Бөгелмә авазы

Алар – безнең горурлыгыбыз!

Татарстан дигән Ватаным бар, татар дигән халкым бар минем. Узганнардан түгел, мин халкыма киләчәктән урын барлыймын! /Нури Арсланов/. Алар - безнең горурлыгыбыз! Инде матур традициягә әверелде, 30 август - Татарстан Республикасы көне алдыннан Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре "Алар - безнең горурлыгыбыз!" дигән кичә-тамаша оештыралар. Быел да үтте әлеге чара һәм...

Татарстан дигән Ватаным бар, татар дигән халкым бар минем.
Узганнардан түгел, мин халкыма киләчәктән урын барлыймын!
/Нури Арсланов/.
Алар - безнең горурлыгыбыз!
Инде матур традициягә әверелде, 30 август - Татарстан Республикасы көне алдыннан Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре "Алар - безнең горурлыгыбыз!" дигән кичә-тамаша оештыралар. Быел да үтте әлеге чара һәм туган Татарстаныбызның 25 еллык юбилее алдыннан үткәрелде. Кичәне бик күркәм итеп танылган артист Эдуард Гафиятуллин алып барды. Иганә өлешен Татар иҗтимагый үзәгенең Бөгелмә бүлеге рәисе Хәмзә Мотыйгуллин күтәргән. Кичәнең исеменнән үк күренгәнчә, ул Бөгелмә шәһәре һәм районы тормышына үзләреннән лаеклы өлеш керткән шәхесләргә багышлана.
Фәнис ГАЙНУЛЛИН:
"Артык күп мактап ташламагыз!"
"Тыйнаклык ир-атларны бизи", - дигән сүзләр тулысы белән Фәнис Камил улы Гайнуллинга туры килә дисәк, арттыру булмас.
Алып баручы Эдуард Гафиятуллин "Алар - безнең горурлыгыбыз!" проектын әзерләгән чакта, номинант буларак билгеләнгән Һади Атласи исемендәге
14 нче татар гимназиясе директоры Фәнис Гайнуллинга мөрәҗәгать иткәч, аның бердәнбер таләбе: "Артык күп мактамасагыз гына катнашам!" - булган. Кем-кем, ә менә Фәнис Камил улының мактанырлыгы бар, югыйсә. Быел җәй айларында үзе җитәкләгән коллектив белән гимназияне төзекләндереп, танымаслык итеп үзгәртә алдылар. Ялт итеп тора ул хәзер! Республика укытучыларының август киңәшмәсенә килгәннәре алдында да кызарырлык булмаган, шуңа күрә берничә секция эше нәкъ менә татар гимназиясендә үткән дә инде.
Фәнис Камил улы Гайнуллин тумышы белән Нурлат районы Яңа Ибрай авылыннан, мишәр егете. Совет балаларына хас гадәти биография: урта мәктәп, Совет Армиясе сафларында хезмәт итү, югары уку йорты...
Бу урында ничек итеп Бөгелмәгә килеп эләккән соң ул дигән сорау урынлы булыр. Әйе, яшь егетнең Казан дәүләт педагогия институтында белем алган чакта бер чибәр кызга күзе төшә. Анысы исә тумышы белән Бөгелмә районы Татар Димскәенә караган Райлан авылыннан Җәмил кызы Зоя булып чыга. Шулай итеп, ике яшь йөрәк бер-берсенә тартыла, мәхәббәт уты торган саен көчәя бара. Дипломны инде алар өчәүләп: үзе, хәләл җефете Зоя һәм кечкенә уллары Артур белән бергәләп алалар. Лекцияләрне бергәләп тыңлау, уку бушка китмәгән күрәсең: бүгенге көндә Артур Фәнис улы Гайнуллин инде Бөгелмәнең
14 нче татар гимназиясен - алтын медальгә, Мәскәү дәүләт университетының математика һәм кибернетика бүлеген кызыл дипломга тәмамлап, дөнья күләмендә әйдәп бара торган компанияләрнең берсендә эшли. Афәрин, Артур! Татар мәктәбендә укып, кая барып була дип авыз күтәреп йөргән әти-әниләргә яхшы җавап, яхшы сабак, гаҗәеп үрнәк түгелме инде бу?!
Кызлары Юлия дә - Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе укучысы. Шулай ук тырышып "бик яхшы" билгеләренә генә укый, быел 7 нче сыйныфта икән. Болары Гайнуллиннар горурлыгы була инде!
Фәнис Камил улының тагын бер юнәлештәге һәвәслеген әйтмәсәк, язмабыз тулы булмас. Физкультура һәм спорт - аның гомерлек юлдашлары. Һөнәри дәрәҗәдә каратэ белән шөгыльләнә ул, "кара билбау" иясе. Үзенең укучыларын да шул рухта тәрбияли. Теләсә нинди катлаулы ситуациядә дә
каушап калмаска, бирешмәскә кирәклегенә төшендерә. Укучылары исә остазларын үзләренең уңышлары белән дә сөендерә, мәсәлән, узган уку елында Фәнис Гайнуллин шәкерте Марат Сабуров тормыш иминлеге нигезләре фәненнән Россиякүләм олимпиададан җиңү яулап кайтты.
Менә шундый егет кулында бүген шәһәребез милли мәгарифе. Шуңа күрә Фәнис Камил улы Гайнуллинга, ул җитәкләгән татар гимназиясе укытучылар колективына алга таба да яңа уңышлар телибез һәм: "Сез - безнең горурлыгыбыз!" - дибез.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
/Фотолар - язма геройлары фотоальбомыннан һәм Фазыл Вәлиәхмәтнеке/.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: