Бөгелмә авазы

Ак җилкәнне юлдаш итеп...

Әгәр төбәгебездә аеруча популяр кешеләрнең рейтингын төзесәләр, Флюра Шәрипова исемлекнең иң башында торыр иде, мөгаен. Шәһәрдәшләребезнең кайсысын гына туктатып сорама, урысмы ул, татармы, олымы ул, кечеме - аны һәркем белә: берәүләре Татар мәдәният үзәге җитәкчесе ди, икенчесе артист икәнен әйтә, өченчесенең хәтерендә аның нәфис сүз остасы булуы уелып калган, дүртенчесе...

Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова (кыз фамилиясе Сафиуллина) Яңа Чишмә районының Акбүре авылында 1952 елның 26 октябрендә дөньяга килә. Әнисе Мәрзия Мөхәммәди кызы авылның хөрмәтле укытучысы, ягымлы, йомшак сөйләшә, матур, моңлы җырлый. Ә әтисе Әхмәтвәли агай искиткеч йөгерек телле, сөйли торган сүзен дә шигъри юлларга салып җиткерә торган шаян кеше була. Күрәмсең, әти-әнисенең сәнгатькә битараф булмавы нәни кызчыкның күңел түренә үз орлыкларын салгандыр: Флюра инде биш яше тулыр-тулмас авыл сәхнәсен яулый. Клубта бер генә чара да аның катнашыннан башка үтми. Кече яшьтән үк сәнгатькә булган мәхәббәте кызны 1970 елда Казан дәүләт мәдәният институтына алып килә. 1974 елда аны уңышлы тәмамлап, Баулы шәһәренең М.Җәлил исемендәге мәдәният сараенда 23 ел буена башта - сәнгать җитәкчесе, соңрак мәдәният йорты җитәкчесе булып эшли, тырыш хезмәте өчен "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исемгә лаек була.

1997 елдан Флюра Шәрипова - Бөгелмә каласында. Шул чорда Баулыда яшәүче бер китапханәче туганымның: "Бөгелмә татарларын бәхет басты", - дигәне хәтердә. Моның чыннан да шулай икәнлегенә без еллар узган саен ныграк инана барабыз. "Урыслашкан шәһәр" дигән ярлык тагылган Бөгелмә өчен Флюра ханым кебек милләтпәрвәр, үз эшенең остасы, күпкырлы талантка ия шәхеснең Аллаһыдан бүләк икәнне танымый мөмкин түгел. Нәкъ менә мәдәнияттә - Флюрабыз, мәгарифтә Фәүзиябез (Мәхмүтова) кебек көчле лидер шәхесләр Татар иҗтимагый үзәге һәм БТК башкарма комитеты җирле бүлекләренең төп таянычлары булып торалар, халыкның милли үзаңын күтәрү юнәлешендә, кем әйтмешли, көн саен җиң сызганып башкарган эшләре белән җәмгыятькә бәһаләп бетергесез файда китерәләр. Ф.Шәрипова җитәкчелек иткән иҗади коллективлар Татарстан, Россия күләмендә һәм халыкара фестивальләрдә мактаулы, дәрәҗәле урыннар яулый икән, болар барысы да югарыда әйткән көндәлек хасиятле "вак" эшнең матур күрсәткечләре, ләбаса. Бөгелмәдә эшләү дәверендә Флюра ханым Татарстан Республикасының "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" медале белән бүләкләнә, 2011 елда Мәдәният министрлыгының "Таяныч һәм авторитет" грантына ия була.

Ул - "Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсе рәисе дә. Адәм баласы, бигрәк тә иҗат кешеләре, кыяфәте белән генә түгел, күңеле белән дә йөз төрле халәткә керергә сәләтле. Сабыр-салмак хәрәкәтле, үз дәрәҗәсен белеп, вәкарь белән генә атлап йөрүче сөйкемле бу ханым сәхнәгә менсә, алыштырып куйгандай була - бөтерчек кебек җәһәт хәрәкәтле карчык та ул, теле телгә йокмый торган нәфис сүз остасы да, Татар мәдәният үзәгенең һәркемне ягымлы елмаеп, ачык йөз белән каршы ала, озатып кала торган хуҗабикәсе дә... Тик менә сәхнәдә пәрдә төшкәч, тамашачысыннан аерылгач, һәрчак шат күңелле булып, "уйнап-көлеп кенә" яшәгән ханымның йөрәгендә ниләр икән - монысы бик күпләр өчен кара урман... Ә язмыш аяусыз: һәркемне камчылап, борчу-хәсрәтне, сынауларны юмарт бирә. 35 ел бер-берен күз сирпүдән аңлап, сөекле булып яшәгән хәләлен җир куенына салган хатын, сөлектәй уллары тормышында заман каршылыклары аркылы киртә булып яткан чакта алар өлешенә тигән кыенлыкларны үзе йотардай булып, җаны бәргәләнүче ана, газизләрдән газиз оныкларына бары тик бәхет кенә теләүче әби дә бит әле ул... Сагыну-сагышлар, хәтер-хатирәләр - барысы да ягымлы елмаю, моңсу караш артына тирән яшерелгән, боларын инде каләм әһеле Флюра иҗатында гына күрергә, тоярга була. Аның язмаларында, шигъри тәлгәшләрендә дөнья матурлыгы, туган телебезгә һәм динебезгә чиксез хөрмәт, якыннарына һәм ватандашларына олы мәхәббәт тә чагыла.
Олы юбилеегыз белән, Флюра Әхмәтвәлиевна! Күзләрдә - очкын, йөрәкләрдә ялкын сүрелмәсен, иҗат утында янып, халыкка хезмәт итәргә, саулыкта-сәламәтлектә, җан тынычлыгы белән яшәргә, хәерле озын гомер кичерергә насыйп булсын!
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.

Рәсемдә: Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Флюра Шәрипованы тәбрикли.
Фото - гаилә архивыннан. 2011 ел, декабрь.

Кызыл билле прәннек

Укытучым. Беренче укытучым - изгеләрнең изгесе, акыллыларның акыллысы Фатыйма апа Закирова. Мин хәзергәчә аның әтисенең исемен белмим. Чөнки без, Яңа Чишмә районы, Акбүре авылының сигезьеллык мәктәбенең беренче сыйныфында укучы егерме ике гөнаһсыз сабый, аны олылап һәм яратып "апа" дип дәшә идек. Берәрсе шаярып, чәчтән тартса я берәр шуклык кылса, "апага әйтәм" дигән сүз яшен тизлеге белән малай-шалайның канын суыта һәм тәртипкә кертә иде. Апабыз кычкырмас, тавыш күтәрмәс, тәртип бозучыга бераз күзләрен кысып карап торыр да, "усал"ның аркасыннан сыйпап: "Алай ярамый, син бит укучы. Бар, утыр урыныңа", - дип, партасы артына кертеп утыртыр иде. Бу хәлне күреп торган укучылар, ике-икең дүрт икәнне белгән кебек, белеп торабыз: апа үзе җитәкләп парта артына кертеп утырта икән, бу инде дәресләр беткәнче урыннан торырга ярамый, бер көнлек "сидячий арест" дигән сүз.

Без, 1959 елның беренче сыйныф балалары аеруча дус идек. Бер-беребезгә карата булган ул дуслык хисләре, инде җиденче дистәне вакласак та, күңелләрдә һаман югалмый.Әйе, без барыбыз да Фатыйма апабызның җиңел кулы белән тормышта үз урыныбызны таптык. Ул өйрәткәнчә сабыр, тырыш, гадел, киң күңелле булып яшәргә тырышабыз.

Гадел булырга... Апаның әнә шул "гадел" дигән сүзе гомер буена мине җитәкләп барды. Укытучы апамның ялгыш кына кылган бер гаделсезлеген исә мин гомерем буе оныта алмадым (Ходаем кичерсен үзен, урынын оҗмахның түреннән насыйп итсен). Алай гына да түгел, шул вакыйгадан соң гомерем буе тәмлеләрдән тәмле "прәннек" дигән ризыкны ашый алмадым.

Эш болай булды. 1960 елның май азагында, беренче сыйныфны тәмамлагач, җылы, кояшлы матур бер көнне без күрше Сөлчәбаш авылына экскурсиягә киттек. Ашарга дип, үзебез белән төенчекләр дә алдык: кем майлы ипи, кем тәгәрәткән бәрәңге, кем җәймә белән сөт... Без, җәяүлеләргә юл шактый ерак тоелды. Әлсерәдек, арыдык. Посадка буенда күләгәдә утырып, булган ризыкларны ашадык та ары киттек. Менә Сөлчәбашның кизләүләр өстенә килеп җиттек. Су кизләү бурасының өстенә чыгып агып ята. Шул чиста су эчендә пыльдыр бакалар (безнеңчә - мишәрчә бака маймычлары дигән сүз) йөзеп йөри. Үтереп эчәсе килә. Тик күрә торып, бакалы су эчеп булмый бит инде! Шулчак апабыз: "Балалар, бу бака бәбиләре суны чистартучылар бит алар. Күрегез әле, без килгәнгә сөенеп, ничек чистартып куйганнар кизләү суын! Үзе чиста, үзе салкын!" Шуннан суны кушучлап алды да "э-э-эх" дип, эчеп тә куйды. Апа хәтле апа бакалы суны эчкәч, без ничек эчми ди инде! Эчте-ек, рәхәтләнеп, корсаклар күпкәнче эчтек кизләү суын! Сөлчәбашның су буйларын, мәктәбен, клубын карап йөри торгач, теге бакалы су тулы корсакларыбыз шиңде, үтереп ашыйсы килә башлады. Апабыз шунда авыл кибетенә кереп, бер зу-ур кулюк тутырып, кызыл билле прәннек алып чыкты да, безне бер рәткә бастырып, шул прәннекне өләште: һәрберебезгә берәр прәннек. Ә менә минем янда басып торган кара чутыр Әхәтнең бәләкәй учына, бүтәннәргә күрсәтмәскә тырышыбрак кына ике прәннек салып куйды. Бу бәхетне Әхәт үзе дә көтмәгән иде бугай, кызарып чыкты, як-ягына ялт-йолт каранып куйды да "артык" прәннекне ертык вельвет курткасына шудырды. Бу кадәр гаделсезлеккә минем күзләрем шар булды! Нигә, нигә әле өчле капчыгы Әхәткә икәү дә, миңа - сыйныфның иң яхшы, иң актив укучысына берәү генә булырга тиеш ул прәннек! Гарьлектән күзләремнән яшьләр атылып чыкты. Үзем апа биргән тәмнүшкәне ялыйм (тешләп ашасаң, тиз бетә), үзем укытучы апаның шушы "гаделсезлеген" аңлый алмый тилмерәм...

Өйгә кайткач, бу хәлне әниемә дә сөйләп, кабат елап җибәрдем. "И кызы-ы-ым, бигрәк юкка хәтерең калган икән, - диде әнием. - Ә син беләсеңме соң, Әхәт бит апаңның туганы. Әхәт тә Закиров, апаң да Закирова. Үз туганын якынрак күргәндер шул инде. Я ярар, елама юк өчен, менә сиңа акча, бар, кибеттән кү-ү-үп итеп алып кайт шул тәмле прәннекне, туйганчы ашарсың, кызым..."
Кибеткә бармадым мин, прәннек алмадым мин. Го-мерем буе прәннек дигән татлы ризыкны ашамас булдым. Кибеттәме, базардамы, шул прәннек дигән ризык күрсәм, яраткан укытучы апамның үзе дә белмәгән шул "гөнаһысы" искә төшеп интектерә...

Акбүренең газиз баласы мин...
Акбүренең газиз баласы мин.
Гомерләрем читтә үтсә дә,
Тормыш юлларымның
алтын көзе
Чәчләремә чаллар сипсә дә,
Һаман сиңа тарта
минем күңел.
Газиз төягемә, туган якка
Тарта, ахры, нигез ташлары..
Монда яши һаман, бу туфракта
Гомер юлларымның башлары.
Бала чагым.
Алтын бала чагым...
Күңелемә
алтын хәреф белән язылган.
Хатирәләр белән яшим һаман,
Яшәү көчем -
тормыш язымнан.
Әйтерсең лә, әле кичә генә
Күкрәгемә кысып букчамны
Мин мәктәпкә килдем.
Классына
Укытучы Фатыйма апамның...
Акбүренең йөзек кашы иде,
Сабыр, тырыш Галимә апабыз.
Онытмыйбыз.
Һәрбер укучың да
Рәхмәт әйтеп искә алабыз.
Гади генә сигезьеллык мәктәп
Кеше итте һәрбер баласын.
Кайсыбызны читкә очырды ул,
Сайлап алды алып каласын.
Белем эстәргә дип
чыгып киттем
Аттестатым тотып кулыма,
Хәер-дога укып калды әнкәй,
Уңыш теләп барыр юлыма.
Акбүренең авыл мәктәбендә
Алган белем булды егәрле:
Училище, ике институт
Бетерергә булды җитәрлек.
Кайда яшәсәк тә,
кем булсак та,
Хур булмадык,
шөкер Ходайга!
Акбүренең данын,
тап төшерми,
Тараттык без әллә кайларга.
Рәхмәт сиңа,
изге туган туфрак,
Син яраттың безне ашлы итеп!
Рәхмәт сиңа,
изге туган җирем,
Син яраттың безне эшле итеп!
Рәхмәт сиңа,
изге туган халкым,
Тормыш күкләренә
очар канат бирдең!
Халкым данын күтәрергә диеп,
Каләм бирдең, талант бирдең!
Флюра ШӘРИПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: