип исем кушалар. 1927 елны җир эшкәртеп, иген игеп, мал-туар белән мәш килеп яшәгән гаилә, Якый урамындагы йортларын калдырып, Кызыл Чишмә бистәсенә күченә. Яңа җирдә яңа тормыш башлана.
1941 елның җәй башы. Ил өстенә афәт, сугыш ябырыла. Ирләр сугышта. Авылда санаулы гына ир-ат заты кала. Бу вакытта Мәгъдәнүскә 16 яшь була. Михнәтле сугыш еллары яшь кыз баланы бөтереп алып, авыр тормыш арбасына җигә. Билгеле, бер аны гына түгел инде. Ул чорларда бар кеше дә бертөсле, тигез була авылда. Ачлык, юклык, хәерчелек белән беркемне дә шаккатыра алмыйсың шул. Ипекәйнең нинди икәнлеге дә күптән онытылган
була инде бу кечкенә генә авылда. Төп ризык - үлән, өшегән бәрәңге, әче алабута онына кырып салган бәрәңгедән пешерелгән ипекәйгә охшаш түгәрәкләр. Ерак басуларга авыр эшләр эшләргә барганда кесәгә салган бу түгәрәкләр бераздан уалып, кире онга охшаш массага әйләнә торган булганнар. Чын
ипекәй ашау көннәре әле алда-а-а, һай, алда була шул.
Авылда, тормыш арбасына җигелеп, ир-ат урынына авыр эшләр эшләү җитмәгән, яшь хатын-кызларны ерак районнарга утын кисәргә, ташырга, сазлыкларга торф чыгарырга да җибәрә торган булганнар ул вакытларда. 17 яшьлек Мәгъдәнүсне дә читләтеп үтми бу сәфәрләр. 1942 елның языннан көзенә кадәр
Лаешка ат белән барып, урманнан баржаларга бүрәнәләр ташый ул. Пешеп җитмәгән кәбестә яфрагы йөзеп йөргән "лаеш шулпасы"н шактый эчәргә туры килә әле кызкайга. Ничек җан асраганнар да, ничек шул авыр эшләрне башкарырга көчкәйләре җитте икән бичаракайларның?
Көз кышка борылганда, кышкы киемнәр, сырмалар алып килергә дип, Мәгъдәнүсне авылдашы 20 яшьлек Бикә белән авылга кайтарып җибәрәләр. Юлда кайтканда кызларның бер аты гел хәлдән тая. Авыр йөк ташый-ташый, ул тәмам хәлсезләнгән була инде. Арбаны ташлап калдырырга туры килә (аның өчен кайткач җавап та бирәсе бар бит әле...) Тәмам арып, ачыгып, хәлсезләнеп, беткә батып, бик йончыган хәлдә кайтып керә ике яшь кыз туган авыллары Кы-
зыл Чишмәгә...
Бу дөньяда һәркемнең үз гомер юлы. Мәгъдәнүс тә үз юлын ярып бара. Сугыштан соң авылдашы Бәкер белән гаилә корып җибәрәләр. Кызлары Минзадә туа. Тик гаилә учагы гына озын гомерле булмый - тиз сүнә, сүрелә... Нарасыен үз ата-анасы нигезендә ялгыз үстерә яшь хатын. Ир кабат өйләнә. Ике улы туа. Иң гаҗәбе - Мәгъдәнүс көндәше белән аралашып, сөйләшеп яши. "Ни өчен әле өч көнлек бу дөньяда дошманлашып яшәргә?" - дия торган бул-
ган ул. Ә бит: "Ир бирмәк - җан бирмәк", - дип әйтә торган булган борынгылар. Бәкер абзыйның икенче гаиләсе дә таркала. Ә инде авырып китеп,
хастаханәдә җан биргәч, аны шул ук олы йөрәкле Мәгъдәнүс апа алып кайтып, бар йолаларны җиренә җиткереп үтәп, җир куенына иңдергән...
Җигелеп эшли яшь хатын колхозда. Бер эштән дә чирканмый. Авылда сарык фермасы төзелгәч, ул аның төп эш урыны була. Мал-туар җене кагылган хатын - төнлә дә, көндез дә фермада. Бригадир Талибулла абыйның күп еллар дәвамында уң кулы була ул эштә. Ничә бәрән туган, ничәсе тапталып үлгән,
ничәсе чирләгән, ничәсе терелгән - Мәгъдәнүс апа һәммәсен дә энәсеннән җебенә хәтле төпченә, аерым дәфтәренә терки һәм гаеплеләрне дә утлы табада биетергә күп сорап тормый торган булган. Ләкин хезмәт хакларын кистермәскә тырышкан. Үзе дә нык тырышып эшләгән, башкалардан да шуны таләп иткән.
Фермада бер генә төрле Мәгъдәнүсне белгәннәр: каты куллы, усаллыгы да юк түгел, гаярь... Аны нәкъ шулай яратканнар, чөнки ул гадел һәм дөрес
булган. Иртәнге икедән торып, ат җигеп, ул һәр көнне Кодашка төшкән. Тегермәндә фураж чыгарып алып кайта торган булган сарыкларга иртән ашатыр өчен.Капчыкларның да авырлыгы 50шәр килограммлы. Булыр-булмас ир-ат икәү күтәреп салганны ул берүзе ташый торган булган. Бермәлне таң беленгәндә, куе томанда төшә ул ат җигеп Кодашка. Тегермәнен тартып, фуражын төяп кайтыр юлга чыга. Ә томан таралмый да таралмый. Ат адашып, бүтән юлдан кереп китә һәм бермәлне Мәгъдәнүс апа аты, арбасы, фуражлары белән тирән чокырга - силос базына оча. Ничек исән калган ул анда, билгесез... Гомерең өзелмәсә, яшисең икән ул, хәтта бер җире дә имгәнмәгән дә үзенең. Фәрештәләре ул егылганда канатларын җәеп торганнардыр инде.
Атның аяклары имгәнә. Томан таралгач, аларны Кызыл Чишмәдән эзләп төшкән кешеләр табып алалар. Тирән чокырдан көч-хәл белән арканнар
ярдәмендә тартып чыгаралар үзләрен. Мәгъдәнүс апа күп еллар дәвамында авылда печән өмәләре оештыруда башлап йөрүчеләрдән булды. Чөн-
ки аның сүзе үтә иде. Берничә еллар буена Кодаш авыл Советы депутаты булып торды. Ул чорларда авыл Советы рәисе булган Гыйлемхан ага Мияссәров: "Тырыш, яхшы, һәр эшне зур җаваплылык белән башкара торган ышанычлы хатын иде Мәгъдәнүс. Мин аның бер генә мәртәбә дә сессиягә килмичә
калуын хәтерләмим. Урыны җәннәт түрендә булсын инде", - диде.
Кызыл Чишмә авылы таркала башлагач, инде нигезләре югалган, сүтелгән авылдашлары кайтып, гел Мәгъдәнүс апаларда тукталалар. Анда аларны һәрчак, иң якын кешеләрен көткәндәй, якты йөз, ипи-тоз белән каршы алган авылның акъәбие. Мәгъдәнүс апа мәңгелек йортка күчкәч, ятимләнеп калган кебек булды авыл.
...Шулай да бүген нигез буш түгел. Анда хәзер әбекәйнең кызы Минзадә, гаиләсе белән оныгы Клара яшиләр. Ә авылдашлары, нәкъ элгәреге еллардагы кебек, нигезгә эзне суытмыйлар. Килгән кунакларны да бу йортта нәкъ элеккегечә эчкерсез кабул итәләр нигезнең хәзерге киң күңелле хуҗабикәләре.
Якын кешеләре, әниләре, әбекәйләре бакыйлыкка күчкән бу гаиләгә Раббыбыз олы шәфәгатен юлласын, җан тынычлыгы, юаныч бирсен. Ә вафат булган дин кардәшебез Мәгъдәнүс Гәптерәүф кызының рухына безнең бу язганнарыбыз дога булып барып ирешсен иде. Амин.
Равилә АРСЛАНОВА.
Кодаш авылы.
/Фотолар - язма герое кызы Минзадәнең гаилә альбомыннан/.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: