Зөлхиҗә ае турында
Зөлхиҗә аена кердек. Бу айның фазыйләтләре турында аерым сөйләшү дә артык булмас, чөнки зөлхиҗә динебездәге иң олы ике бәйрәмнең берсе - Корбан гаете, ә димәк, хаҗ кылу һәм корбан чалу ае. Хаҗ - Исламдагы биш багананың берсе. Ул кешенең җисеме-тәненә дә, аның милек-мөлкәтенә дә кагыла. Хаҗ гамәлен үтәү һиҗрәтнең 9...
Зөлхиҗә аена кердек. Бу айның фазыйләтләре турында аерым сөйләшү дә артык булмас, чөнки зөлхиҗә динебездәге иң олы ике бәйрәмнең берсе - Корбан гаете, ә димәк, хаҗ кылу һәм корбан чалу ае.
Хаҗ - Исламдагы биш багананың берсе. Ул кешенең җисеме-тәненә дә, аның милек-мөлкәтенә дә кагыла. Хаҗ гамәлен үтәү һиҗрәтнең 9 нчы елында әмер ителә. "Гыймран" сүрәсенең 97 нче аятендә мөмкинлеге булган һәр мөселманның "Йорт" янына, ягъни Кәгъбәтулла янына баруы, аның тирәли әйләнеп йөрү - тәваф кылу фарыз итеп куелу турында әйтелә. Игътибар итегез, бары тик көче җитүчеләргә генә Аллаһ Тәгалә моны бурыч итеп куя. Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһү галәйһи үә сәлләм: "Җомга һәм бәйрәм намазларында катнашу - фәкыйрьләрнең хаҗы ул", - ди.
Корбан чалуны да, мөмкинлекләре булмаган кешеләрне гөнаһлы итмәс өчен, Раббыбыз фарыз гамәл итмәгән. Ә кемнең мөмкинлеге булып, корбан чалдыра икән, чалынган мал йонының һәр бөртеге санынча саваплы була.
Бу айда, бигрәк тә беренче ун көндә нәфел уразасы тоту, тәшрикъ көннәрендә Раббыбызны олылап: "Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, ләәә-иләәһә иләл-лааһу үәллааһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, үә лилләһил хәмде!" дип тәкъбирләр әйтү бик саваплы.
Бу айны динебезне дәгъват итеп, сөннәтләрне үтәп яшәргә омтылсак, тормышның авыр, мәшәкатьле һәм ыгы-зыгылы булуына карамастан, йомшак күңелле, тәмле сүзле, миһербанлы-шәфкатьле булырга тырышсак, изге сәдака биргән шикелле әҗер-савплы булырбыз, инша Аллаһ!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 гыйнвар 2021 - 18:36Татарстанда ваемсызлыкта гаепләп, муниципалитет хезмәткәрләрен җәзага тартачаклар 22 яшьлек хатынны ике айга СИЗОга урнаштырганнар, ата-ана хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсе хәл ителә.9200
-
15 гыйнвар 2021 - 16:39Гыйнвар аенда Бөгелмә театры тамашачыларга нәрсә тәкъдим итәчәк? 15 гыйнварда театр сәхнәсендә тамашачылар «Хуш, конферансье» спектаклен күрәчәк.8000
-
15 гыйнвар 2021 - 16:02Татарстанда ковид белән авыручылар өчен койкаларның өчтән береннән артыгы буш Республикада Covid-19 пациентларын хастаханәгә салу саны кими.4000
-
15 гыйнвар 2021 - 15:16ЮХИДИ һава торышы начарланганда машина йөртүчеләргә шәһәрдән читкә чыкмаска киңәш итә Шимбә көнне республика буенча күз күреме начарлану белән көчле буран көтелә, шулай ук юлларда кар көртләре һәм бозлавык булырга мөмкин.6600
-
15 гыйнвар 2021 - 14:49Православие динендәгеләрнең бәйрәм расписаниесе 2021 елның 18 гыйнварында 07.00 сәгатьтә Бөек благовер кенәз Александр Невский (Бөгелмә районы, Карабаш бистәсе) хөрмәтенә храмда бәйрәм догасы була.3900
-
13 гыйнвар 2021 - 15:22Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе директоры җылыту өчен түләүләрне үстерү мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде
-
13 гыйнвар 2021 - 09:35Бөгелмә муниципаль район башлыгы прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
-
11 гыйнвар 2021 - 09:46Бөгелмәдә Лекторий территориясендә «Исәнме, Яңа ел!» күңел ачу чарасы узды
-
15 гыйнвар 2021 - 11:18Бөгелмәлеләр коронавируска каршы вакцинация узаБеренче булып «Спутник-V» прививкасын медицина хезмәткәрләре алды.13100
-
14 гыйнвар 2021 - 13:36Суык Чишмә авылында үзара салым кертү акчасына балалар мәйданчыгы урнаштырылачак Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров язгы-җәйге чорда балалар мәйданчыгы сатып алыначак һәм урнаштырылачак ышандырып әйтте.26000
-
14 гыйнвар 2021 - 11:17“Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе” генераль директоры җылылык өчен түләүләрнең үсеше мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде Бөгелмә халкын декабрь ае өчен килгән исәп-хисап счетлары гаҗәпләндерде. Анда җылылык өчен түләү 30%ка арткан. Шундый ук хәл Казанда, Яр Чаллыда,Әлмәт шәһәрләрендә күзәтелә.17800
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.15000
-
15 гыйнвар 2021 - 11:18Бөгелмәлеләр коронавируска каршы вакцинация уза Беренче булып «Спутник-V» прививкасын медицина хезмәткәрләре алды.13100
-
14 гыйнвар 2021 - 20:03Россиядә гыйнварда шикәр комының бәясе төшкән Бер килограмм шикәр комының күпләп сатуда бәясе 36 сум, ә азлап сатуда 46 сум.12100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика