Бөгелмә авазы

Уразага әзерләнәсезме?

Рамазан ае башланырга ике атнадан чак кына артык вакыт калды. Ураза тотарга алдан әзерләнергә кирәкме? Кемнәргә тотарга мөмкин, кемгә ярамый? Шушындый сораулар белән Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Рөстәм Фәхерт­диновка мөрәҗәгать иттек. Ул сорауларыбызга бик теләп җавап бирде. - Көн яктысында ашау-эчүдән тыелып тору гына ураза түгел...

 

Рамазан ае башланырга ике атнадан чак кына артык вакыт калды. Ураза тотарга алдан әзерләнергә кирәкме? Кемнәргә тотарга мөмкин, кемгә ярамый? Шушындый сораулар белән Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Рөстәм Фәхерт­диновка мөрәҗәгать иттек. Ул сорауларыбызга бик теләп җавап бирде.

- Көн яктысында ашау-эчүдән тыелып тору гына ураза түгел икәнен бөтенебез дә беләдер инде. Кешеләрне рәнҗетү, мыскыл итү дә тыела, ягъни рухи яктан да сафланырга, саваплы эшләрне ешрак эшләргә тырышырга тиеш адәм баласы. Билгеле, эссе җәй көнендә ураза тоту ансат нәрсә түгел. Быел ураза вакытында көн озынлыгы 17 сәгатьтән артып ки­тә. Бик үк сәламәт булмаган ке­ше­ләргә моның зыяны тияргә мөм­кин. Әй­тик, ашказаны җәрә­хәте, шикәр чире булганнарга, йөрәге авыртканнарга, бигрәк тә даими дару кулланып торучыларга без, та­библар, ураза тотарга ярамый дибез. Бик тотасы килгән сурәттә аларга көннәр кыскаргач яки ураза вакытында фәкыйрь­ләрне ризыкландырып үз өстен­нән бу фарызны төшерергә тәкъ­дим итәбез (аның суммасын мөфтият билгели). Табигый, җәй көне кеше еш тирли. Димәк, тәннән су гына түгел, төрле файдалы минераль тозлар да чыга. Шуның өчен ураза вакытында, ягъни авыз ачканнан соң, минераль суларны күбрәк эчәргә кирәк.
 
Билгеле, башлап җибәрү кыен. Менә ике атна вакыт калды. Безнең бит әле мәҗбүри уразадан тыш, үз ихтыярыбыз белән тота торганнары да бар. Әйтик, Пәйгамбәребез дүшәмбе, пәнҗе­шәмбе көннәрен­дә ураза тоткан. Шуңа күрә безгә дә, Пәйгам­бә­ребездән үрнәк алып, организмга кинәт стресс булмасын өчен, ура­за тотып карарга кирәк. Мәсәлән, гемоглобины түбән булган, түбән кан басымыннан азапланган ке­шеләргә кыенрак була. Кисәк башлаганга баш әйләнергә, хәтта кайберәүләр аңын да югалтырга мөмкин. Шуның өчен алдан тотып ка­ра­вың хәерлерәк. Гастрит вакытында, ашказаны-эчәк юллары зыян күргәндә, ашауны чикләп торып дәваланырга да тәкъдим итәләр. Бер тәүлек ашамый тору­ның организмга бернинди зыяны юк. Болай да безнең тәндә (бавырда саклана) глюкоза запаслары бар. Йөрәк, ми эшчәнлеген тәүлек буе һич көчән­ми тәэмин итәргә җитә ул. Нәти­җәдә ашка­заны-эчәк юллары ял итә, бик файдалы бу. Билгеле, эчең авырта икән, тикше­ренергә кирәк: ашказаны җәрәхә­те юк микән? Ялкынсынып китмә­сен! Гемоглоби­ның түбән икән, организмдагы тимерне арттыра торган дарулар эчеп, аны күтә­рергә мөмкин.
 
- Ураза вакытында елгада яки бассейнда коенып чыгу бик файдалы, дип әйтүчеләр бар.
 
- Бик эссе икән, нигә коенып, су кереп чыкмаска?! Әлбәттә, сак булырга кирәк: авызга су кермә­сен. Эссе көнне салкынчарак ваннада ятып торырга да була. Билгеле, мунча кереп чыксаң, суса­вың тагын да көчәергә мөмкин. Мунча тагын да ныграк тирләтә.
 
- Рамазан башланганчы, өчәр көн буе ураза тотып караучылар да бар.
 
- Организмны күнектерә тору өчен бу тагын да яхшырак чара, минемчә. Кеше әкренләп бөтен нәрсәгә диярлек күнегә. Гадәттә беренче көнне кыен була. Берни­чә көннән организм ияләшә, әй­бәт кенә эшли башлый. Тик менә кай­берәүләр рамазан аенда бер генә мәртәбә туклана. Кояш баегач, авыз ача, туклана да, сәхәр ашарга тормый. Бу дөрес түгел. Ничек тә иртән торырга, сәхәр вакытында бераз ашарга кирәк. Мондый хәл яңа гына ураза тота башлаучыларга хас. Андый ке­шеләрнең аңын җу­еп егылганнары да бар. Пәйгам­бәре­без дә сәхәр ашарга торырга кушкан. Ничек тә торырга, су булса да эчәргә, глюкоза запасы кимемә­сен өчен, ни дә булса ашарга ки­рәк.Табигый, иртән күбрәк аша­саң, йоклап китеп булмый. Көндез яхшы эшләү өчен, йокыны туйдырырга кирәк. Ярый ла, ял вакытың булса яки өйдә утырсаң. Мөмкин­легең булса, көндез бер сәгать черем итеп алу яхшы. Сөннәтебездә дә шулай тәкъдим ителә. Кайбер илләрдә ураза вакытында көндез берничә сәгать ял бирелә. Анда инде йоклап та алырга була.
 
Йөрәк, ми эшчәнлеге өчен бигрәк тә мөһим глюкоза. Гадәттә җиләк-җимештә, әйтик, йөзем, хөр­мәдә күп ул. Йөрәк эшчәнлеге өчен калийның җитәрлек булуы да зарур. Калий өрек җимешендә күп. Шунысы да бар: көндез бернәрсә ашамагач, ашказанындагы бөтен нәрсә эшкәртелгәч, эч катарга мөмкин. Җиләк-җимешне күбрәк ашасаң, эч катмый. Го­мумән, ураза вакытында кеше тулы канлы тукланырга - майлар, углеводлар, ак­сым­нар да булырга тиеш. Үзеңне чикләмәскә тырышырга кирәк. Эчәкләр әйбәт­рәк эшләсен өчен, әлбәттә, җи­ләк-җимешне күбрәк ашау тиеш. Терлек майлары болай да авыр үзләштерелә. Ураза вакытында болардан тыелу мөһим. Гадәттә ашый башлап унбиш-егер­ме минут узгач кына, кеше туйган, ашыйсы килү теләген баскан кебек була. Шуның өчен аз гына ашагач, бераз тыелып, ашамый торырга кирәк. Авыз ачкач, намаз укып аласың. Аннан яхшылап ашыйсың. Тәравих намазыннан соң, ашказаны җиңелрәк эшли башлый, ризык яхшырак сеңде­релә. Бик теләгәндә, тәравих намазыннан соң да капкаларга була. Кыскасы, ашый торган ризы­гыңны бер утыруда түгел, бүл­гәләп, ике-өч мәртәбә кабул итүең әйбәтрәк. Билгеле, ашказаны тулмаска тиеш.
 
- Тәүлек дәвамында ике литрлап су эчәргә кушалар.
 
- Җәй көне бик эссе булып, кызулык 35-40 градуска җитә икән, 3 литр да эчәргә мөмкин. Монда шәхси якын килү сорала. Әйтик, йөрәге бик үк таза булмаганнарга суны күп эчәргә ярамый.
 
- Үзегез ничә ел ураза тотасыз?
 
- Мин кечкенә вакытта да берничәшәр көн тота идем. Инде менә балигъ булгач, соңгы вакытта унбиш еллап ураза тотам.
 
P.S. Быел мөфтият хасталанып тору сәбәпле ураза тотмаганнар өчен фидия сәдакасын - көнгә 200 сум, фитыр сәдакасын, матди хәлгә карап, 100 сумнан 600 сумга кадәр дип билгеләнгән.
 
Рамазан ае тәмамлануны быел Коръән укучыларның республика ярышы белән билгеләп узарга җыеналар. Бәйгедә җиңүче хаҗга юллама белән бүләкләнәчәк. Бу - бик зиннәтле бүләк. Долларның артуы, сумның арзанаюы сәбәпле, хәзер бу сәфәр бик кыйммәткә төшә. Әйтик "Комфорт" программасы буенча хаҗ кылу - 385 мең сум. Узган ел Татарстанның 1,5 мең кешесенә хаҗ квотасы бирелгән иде. Чыгымнар арту сәбәпле, шуларның яртысы гына хаҗ кыла алды. Шуның өчен дә быел суперэконом тур эшләнгән, ул бер хаҗига 120 мең сум тәшкил итә.
Рәшит Минһаҗ.
Ватаным Татарстан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: