Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең зыялы аксакалы Габит хаҗи Хәсәнов үзенең 80 яшен билгеләп үтте

Корбан бәйрәмнәре чорында шәһәребезнең зыялы аксакалы Габит хаҗи Хәсәнов үзенең 80 яшен билгеләп үтте. Мәҗлестә Бөгелмәдән генә түгел, күрше Башкорстаннан да, башкалабыз Казаннан да кунаклар бар иде. Татарстан җөмһүриятенең Аксакаллар шурасыннан килгән вәкил әлеге иҗтимагый оешма рәисе Рәүф Ибраһимовның котлавын җиткерде һәм хөрмәтле ветеранга Аксакаллар шурасы медален тапшырды. "Хөрмәтле Габит...

Корбан бәйрәмнәре чорында шәһәребезнең зыялы аксакалы Габит хаҗи Хәсәнов үзенең 80 яшен билгеләп үтте. Мәҗлестә Бөгелмәдән генә түгел, күрше Башкорстаннан да, башкалабыз Казаннан да кунаклар бар иде. Татарстан җөмһүриятенең Аксакаллар шурасыннан килгән вәкил әлеге иҗтимагый оешма рәисе Рәүф Ибраһимовның котлавын җиткерде һәм хөрмәтле ветеранга Аксакаллар шурасы медален тапшырды.

"Хөрмәтле Габит ага! Сезне олуг бәйрәмегез - 80 яшь тулган иң шатлыклы көнегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Халкыбызга сез дәүләтебезне торгызу, милләтебзне яклау, телебезне саклау өчен Раббыбыз бүләге - газиз гомерен багышлаган шәхес буларак танылдыгыз.

"Тырышкан ташка кадак каккан", - дип әйтеп калдырганнар бабаларыбыз. Иншаллаһ, сездәй көрәшчеләр булганда халкыбызда ышаныч чаткысы бүгенге көл катламын да дөрләп янучы учакка әйләндерер.

Теләгебез изге: һәр аткан таң, балкып чыккан кояш нурында коенып туган көн сезгә, хөрмәтле Габит ага, корычтай ныклы сәламәтлек, озын гомер, яшәү шатлыгы һәм дә иҗади уңышлар алып килсен.

Олуг хөрмәт вә ихтирам белән, җөмһүриятебезнең Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов", - диелгән әлеге котлауда.

Без - редакция коллективы һәм газета укучыларыбыз да шушы изге теләкләргә кушылабыз.

Әлфия МОСТАФИНА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: