Бөгелмә авазы

Алар – безнең горурлыгыбыз!

Фәүзия Таһир кызы МӘХМҮТОВА: "Ана телен алга куям..." Әгәр дә шәһәребездәге милләт диеп янып йөрүче шәхесләр арасында популяр­лык рейтингын ачык­лау бәйгесе уздырсалар, Бөгелмә муниципаль районы мәгариф идарәсе начальнигының милли мәсьәләләр буенча урынбасары Фәүзия Таһир кызы Мәхмүтова, һичшиксез, беренче урында булыр иде, мөгаен. Олысы да, кечесе дә белә аны. "Баскан урынында...

Фәүзия Таһир кызы МӘХМҮТОВА: "Ана телен алга куям..."

Әгәр дә шәһәребездәге милләт диеп янып йөрүче шәхесләр арасында популяр­лык рейтингын ачык­лау бәйгесе уздырсалар, Бөгелмә муниципаль районы мәгариф идарәсе начальнигының милли мәсьәләләр буенча урынбасары Фәүзия Таһир кызы Мәхмүтова, һичшиксез, беренче урында булыр иде, мөгаен. Олысы да, кечесе дә белә аны. "Баскан урынында ут чәчә" диләр аның кебек булдыклы, тырыш, тәвәккәл һәм максатчан кешеләр турында. Ә тагын "тормышта үз урынын тапкан бәхетле кеше" дип тә атыйлар әле андыйларны. Чыннан да, нинди генә максат куеп, нинди генә эшкә алынмасын, бу тынгысыз ханым аны җиренә җиткереп башкарып чыга, алай гына да түгел, эшли дә, кул астындагыларны эшләтә дә белә. "Салмак кына үз көенә аккан тормыш" дигән төшенчә Фәүзия Таһир кызының холык-фигыленә бөтенләй ят...

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Гүзәл Медведева фотоcы.


Оештыру сәләте, тынгысызлыгы тумыштан ук бирелгән булгандыр Баш­кортстанның Ярмәкәй районында туып-үскән бу кызга. Шулай булмаса, 5 нче сыйныфта укыган чагында ук мәктәпнең дружина советы рәисе итеп сайлап куярлар идемени? Үзеннән югарырак сыйныфларда укучыларны да "йөгәнли" алырына ышанганга күрә, мәктәп директоры үзе аны тәкъдим иткән бит инде. Ялгышмаган остазы - Фәүзиянең оештыру сәләтен дә, педагог була алу куәсен дә шул вакытта ук күрә белгән ул.

...Менә ул кызчык - хәзер инде сөйкемле һәм мөлаем ханым - эшлек­ле, күренекле, актив, милләтпәрвәр зат булып җитлеккән. Мөгаллимәләр мөгаллимәсе ул хәзер. Фәүзия Таһировна үзе белә микән, аны шәһәребезнең татар теле укытучылары "безнең "гроза" дип йөртәләр. Һәрчак мең төрле идеяләр белән янып яши торган инициативалы, актив, хәрәкәтчән булуына, кул астындагыларны да эшләтә белүенә ишарәдер бу. Кем әйтмешли, аягүрә йоклап йөрүчеләр аннан рәхим-шәфкать көтә алмый. Үзе дә алынган эшен умырып эшли, башкаларга да шундый энергияне "йоктыра" һәм нәтиҗәле эшне таләп итә дә белә.

Реклама

Үзе әйткәндәй, эштән бәхете бар аның. Республикада дәүләт телләре турындагы закон кабул ителгәч, аны тормышка ашыру юлында күпме көч салганлыгын дәлилләү өчен бер-ике сан китереп китү урынлы булыр, мөгаен. Фәүзия Мәхмүтова мәгариф идарәсенә эшкә билгеләнгәндә, "урыслашкан Бөгелмә" дигән дан алган шәһәребез мәк­тәпләрендә 17 татар теле һәм әдәбияты укыту­чысы эшләсә, бүген аларның саны - 206; татар теле кабинетлары 7 булса, хәзер - 94; моннан тыш, рус мәктәпләрендә 30 татар сыйныфы, 7 милли тәрбия сыйныфы барлыкка килде (саннар мәдхия кичәсенең язмабыз героена багышланган бүлегендә яңгырады. - Авт.). Яшен артыннан һава сафланган, кислородка-озонга баеган кебек, яшьнәп яшәүче милләтпәрвәр педагог хезмәтенең дә милли мохитне сафландыруы нәтиҗәсе түгелмени бу?!

Фәүзия Таһир кызы Мәх­мүтованың яшь буынны мәгърифәтле итүдә, аны милли рухта тәрбияләүдә, ана телебезне торгызуда, күрсәткән хезмәтләрен бәяләп, Бө­гелмә җәмәгатьчелеге 1998 елда - "Фидакарь укытучы", 2002 елда "Мәгърифәтче" исемнәрен бирә, Һ.Атласи бүләген тапшыра. 2003 елда ул - "Татарстанның атказанган укытучысы" исе­менә, ә узган ел исә "Милли мәгарифне үстерүдә һәм, ТР халыкларының милли-мәдәни традицияләренә таянып, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешкәне, милли белем учреждениеләре өчен әзерләгән укыту-методик кулланмалары, фән­ни хезмәтләре өчен" ТР Фән һәм мәгариф ми­нистрлыгының Каюм Насыйри исемендәге премиясенә лаек була. Мөгаллимәнең янып-кө еп яшәүләренә, фидакарьлегенә хак бәя, гадел бәя бу.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: