Бөгелмә авазы

Акъәбинең олы мирасы – якты маяк барыр юлларда

Равилә АРСЛАНОВА. Кодаш авылы. Әллә ниләр уйландыра Язгы тып-тып тамчылар, Киткәннәр күп, кайтканнар юк, Сагынмыйча кем чыдар? Бер карасаң, кеше гомере бик озын ул, ә икенче карасаң, бары бер мизгел. Яшәү - мизгел. Менә шушы яктылык булып сызылып үткән мизгелдән соң без үзебездән җирдә ниләр калдырабыз икән? Сүзем - йөзләрчә...

Равилә АРСЛАНОВА.
Кодаш авылы.


Әллә ниләр уйландыра
Язгы тып-тып тамчылар,
Киткәннәр күп,
кайтканнар юк,
Сагынмыйча кем чыдар?

Бер карасаң, кеше гомере бик озын ул, ә икенче карасаң, бары бер мизгел. Яшәү - мизгел. Менә шушы яктылык булып сызылып үткән мизгелдән соң без үзебездән җирдә ниләр калдырабыз икән?

Сүзем - йөзләрчә балаларга белем һәм тәрбия биргән, аларның иң-иң якын кешесенә әверелгән, ата-аналарның олы хөрмәтен казанган Кодашыбызның Акъәбие - Гөлчирә Мөхәммәди кызы Мөдәррисова турында.

Була бит шундый кешеләр, алардан ниндидер күзгә күренмәс саф нур сирпелә. Алар белән очрашу, аралашу үзе ни тора! Гөлчирә апабыз да нәкъ менә шундыйлардан иде (нигәдер аны әби дип әйтәсе килми). Кызганыч, аның безнең белән мәңгегә хушлашуына да менә инде биш ай вакыт узды. "Югалтуларга, сагышларга, кайгы-хәсрәтләргә вакыт дәва", - диләр дә бит, иң якын кешеңне югалту ачысы көне-сәгате белән түгел, ә бераз вакыт узуга, үзен ныграк сиздерә башлый кешегә.

"Адәм балалары бу дөньяга сыналыр өчен килә", - диләр тагын. 90 ел гомер! Бу чор аралыгында тормыш үзенең яраткан бәндәсенә сынауларын да, җиңүләрен дә, бәхет-шатлык, кайгы-хәсрәтләрен дә жәлләмичә биргән: 1921 елгы ачлык, ятимлек, колхозлашу елларында, "кулак" тамгасы сугып, авылдашларыңны Себергә сөрү мәхшәре, ач-ялангач калдырган Бөек Ватан сугышы… Үз парыңны, үз ярыңны табып, гаилә кору, балалар тудыру, җаның кебек күреп үстергән җиде сабыеңның дүртесен бер-бер артлы салкын гүргә салучы йогышлы зәхмәтләр, чирләр…

Һәрчак ап-ак яулыклы, пакь күңелле, олы җанлы бу шәхеснең узган тормыш юлына тулырак тукталып китик әле.

Коточкыч ачлык елы - 1921нең октябрь аенда Карабаш бистәсендә туа Гөлчирә апа. Бик яшьли ятим калганга, аны Миңнегаян апасы тәрбияләп үстерә. Карабаш мәктәбен тәмамлагач, 1939 елның көзендә шушы мәктәптә арифметика фәнен укыта башлый ул. 1943 елда Кодашка каты яраланып, инвалид булып кайткан Мөкатдис абый Мөдәррисовка кияүгә чыга.

Авыр сугыш еллары. Мәктәпләрдә укулар октябрь аенда гына башлана. Тормышның бар йөге - әниләр, балалар, яшүсмерләр җилкәсендә. "1944 елның язын һич онытасым юк", - дип искә төшергәне бар иде Гөлчирә апаның. Бәләкәй чана тартып, Бөгелмәдән чәчүлек орлык алып кайтырга җибәргәннәр аны бер төркем хатын-кызлар белән. Аяк асты юеш, карлы-бозлы яз ае. Кодашка кайтып кергәндә аяктагы чабаталарның төбе тишелеп бетеп, балтырга уралган баулары гына кала. Көч-хәл белән кайтып егыла ул авылның беренче йортына...

Реклама

Әйе, җиңелләрдән булмаган Гөлчирә апаның тормыш юлы. Күпме еллар каената белән каенанага сабырлык һәм хөрмәт күрсәтеп, бергә яшәгән алар. Җиде балага - ана, ир хакын хаклап торучы тугры хатын булган. Ә бетмәс-төкәнмәс йорт эшләре, мәктәптә укыту, дәфтәрләр тикшерү, алдагы көн дәресләренә план төзү - боларның барысы да мөлаем йөзле, кечкенә генә гәүдәле Гөлчирә апабыз җилкәсендә булган бит! Без укыганда аның куллары авырта башлады. Ир балалар укытучыбыз өчен махсус, тактага яхшы яза торган йомшак акбурлар табалар иде. Без укытучы апабызны бик яраттык, хөрмәт иттек. Йөрәктән чыккан тавыш белән әкрен генә "Сиреньнәр" җырын өйрәткәне бүген дә исемдә әле. Бик матур, үзгә бер тавыш белән җырлый иде ул. Күп еллар инеш буенда аларның карлыган бакчалары булды. Ә шул бакча кырыенда сай гына, тәмле сулы кое бар иде. Җәйләрен, чәйгә дип, шул коега суга төшкәч, бакчада карлыган җыйган Гөлчирә апаның борынгы көйләрне үзенә генә хас тавыш белән көйләвен, күренмәскә тырышып, хисләнеп тыңлый идек.

Мәктәптә 37 ел буена балаларга математика фәнен төшендергән Гөлчирә апа, тормыш юлында кылган игелекләренең, яхшылыкларының әҗерен күрептер инде, бәхетле картлык кичерде. Ул - исән-сау үстергән өч баласына хөрмәтле әни, онык һәм оныкчыкларының яраткан дәү әниләре булды. "Нәрсәгә генә тотынсаң да, акылыңа таян һәм эшеңнең нәтиҗәсен күз алдыңда тот", - дип яшәде мөхтәрәм педагог.

Гөлчирә апаның ике кызы да әниләре һөнәрен сайлаганнар. Алар - менә дигән педагоглар. Олы кызы Әлфия апа үзенең укытучылык һөнәрен, Арча педагогия көллиятен тәмамлагач, юллама белән барып, Пенза өлкәсендә башлый. Шунда үз ярын, парын - Равил абыйны табып (ул да педагог), гаилә коралар. Менә дигән ике кыз бала үстерәләр. Зур кызлары Әлфирә дә - әбисе, әти-әнисе юлын дәвам итүче.

Гаилә Чаллы шәһәренә күченә. 43 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә озак еллар эшли ир белән хатын. Әлфия апа башлангыч сыйныфларда укыта, шуның өстенә, ул әле мәктәптә бөтен тирә-якта дан тоткан музей оештырып, аның хуҗабикәсе дә була. Музейга экспонатларны кайдан гына җыймыйлар. Бөгелмә районының Кодаш, Кызыл Чишмә авылларыннан, Чаллы шәһәре тирәсендәге авыллардан, Мамадыштан да кабык арба китерәләр әле
анда. Борынгы әби-бабайларыбызның кулланышта булган йорт җиһазлары, көнкүреш әйберләре, сөлгеләр, урын-җир кирәк-яраклары. Элек күп йортта булган, хәзер инде күптән юкка чыккан туку станогы да бар бу музейда. Анда күпме ачык дәресләр уздырылган, күпме экскурсияләр оештырылган, мөхтәрәм затлар белән күпме очрашулар булган… Айдар Хәлим, Газиз Кашапов, Нәҗип Мадьяров еш кунак булганнар музейда. Әлфия Мөкатдис кызы бүген лаеклы ялда, ул - хезмәт ветераны, күпсанлы Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. Аңа "Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы" дигән мактаулы исем бирелгән.

"Бер булганнан бар да була", - диләр бит. Бик дөрес сүзләр. Әлфия апа ире Равил абый белән хаҗда булган, гарәп телендә изге Коръән сүрәләрен укый, шигырьләр яза. Газиз әнисе Гөлчирә апа бакыйлыкка күчкәч, моң-сагышларын матур гына, гади генә, ипле генә итеп, "Сагышлы моң" шигыре аша безнең белән дә уртаклашкан.

Гөлсинә апа исә - ике югары белемле педагог. Гаиләсе белән Казанда яши. Югары категорияле логопедны эшендә бик хөрмәт итәләр. Казанда эше буенча аны бик күпләр белә. Ул тәҗрибәсе белән дә теләп уртаклаша. Хезмәтендә яңа ысуллар, яңа алымнар кулланып эшләве нәтиҗәсен дә бик мулдан бирә. Ата-аналарның рәхмәтләре аңа чиксез.

Шәхсән мин үзем дә аңа бик рәхмәтле. Ноябрьск каласында татар телен укытуны оештырып йөргән еллар. Программабыз юк, әдәби китапларыбыз да санаулы гына. "Нишләргә?" - дип, Гөлсинә апага шылтыраттым. "Кайт Казанга, буш китмәссең", - диде. Кайттым. Ул мине туп-туры Укытучыларның белемен күтәрү институтына алып китте. Аны биредә бар да белә. Рәхмәт төшкерләре, мулдан ярдәм иттеләр. Күпмилләтле шәһәрдә ике татар классыбыз гөрләп эшләп торды. Ул укучылар белән бөтен татарларның Мәккәсе булган Казанга да ике тапкыр сәяхәт кылдык.

Гөлсинә апа гаиләсендә кешелеклелек соклангыч. Тәрбияле, әдәпле кызлар үсте бу йортта, хәзер оныклар тавышыннан гөрләп тора зур фатир.
Гөлсинә Мөкатдис кызы эшләвен дәвам итә. Ул да апасы Әлфия кебек хезмәт ветераны, "Россиянең халык мәгарифе отличнигы" исеме бирелгән, "За заслуги в образовании РТ" медале белән бүләкләнгән.

Гөлчирә апаның үзе, ике кызы, кияве Равил, оныгы Әлфирә белән бергә барысы 200 ел хезмәт стажы җыела икән. Үз артыңнан сине яраткан, синең һөнәреңне яраткан шундый дәвамчыларың булу - нинди сөенечле!
Пәйгамбәрләр сабырлыгы димме,
Биргән икән Ходай җаныгызга,
Шушы олы дәрәҗәгез өчен
Мин олылыйм Сезне Җиһанда!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: