Бөгелмә авазы

Ак чәчәкләр

Безнең Татар Димскәе авылын табигать бернәрсәдән дә мәхрүм итмәгән - аңа ни кирәк, шуны биргән. Эчим дисәң - менә дигән йомшак суы, чабыйм дисәң - куе үләнле киң болыннары; йорт-җир, каралты торгызыйм дисәң - калын урманнары; җыйыйм дисәң - бетмәс-төкәнмәс җимешле таулары, әрәмәлекләре; балык тотыйм дисәң - яп-якты тирән күлләре,...

Сүзем - гомерләрен Татар Димскәе авылы кешеләренең сәламәтлеген саклауга багышлаган авылыбыз шәфкать туташлары турында. Була шундый кешеләр, алар яшьли сайлаган һөнәрләренә тугры калып, гомер буе әлеге өлкәдә фидакарь хезмәт итәләр. Рәмилә Нәкыйп кызы Шәфигуллина һәм Гөлзәрә Индус кызы Солтанова - нәкъ әнә шундыйлардан. Алар икесе дә Бөгелмә районының гүзәл табигатьле Татар Димскәе авылында туып-үсәләр. Туган авылларында урта мәктәпне тәмамлап, икесе дә Бөгелмә медицина училищесында укыйлар. Рәмилә Нәкыйп кызы 10 еллап гомерен чит
төбәкләрдә эшләп уздырса да, туган авылы аны үзенә тарта һәм ул, Димскәйгә кайтып, лаеклы ялга чыкканчы фельдшер булып эшли. Ә Гөлзәрә Индус кызы, училищедан соң ике ел Бөгелмә йогышлы авырулар хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләп, туган авылына кайта һәм бүгенге көнгә хәтле авылдашларының сәламәтлеге сагында тора.

Авыл фельдшеры - ул "ашыгыч ярдәм"дә, табиб-гинеколог та, терапевт та һәм шул ук вакытта педиатр да. Эшләренә һәрвакыт җаваплы караучы ханымнар белемнәрен даими камилләштереп торалар. Кешеләрне ихлас хөрмәт итүләре, ярдәмгә ашыгулары, үз эшләрен югары һөнәри дәрәҗәдә башкарулары белән алар халыкның ихтирамын яуладылар. Медик, күңеленнән үксеп еласа да, авыру янында күтәренке кәефтә булырга тиеш. Кешеләргә карата ягымлы мөнәсәбәт, зыялылык, авыруның яралы күңеленә шифа булырдай сүзләр таба белү безнең авыл шәфкать туташларын һәрвакыт бизәп тора. "Җылы сүз - җан азыгы", - диләр. Әйтергә кирәк, Рәмилә һәм Гөлзәрә ханымнар, тәнне сихәтләндерү өчен күп көч салудан тыш, ягымлы сүзләре, ихлас мөнәсәбәтләре белән дә дәвалыйлар.

Авыл фельдшеры хезмәтенең никадәр тынгысыз икәнен аның белән аралашкан кеше генә аңлый. Үз авылындагы йөкле хатыннарны исәпкә бастыру, бала тудыру йортыннан бәбәйне каршы алу, ана белән бала янына көнаралаш диярлек барып күзәтү, прививка ясау, әлеге сабыйларны тиешле вакытта үзәк хастаханәгә диспансерлаштыруга җибәрү, медпунктта авыруларны кабул итү, чакырулар һәм болардан тыш күпме кәгазь, хисап... Шушы эшләрнең барысына да өлгерә безнең авыл шәфкать туташлары. Рәмилә Нәкыйп кызының һәм Гөлзәрә Индус кызының авыру кешеләргә карата игътибарын, ягымлы сөйләшүләрен күреп, ихтыярсыздан аларны, инде чирдән тәмам гаҗиз булып, өмет чаткысы сүнеп баручыларны бар газаплардан коткаручы, хастадан терелтүче изге фәрештәләргә тиңлисе килә. Һәм бу, чыннан да, шулай.

Һәр икесенең дә хез-мәтләренең җимешләре бар. Район күләмендә, республика дәрәҗәсендә алган Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары - шәфкать туташларының тынгысыз хезмәт уңыш-ларына бәя ул.

Рәмилә апа саваплы, изге эшенә 39 ел гомерен багышлап, бүгенгесе көндә лаеклы ялга китте. Әйтергә генә җиңел - 39 ел! Ә бит шушы еллар эчендә күпме йокысыз төннәр, авыруның сәламәтлеге өчен борчылулар, хезмәтеңнең җимешен - сихәтләнгән кешеләрне күреп, шатлыктан җемелдәгән күз яшьләре булганын Рәмилә апа үзе генә беләдер. Лаеклы ялда булуына карамас-тан, аның янына киңәш, ярдәм сорап киләләр, телефоннан шылтыраталар. Тәҗрибәле, үз эшенең чын остасы булган Рәмилә апаны Димскәй, Райлан, Суык Чишмә авыллары халкы бик хөрмәт итә. Кемнән генә сорасаң да: "Аның турында нинди генә мактау сүзе әйтсәң дә, аз булыр кебек. Ул ишектән килеп керүгә, авыруың онытыла. Кайвакытта сихәтләнеп китү өчен бер җылы сүзе, бер карашы җитә", - диләр. Бу мөхтәрәм затка шәфкать туташы һөнәре иясе булу туганда ук язмышына язылган, күрәсең.

Ә Гөлзәрә Индус кызы яраткан эшенә 34 ел гомерен багышлаган. "Мин фельдшер булырга балачактан хыялланып үстем, - дип сөйли Гөлзәрә. - Чөнки әнием дә авылда фельдшер булып эшләде. Хәзер уйлыйм: әгәр дә мин шушы һөнәрне сайламаган булсам, гомерем буе кызганып яшәгән булыр идем. Сүз дә юк, бу эштә үзеңә-үзең хуҗа түгел инде син. Хезмәтебез авыр булса да, мин аны бик яратып эшлим". Чыннан да, көне буе эшләп кайткач та, ишек шакып чакыруга, авыл фельдшеры куйган камырын, пешкән ашын онытып, юа башлаган керен калдырып, хасталарга ярдәмгә ашыга. Чөнки авырлык килгән, гомерең кыл өстендә торган чакта бар өмет аларда - авыл халкы өчен бердәнбер табиб булган фельдшерда гына.

Хезмәтләрендә үрнәк ханымнар өйдә - тырыш хуҗабикәләр, тугры тормыш юлдашлары, яраткан балалары, оныклары өчен өзелеп торучы әниләр, әбиләр дә. Шушы урында Рәмилә Нәкыйп кызының җәмәгате Фәрит абый Шәфигуллинга һәм Гөлзәрә Индус кызының җәмәгате Илгиз Солтановка авылыбыз халкы исеменнән чиксез зур рәхмәтебезне әйтәсем килә. Кайчан барма, аларның капкалары ачык була. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәм сорап кергән кешегә бервакытта да караңгы чырай күрсәтмиләр, кырын карамыйлар, аларның эш сәгате чыкты инде, димиләр. Кирәк булса, машиналарын кабызып, ярдәм кирәк урынга үз җәмәгатьләрен тиз арада илтеп тә җиткерәләр.

Хезмәтләрендә дә, гаиләләрендә дә үрнәк һәм тырыш булган бу ханымнарны мин ак чәчәкләргә тиңләр идем. Юк, ак халатлы булганнары өчен генә түгел, ә ак, пакь һәм эчкерсез, саф күңелле булганнары, кешеләргә изгелек, шәфкать нурлары чәчкәннәре өчен. Керсез һәм изге күңелле бу шәфкать туташларына: "Ярый әле бәхетебезгә сез бар дөньяда!" - диясе килә. Язмышның ачы сынауларына бирешмичә, киртәләрен үтеп, алдагы көннәрдә дә авылдашларыгызның хөрмәтен, балаларыгыз һәм оныкларыгызның йөрәк җылысын, игелеген тоеп яшәргә Ходай насыйп итсен! Барлык авылдашлар исе-меннән зур рәхмәт Сезгә! Сау-сәламәт булыгыз!

Татар Димскәе авылы халкы исеменнән,
С.Галләмова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: