Бөгелмә авазы

АЛГА, ЯҢА ОФЫКЛАРГА

"Әлеге хезмәтне үтәү барышында "ТатНИПИнефть" институтының бораулау бүлеге җитәкчесе Фәрит Фоат улы Әхмәдишин шәхсән үзе һәм башка белгечләр белән бергә эшләгән горизонталь көпшә- ләрне идарә ителүче секцияләргә бүлү алымнарын иҗат итте (ә алар гади һәм ышанычлы ысуллар белән горизонталь көпшәдә төрле участоклардан агымнар белән идарә итәргә, шулай ук нефть запасларын...

"Әлеге хезмәтне үтәү барышында "ТатНИПИнефть" институтының бораулау бүлеге җитәкчесе Фәрит Фоат улы Әхмәдишин шәхсән үзе һәм башка белгечләр белән бергә эшләгән горизонталь көпшә- ләрне идарә ителүче секцияләргә бүлү алымнарын иҗат итте (ә алар гади һәм ышанычлы ысуллар белән горизонталь көпшәдә төрле участоклардан агымнар белән идарә итәргә, шулай ук нефть запасларын скважиналар белән урап алуны күтәрергә мөмкинлек бирә). Уйлап табуларга РФ патентлары белән якланган алымнарда үз илебезнең эшләнеше ягыннан бик гади булган, ә кулланышта ышанычлы техник чаралар файдаланылды. Бу эш барышында Ф.Ф. Әхмәдишинның 4 мәкаләсе фәнни-техник журналларда, фәнни-техник конференцияләрдәге докладлар җыелмасында басылып чыкты. Ул - уйлап табуларга 12 РФ патенты авторы. Н.Ө. МӘГАНОВ,

"Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры. Р.З. СӘХАБЕТДИНОВ, "ТатНИПИнефть" институты директоры".

"ТатНИПИнефть" институты илебез нефть тармагының иң эре фәнни үзәкләренең берсе булып санала. Галимнәрнең һәм белгечләрнең юга- ры фәнни-техник потенциалы һәм элекке елларда тупланган бай тәҗрибәсе шактый катлаулы шартларда фәнни һәм проект-техник мәсьәләләрне бүгенге көн дәрәҗәсендә чишүнең ныклы гаранты булып тора. Оешкан көннән башлап, 170тән артык институт белгече - кандидатлык, 26 белгеч докторлык диссертациясе яклаган, бүген биредә 14 фәннәр докторы һәм 64 фәннәр кандидаты хезмәт куя. Институт хәзерге көндә дә эзлекле рәвештә "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятенең интеллектуаль байлыгын үстерүне дәвам итә.

Фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-сәнәгати эшләрнең күпчелеге иң югары Россия һәм дөньякүләм дәрәҗәдә алып барыла, алар уйлап табуларга патентлар белән беркетелгән. Институт оешкан көннән алып, 2 500 уйлап табу рәсмиләштерелеп, шуларның 13е 69 чит ил (АКШ, Бөекбритания, Канада, Франция, Япония, Германия, Якын Көнчыгыш илләре) патентлары белән якланган. Фәнни-тикшеренү нәтиҗәләре буенча 82 эшләр җыелмасы, 220 монография дөнья күргән, 8 500дән артык фәнни мәкалә басылып чыккан.

Институтта эшләнгән технологияләр Татарстанда гына түгел, Архангельск, Иркутск, Оренбург, Самара, Ульяновск өлкәләрендә дә, Көнбатыш Себердә дә, Башкортстан, Коми, Калмык, Саха (Якутия) Республикаларында да, АКШ, Италия, Вьетнам, Мисыр, Ирак, Иран, Кытай кебек ерак һәм якын чит илләрдә дә киң кулланыла. Институт белгечләре бик абруйлы конгресслар, халыкара симпозиумнар һәм күргәзмәләр эшендә актив катнашалар.

Нефть сәнәгате үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш керткәннәре өчен галимнәр һәм белгечләрнең югары һөнәри осталыгы үзебезнең һәм чит илләрнең бүләкләре белән һәрдаим билгеләп үтелә.

"ТатНИПИнефть" институты белгечләре күп тапкырлар Татарстан Республикасының Дәүләт премиясенә лаек булдылар. Фән һәм техника өлкәсендә 2014 елгы лауреатлар арасында да "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятеннән бер төркем җитәкче-белгечләр бар. ТР Президенты (УП-1126, 10 декабрь, 2014 ел) Указы белән "Татарстан Республикасында горизонталь скважиналарны кулланып, нефть ятмаларын эшкәртүнең нәтиҗәлелеген күтәрү" дигән хезмәт өчен бер төркем белгеч (Ф.Ф. Әхмәдишин, А.Я. Вакула, В.А. Икътисанов, И.Ә. Нуриев, Р.Б. Рәфыйков, Р.Н. Фәйзуллин, Р.Х. Хәлимов, З.А. Лощева) лауреат исеменә лаек була. Бүгенге язма шуларның берсе - әлеге хезмәтнең җитәкчесе, "ТатНИПИ- нефть" институтының бораулау бүлеге начальнигы Фәрит Фоат улы Әхмәдишин турында.

Башта геройның тәрҗемәи хәле белән таныштырып китик әле. Тумышы белән Азнакай ягыннан булган егет урта мәктәпне тәмамлагач, 1981 - 1986 елларда Уфа нефть институтында югары белем ала. 1986 елда "Татнефть" җәмгыятенең Азнакай бораулау эшләре идарәсенә скважиналарны авыш һәм горизонталь бораулау буенча инженер-технолог итеп эшкә билгеләнә. 1998 елдан - Бөгелмәдә "ТатНИПИ- нефть" институтында: башта скважиналар төзелешен проектлау лабораториясе мөдире булып эшли, аннары - бораулау эретмәләре лабораториясе мөдире. 2004 елдан алып, институтның бораулау эшләре бүлеген җитәкли.

Фәрит Фоат улы 2014 елда ТР Дәүләт премиясенә лаек булган хезмәт турында горурланып сөйли. "Әлеге хезмәт өстендә нефть сәнәгатенең төрле өлкәләрендә иҗтиһат итүче белгечләр төркеме эшләде, арада галимнәр дә, турыдан-туры җитештерүдә эшләүчеләр дә бар иде. Бу безгә хәзерге вакытта нефть тармагында үтә мөһим булган эшне тиешле югарылыкта башкарып чыгарга мөмкинлек бирде, - ди ул. - Татарстан Республикасында нефть ятмаларын эшкәртүнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатында, "Татнефть" ААҖдә горизонталь бораулау узган гасырның 70 нче елларында ук кулланыла башлап, бу эш вакыт-вакыт ярыйсы гына күтәрелеп алса да, теләгән дәрәҗәдә алып барыла алмады. Җәмгыять җитәкчелеге 2012 елда фән белгечләре алдына го- ризонталь бораулауны куллануны активлаштыру бурычын куйды һәм галимнәр турыдан-туры җитештерүдә эшләүче белгечләр белән бу эшне башкарып чыктылар".

"Күп уйлап табулар авторы икәнсез, шуларның кайсысы күңелегезгә үтә дә якын, аеруча канәгатьлек хисе калдырганы бармы?" - дигән сорауга ул Әшәлче нефть ятмаларын эшкәрткәндә куе битум агымын сыеклатып өскә чыгару максатында горизонталь скважиналар кулланып, җир астында пар ванналары булдырып, нәтиҗәдә скважиналарның рентабельлеген күтәреп, аларның нефть бирүчәнлеген ике мәртәбәгә якын арттырулары турында бәян итте.

"Бүгенге көндә нинди планнар белән яшисез?" - дип тә сорадым галимнән әңгәмәбез ахырына якынлашканда. "Камиллеккә чикләр юк, диләр. Шулай булгач, ТР Хөкүмәте тарафыннан югары бәя алган әлеге хезмәтне тагын да камилләштерү эшен дәвам итәбез, - диде ул. - Аннары бит, алмашка яңа буын килә, яшьләрне өйрәтү, алар белән тәҗрибә уртаклашу - безнең беренчел бурыч!"

Фотода:

Фән һәм техника өлкәсендә 2014 елгы ТР Дәүләт премиясенә лаек булган "Татнефть" ААҖ һәм "ТатНИПИнефть" институты галимнәре ТР Президенты Р. Миңнеханов хозурында (уңнан икенче - В. Икътисанов, өченче - Ф. Әхмәдишин, уртада - З. Лощева).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: