Бөгелмә авазы

Ак калфакның кадерле чагы

26 ноябрьдә Техника йортының кече залында "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы Әниләр көне уңаеннан тантана оештырды. Сөмбелә апа үзе үткәрүе белән ул кабатланмас эчтәлекле, аның өстәвенә, биниһая күп артистлар катнашуы белән күренекле булды. Шунда ук "Ак калфак" җитәкчелегенә "Энҗекәй" балалар бакчасы мөдире Гөлнур Рәис кызы Хисамова тәкъдим ителде. Подстанциядә аның ярдәмчесе...

Раилә ХАФИЗОВА.
Фото - гаилә альбомыннан.
14 ел буена җәмәгать тормышының иң пакь өлешендә катнашкан, җәмгыять эчендә кояш кебек балкыган - "Ак калфак" оешмасын җитәкләгән. Татар мәдәниятен үстерү, ятим балаларга игелек кылу һәм тарихтагы эзләрне барлау уе белән янганнар аның тирәли җыйналганнар, ул һәркемне аркасыннан кочып, сәләтен ачып, кулыннан җитәкләп, күкрәгенә кысып, шушы бай бизәлешле зал түреннән генә түгел, ә бәлки олы тормыш юлыннан да акрын гына атлап илткән.
Үпкәнеңнән бирле, әнкәй,
иң ахыргы кәррә син...
/Г. Тукай/.
Ана булуда - яшәешенең бөтен бизәге аның. 3 нче мәктәп укучыларына аналарча мөнәсәбәт, башларыннан сыйпап ярату - бу китапханәче булып эшләгән вакыттан ук. "Мә, укы", - дип, меңләгән-меңләгән укучы баланың кулына иң тәүге китап биргән. 40 ел буена эшләү дәверендә, аныңча итеп әйтсәк, бөтен көньяк-көнчыгыш өлкәдә иң яраткан интернатка әверелгән 3 нче мәктәпнең тугры җаны булып калган.
Идеал - димәк, бөтен яшәешне яктырткан югары максат. Тәкъдиргә кайчан язылган соң ул? Аңардан кат-кат ишетеп белүемчә, газиз Тукай үзе, белемгә һәвәс татар кызын яратып, "Мә, укы", - дип, кулына китап биргән, шул кызның өченче буынында нәни Сөмбелә дөньяга туган һәм әбисе көйләгән хатирәләр аның күңелендә китапка, милләткә мәхәббәт чәчкәсе булып бөреләнгән. Шуннан бирле Тукай образы аны гомере буена озата барган.
"Мәхтүмнең (сүз Мәхтүм Мостафин турында бара. Ред.) ихтыяр көчен, аның ярдәмен тоеп яшәдем, аның илһамы тәэсирендә эшләдем, аны "Ак калфак"ның рухчысы дип әйтсәк тә була. Милләтнең бөтен хафасын үз һиммәтенә алган Хәмзә Мотыйгуллин белән танышуыма бик шатмын. Гомумән, Р. Фәхреддиннең туган авылы Кичүчатның ак балчыкларын күрү, изге Биләр чишмәләренә сәяхәт, ел саен диярлек Колшәриф һәм Мәрҗани мәчетләренә сәфәр, Бакый Урманче музеена бару кебек гамәлләр Илдус Касыймов, Хәмзә Мотыйгуллин, Фәрит Нәбиуллин ярдәмендә мөмкин булдылар", - миңа калса, Сөмбелә апаның бу сүзләре аның шәһәребез даирәсендә тоткан дәрәҗәсен дә ачык күрсәтәләр.
"Мәхтүм Мостафин белән Габдулла Тукай иҗатында шигъри параллельләр" исемле әдәби-музыкаль моназара, Фәнис Яруллинның иҗатын яктырткан, яисә Бөек Җиңүгә багышланган кичәләр, Бөгелмә госпиталендә эшләгән шәфкать туташлары турындагы күркәм чара Техника йортының милли бүлек җитәкчесе Айсылу Гаврилова тәэсирендә гәүдәләнделәр. Яхъя чишмәсен ачу һәм Чишмә бәйрәмнәрен үткәрү 8 нче мәктәпнең укытучылар коллективы һәм укучылары ярдәмендә, милли татар күлмәкләрен җитештерү турындагы мөкатдәс хыяллар исә тегү фабрикасы директоры Халисә Гарипова тырышлыгында тормышка аштылар (проектның иң гүзәл моделе Сөмбелә апа үзе түгелме?!). "Бигрәк яратып эшләдем балалар йорты белән: сәүдә предприятиеләреннән аларга өр-яңа киемнәр юнәтү һәм аларны бүләк итү, Сабан туен үткәрү, Габит хәзрәт белән дини викториналар оештыру, күп көч сораса да, шатлык бирде".
Бу кичәнең дә зур өлеше бергәләп Коръән укудан зиннәтләнде: хаҗи Габит абый Хәсән нык тавышы белән кычкырып азан әйтте, намазга басты, аятьләрне матур тәфсирләде, аңа гына хас якты зиһен белән тормышыбызда очраган күп нәрсәне аңлатты.
Безнең барыбыз да балалар үстереп, яисә урынга калган туганнарыбызны тәрбияләп, ана вазифасын үтәгән затлар булганга күрә, гали артистларыбыз чыгышын иң кадерле бүләк санадык. Әлфия Нурмөхәммәтова, Алмазия Ханнанова, Сәгыйдә Гыймаева, Розалия Саттарова, Рәсимә Кәлимуллина, Әгъзам Баһавиев, Рәфис Мунтин кебек җырчылардан, "Кояшкай" (җитәкчесе - Ирина Рязанова), "Шатлык" (җитәкчесе - Людмила Габдрахманова) кебек ансамбльләрдән һәм "Ихлас" фольклор ансамбле җырларыннан (җитәкчесе шулай ук Л. Габдрахманова) кичке уен чаткылары сибелде.
Гармунга башкарылган борынгы, моңлы җырларны ишеттек. Ике гармунчының алмашынып, җырчы белән ярышып, өздереп-өздереп уйнау хозурын кичердек. Гармун телләреннән чын татарча, милли көйләр агылды. Композитор Ринат Минһаҗевның, әйтерсең лә, алдан үзе язган көйләрне түгел, ә шул мизгелдә тирә-яктан агылган раушан моңнарны төймәләргә салуы ятим күңелебезне аңа мөкиббән итте:
Үпкәнеңнән бирле, әнкәй,
иң ахыргы кәррә син...
/Язмада Габдулла Тукайның "И мөкатдәс моңлы сазым" шигыреннән юл файдаланылды. Алга таба ул өлешенә тигән бар сөю-сәгадәтнең бары сөекле әнкәй янында гына булганын яза/.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: