Бөгелмә авазы

100 яшегезне каршыларга язсын

Сугышта булып арыслан, Ватанга җиңү яулаган, Тыныч хезмәттә дан алган һәр ветеран - чын каһарман. Әлеге шигъри юллар нәкъ менә бүгенге язма герое - Бөек Ватан сугышы ветераны, республика гына түгел, илебез нефть сәнәгатен үстерүгә үзеннән биниһая зур өлеш керткән галим Ирек Сөләйман улы Кәтиевка багышлап язылган сыман. Яшәүнең кадерен...

Ирек Кәтиев 1925 елның 6 июлендә Ютазы районының Бәйрәкә авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1927 елда Сөләйман абый гаиләсе Ютазыга күченә. 1942 елда 17 яше тулган егет армиягә алына. Венгриядә Балатон күле районындагы каты бәрелешләрдә, Вена шәһәрен алуда, Чехословакияне азат итү өчен барган сугышларда катнаша. Беренче медаленә 18 яшенә дә җитмәгән солдат Балатон күле тирәсендәге сугышларда полкны элемтә белән өзеклексез тәэмин иткәне өчен лаек була. Яуда күрсәткән батырлыклары өчен Ирек Кәтиев җәмгысе дүрт тапкыр Башкомандующийның Рәхмәтен ала,

орден-медальләр белән бүләкләнә. Сугыш тәмамлангач та, армия сафларында 1950 елга кадәр хезмәт итә ул.
Тыныч тормышта да сынатмый Бөек Җиңү ветераны. Уфа нефть институтын "бик яхшы" билгеләренә генә тәмамлый. Шуннан соңгы бөтен тормышын республикабыз нефть өлкәсен үстерүгә багышлый ул. Бораулаучы ярдәмчесеннән алып, бораулау конторасы директоры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә, "ТатНИПИнефть" институтының скважиналарны ныгыту техникасы һәм технологиясе лабораториясен җитәкли, фәнни эш белән шөгыльләнә башлый. Тиздән диссертация яклап, фән кандидаты дәрәҗәсен ала. "Тыныч тормышта да сынатмадым дип уйлыйм, - ди сугыш ветераны. - Яраткан хезмәтемнән тәм табып, илемә, халкыма, милләтемә файда китерим дип эшләдем".
Хезмәтендә югары үрләр яулаган сугыш һәм нефть өлкәсе ветераны - 100дән артык фәнни хезмәт авторы, "СССРның атказанган уйлап табучысы", "РСФСРның атказанган нефтьчесе", "ТАССРның атказанган сәнәгать хезмәткәре" дигән мактаулы исемнәргә лаек булган галим. Болардан тыш, "Татнефть" акционерлык җәмгыятенең, "ТатНИПИнефть" институтының күпсанлы Мактау кәгазьләренә дә ия ул. Институтта эшләү дәверендә галим 30дан артык фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләренә җитәкчелек итә. Моннан ун ел элек - 2005 елда Ирек Кәтиев җитәкчелегендә җаваплылыгы чикләнгән "Экобур" җәмгыяте (ул бу җәмгыятьне пенсия яшенә җиткәч оештырып, аны кече предприятие дәрәҗәсенә кадәр күтәрә) әйләнә-тирә мохитне саклый торган технологияләрне эшләгәне һәм аларны тормышка ашыруны оештырганы, социаль юнәлештә колачлы эш алып барганы өчен Франциянең Сәнәгатькә булышлык итү ассоциациясе (SPI) тарафыннан Алтын медаль белән бүләкләнә.
Укытучылар гаиләсендә тәрбияләнгән, нефть сәнәгате үсешенә әйтеп бетергесез зур өлеш керткән Ирек Сөләйман улы Кәтиев балаларында да үз эшенә мәхәббәт тәрбияләп, шул рәвешле, нефть сәнәгате өлкәсендә Кәтиевлар династиясен булдырган кеше. Хәләле Хәмдүнә Хәйдәр кызы белән ул һәм кыз тәрбияләп үстергән алар. Рөстәм (аның улы Тимур, шулай ук бабасы һөнәрен сайлап, нефтьче булып киткән) һәм Рәйсә (бүгенге көндә ул - "Экобур" җәмгыяте директоры, кызы Диләрә Мәскәүдә яши, гаиләле, һөнәре буенча инженер-авиатор) икесе дә югары белем алып, нефтьче һөнәрен үзләштергән. Бүгенге көндә Хәмдүнә апа белән Ирек абый Кәтиевларның өч оныклары, ике оныкчыклары бар.
Үз һөнәренең остасы белән очрашкач: "Ирек Сөләйманович, әйтегез әле, сугыш чорында, тыныч тормышта күңелегез тү-рендә кадерле истәлекләр булып калырлык мизгелләр булдымы?" - дип сорадым. 90 яшен тутырып килүгә карамастан, бүген дә зирәк акыллы, үткен сүзле аксакал: "Әлбәттә, булды. Беренче карашка, барлык вакыйгалар да минем өчен ниндидер әһәмияткә ия булып торса да, шулар арасында да иң-иңнәре бар". Ветеранның сугыш чорында солдат буларак алган ике бүләк - "За боевые заслуги" һәм "За отвагу" медальләре иң истәлекле булса, хезмәт эшчәнлегендә 2005 елда Франция-
нең SPI оешмасы тарафыннан бүләк ителгән Алтын медальне ул иң кадерлеләрдән саный.
Ветеран-аксакалның тагын бер горурлыгы турында да әйтеп үтү урынлы булыр - Мәскәүдә "Добрый ангел Мира" дип исемләнгән архитектура-парк комплексында "Во славу Отчизны" ордены кавалерлары исемнәре язылган 12 гранит плитәнең берсендә "Катеев Ирек Сулейманович. г. Бугульма" дигән сүзләр бар.
Әле менә күптән түгел зурлап, бик зурлап халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 70 еллыгын билгеләп үттек. Әлеге Бөек Җиңүгә олы өлеш керткән сугыш ветераны бу көннәр турында да сөенеч белән сөйләде: "Татнефть" җәмгыятеннән 27 ветеран составында Хәмдүнә Хәйдәровна белән, ул мине озата барды, Мәскәүдә Җиңү парадында булдык, өч көн дәвамында үземне җәннәттә кебек хис иттем, олыладылар, зурладылар, хөрмәт һәм ихтирам күрсәттеләр. РФ энергетика министры Александр Валентинович Новак һәрберебез белән кул биреп күреште, хәл сорашты".
Сугыш һәм хезмәт ветера-нының истәлекләре турында сөйли башласак, газетабызның бер битенә генә сыймас иде, аның белән сөйләшеп утырганда китап язарлык мәгълүматлар, истәлекләр алырга була. Сөйләшүләребез соңгысы булмасын, шәһәребезнең танылган журналисты булган Дамир Асылов сүзләре белән әйткәндә, сиксәнне сикереп узган, инде туксанны тутырып килүче шушы олпат затны - Ирек Сөләйман улы Кәтиевны ихлас күңелдән тәбрик итәбез һәм аның яшьләрне дә көнләштерерлек акыл сәләтенә сокланып, туксанда туктап тормыйча, йөзне йөзеп үтүен, сау-сәламәт булуын телибез.
Әлфия МОСТАФИНА.
Руслан Җәләев фотосы.
Рәсемдә: Бөек Ватан сугышы ветераны Ирек Кәтиев кызы Рәйсә белән "Мәңгелек ут" мемориалы янында. 2015 елның 22 июне.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: