Бөгелмә авазы

Алар – безнең горурлыгыбыз

Матур традиция буенча, Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көннәре уңаеннан, Бөгелмәдә бик күп күркәм чаралар үтә. Татар мәдәният үзәгенә җыелып, игелекле эш-гамәлләре һәм хезмәтләре белән ил каршында абруй яулаган мөхтәрәм затларны хөрмәтләү - шундый матур һәм тәэсирле мәдәни чараларның берсе. Быел "Алар - безнең горурлыгыбыз" дигән кичә халкыбызга тырыш, фидакарь хезмәт...

Милләт өчен кылган гамәлегез
онытырлык түгел гомергә
Тырышлык һәм оештыру сәләтен
Ходай биргән сезгә өеп-өеп.
Туган телебезне юлдаш итеп,
Балкып яшисез сез янып-көеп,
- дип язды бу ханым турында җирле шагыйрәбез Мөбәширә Шәрәфетдинова.
Әйе, кемнәргәдер гомер көзен исән-имин каршылаган кешенең, балалар һәм оныклар белән әвәрә килеп кенә яшисе урында, үзен зур җәмәгать эшенә багышлаган киң карашлы, олы йөрәкле кешеләрне аңлау кыенрактыр, бәлки. Әмма милләтпәрвәр зат, "Дуслык" ветераннар клубы рәисе, "Мирас" халык фольклор ансамбле җитәкчесе, Ислам дине нигезләрен аңлату һәм гарәп имлясына өйрәтү буенча "Шимбә укулары" курсларын алып баручы мөгаллимә-хаҗия Чәчкә Миргасыйм кызы Сәлимова үзе: "Мин башкача яшәүне күз алдына да китерә алмыйм," - ди.
Әнкәсе аның Бөгелмә районы Таллы-Бүләк авылының оста җырчысы була. Җиде бала арасында иң өлкәне Чәчкә дә кече яшьтән үк милли моңнар белән сугарылып үскәнгәдер, җыр-моң аны гомере буе озата килә. Минзәлә педагогия училищесын, аннары Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый. Әмма үзенең балачактан бөреләнеп калган мөгаллимә булып эшләү хыялын, төп хезмәт юлын "ТатНИПИнефть" институтында инженер булып узып, лаеклы ялга чыккач кына тормышка ашырырга насыйп була.
Татар мәдәният үзәгендә үзе кебек җыр-моңга гашыйк фикердәшләр тупланган "Дуслык" ветераннар клубын җитәкли. Хәер, ветераннар клубы дип әйтү, чынлыкта, бик үк дөрес тә түгелдер әле, мөгаен, чөнки бүгенге көндә бирегә туган телне, халык гореф-йолаларын үз итүче 5 яшьтән 90 яшькә кадәрге кешеләр йөри. Халкыбызның бай милли-мәдәни мирасын барлау, аны халыкка, яшь буынга җиткерү нияте белән, бу клубның актив әгъзаларын җәлеп итеп, "Мирас" фольклор төркемен эшләтә башлый Чәчкә апа. Аның оештыру сәләте дә, гомер буе йөрәк түрендә пыскып яшәгән мөгаллимәлек куәсенең уянуы да шушы эш белән бәйле: кыска гына вакыт - нибары санаулы берничә ел эчендә бу ансамбль бөтен Татарстан күләмендә танылып өлгерде: шәһәребездә, авылларда, күрше-тирә төбәкләрдә, Казанда, Болгарда тамашачыларны сөендерде, республика күләмендә уздырыла торган "Зәйтүнә" мөнәҗәтләр конкурсында ике ел рәттән җиңү яулады. Алай гына да түгел, мөнәҗәтләр әйтү, милли уеннар, халык йолалары күренешләрен сәхнәдән күрсәтү һ.б. мәдәни программалар белән Санкт-Петербургта чыгыш ясадылар, Ульян өлкәсендә I Бөтенроссия "Түгәрәк уен" фольклор фестивалендә катнашып, Сәгыйт Сүнчәләй исемендәге призга лаек булдылар.
Чын хакыйкать Аллаһ юлында гына икәнлеккә инанган зат - Чәчкә Миргасыйм кызы хак динебезне дәгъват итү юлында да шактый олы эш алып бара: менә ничә еллар инде шимбә көннәрдә дини укулар алып бара - берничә чыгарылыш мөслимәләр әзерләгән мөгаллимә ул. Татар мәдәният үзәгендә мөселманнарның олы бәйрәмнәре - Ураза һәм Корбан гаетләре, башка күренекле дини көннәр уңаеннан уза торган чараларда да Чәчкә апа һәм ул җитәкләгән коллектив әйдәп баручы, оештыручы булып торалар. "Флюра Шәрипова кебек башлангычларны аңлап, хуплап һәм ярдәм итеп торган җитәкче барында, янәшәмдә бөтен идеяләрне тормышка ашырырга булышып торган дусларым, таянычларым барында, милләтемә һәм динемә хезмәт итү - үзе бер бәхет бит ул. Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән генә аермасын, һәркемгә шуны телим", - ди Ходай биргән һәр көннең, вакытның тәмен-ямен тоеп, кадерен белеп яшәүче бу гүзәл зат.
Сүз соңында. Шушы көннәрдә генә Чәчкә Миргасыйм кызы Сәлимова җитәкчелегендәге "Мирас" фольклор ансамбле катнашындагы "Аулак өй" тапшыруы Казан "ТНВ" каналыннан күрсәтелде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: