Бөгелмә авазы

"Тәнем суынганын сиздем, бә­хилләшә башладым. “Мин үләм”, – дим"

Дин юлына төрле кеше төрле вакытта, төрле сәбәпләр аркасында кереп китә. 26 яшьлек Казан кызы Зөлфия Каюмова: "Тормышымның үзгәрәсен иң әүвәл хикмәтле төшләрдә күрдем", - ди. Беренче төш - Ике мәчет каршында басып торам икән. Берсенең манарасы очында ай ялтырый. Икенчесендә дә ярымай, ләкин ул тәрегә әйләнә, аннары кабат айга...

Дин юлына төрле кеше төрле вакытта, төрле сәбәпләр аркасында кереп китә. 26 яшьлек Казан кызы Зөлфия Каюмова: "Тормышымның үзгәрәсен иң әүвәл хикмәтле төшләрдә күрдем", - ди.

Беренче төш

- Ике мәчет каршында басып торам икән. Берсенең манарасы очында ай ялтырый. Икенчесендә дә ярымай, ләкин ул тәрегә әйләнә, аннары кабат айга әверелә иде, - дип сөйли Зөлфия. - Шуларга карап, аптырап басып торганда, яным­да тышкы кыяфәте белән нәкъ миңа охшаган бер кыз пәйда булды. Ул: "Синең кайсы юлдан барасың килә?" - дип сорады. Беренче мә­четне күрсәтеп: "Шунысы күңелемә якын", - дидем. Кыз: "Алайса, шул юл буйлап бар инде", - диде. Уянып киттем. Бу минем өчен аңлашылып бетми торган сәер төш иде.

Кечкенә чакта дәү әнием исән иде әле. Ул намаз укымаса да, гел Аллаһы Тәгаләне искә алып, догалар кылып утыра иде. Аның мич­тәге күмерне кисәү белән болгатканда: "Караңгы җир асларына керәсе, җәһәннәм утларында янасы бар әле", - дип сөйләве истә. Мин кечкенәдән "сәер"рәк идем. Бу дөньяга ник килдем, аңа кадәр кайда булдым, аннары кая китә­чәк­мен, дигән уйлар тынгы бирми иде. Үсмер вакытта күңелемә тынычлык тапмаган чаклар күп булды.

18 яшемдә әни, сеңлем белән өчәүләп Борисководагы мәчеткә бардык. Әти белән әни мин кечкенә чакта ук аерылышкан иде. Мәчеттә дога тыңлау күңелемне актарып ташлады. Миңа рәхәт иде, ләкин ул озакка бармады. 19 яшьтә кулыма намаз уку тәртибе язылган китап килеп керде. Рәсемнәрне, язуларны күз йөгертеп карап чыктым да картайгач өйрәнермен әле, дип китапны ябып куйдым.

Кичен дәү әни бөтен өйне бисмилла әйтеп сыпыра иде. Бу гадәт миңа да күчкән. Берсендә шулай йөргәндә әллә нишләп киттем. Басып торам, ә гәүдәм җиңеләеп, оча башлады, хәлем китте, тәнем суынганын сиздем, бизгәк тоткандай калтырандым. Әни белән сеңлем дә шунда иде. Алар: "Нәрсә булды?" - дип янымда бөтерелеп йөри. Бә­хилләшә башладым. "Мин үләм", - дим. Үзем: "Теге китапта Аллаһыга ышанган кеше намаз укырга тиеш дип язылган иде. Их, укырга өл­гер­мәдем", - дип үкендем. Шулвакыт гәү­дәм очудан туктады, элекке ха­ләтемә кайттым һәм кычкырып елап җибәрдем. Менә шунда, без бө­тенебез дә иртәме, соңмы Ал­лаһы янына китәбез икән, дигән уй баштан йөгереп узды. Безнең җан­га Аллаһы хуҗа, ул үз янына алмаса, кеше бу җирдән мәңге китә бел­мәс иде. Кимендә 200-250 ел яшәр иде. Мин ислам диненә кереп киттем.

Икенче төш

Намазга баскач, баштарак булдыра алмам кебек иде, көнгә биш тапкыр укырга кирәк бит. Шайтан вәсвәсәсе бу. Менә хәзер үземне намазсыз күз алдына да китерә алмыйм. Намаз укысам да, урамга яулык бәйләп чыгарга оялдым. Ярар, мин әйтәм, анысын картайгач бәй­ләрмен. Студент вакыт иде. Акча җитмәгәч, бер хәләл кафега эшкә урнаштым. Барлык кызларның да башында яулык иде, шулай йөрү мәҗбүри. Эшкә яулыктан, университетка яланбаш барам. Шул көн­нәрдә тагын төш керде. Бер буш бүл­мә икән. Каршымда - зур көзге. Шуңа карасам - уң як битем тере, сул ягы үле, шәлперәеп салынып төш­­кән, күзем йомык. "Йә Раббым, намаз да укыйм бит, ник алай икән?" - дим. Коръән укыганда шун­­­дый сүз­ләргә юлыктым. "Адәм­нәр Ал­ла­һы кушканның бер ягын үти, икенче ягы кала. Ислам диненә кергән­сең икән, Аллаһы кушканны тулысынча үтә", - диелгән иде анда. Киенү рәвешемне үзгәрт­тем, кая барсам да, яулыкны салмый башладым. Университетта курсташларым яныма килеп: "Авырыйсыңмы әллә?" - дип сорыйлар иде. Кияүгә чыккан, ире шулай куша, дигән имеш-ми­мешләр таралды. Укытучылар миңа шикләнеп карады, бер­се бигрәк тә нык каныкты. "Маскарад ясап йө­ри­сең, сал яулы­гыңны, синең яхшы кыз икәнеңне болай да беләләр", - дип теңкәгә ти­де. "Ки­яүгә дә чыкмадым, авырмыйм да, маскарад ясавым да түгел, Ислам диненә кердем. Чәчне күрсәтергә ярамый, шулай тиеш", - дидем. Берәр ай чамасы игътибар үзәгендә булгач, минем хакта оныттылар.

Өченче төш

Шул ук бүлмә, шул ук көзге. Мин яулыктан идем. Көзгегә карасам, ике битем дә тере иде. Икенче төшнең хикмәтен шунда аңладым. Ул төшләрдән соң бик каты елап уяна идем. Болар хакында кешегә сөйләмәдем. "Ычкынгансың", табибка күрен, диюләреннән курыктым. Мине аңласа, дин әһелләре аңлар иде. Аларга да ачылмадым. Яулыгымны салдырырга маташкан укытучыны берничә елдан кабат очраттым. Эштән киткән иде инде. Әнисе үлгән икән. Хәлемне сорады. "Яхшы", - дидем. Мине кочаклап алды. "Зөлфия, беркемнең сүзенә колак салма, ничек телисең, шулай йөр", - диде. Якын кешесен югалту хәсрәте аны бик нык үзгәрткән, йомшарткан иде. Шәригать кануннары буенча яши башлагач, тормышым тамырдан үзгәрде. Дин юлында күңел тынычлыгы таптым.

Зөлфия Каюмова һөнәре буенча - модельер. Казандагы җиңел сәнәгать техникумында, аннары техник фәнни-тикшеренү университетында, соңрак Россия Ислам университетында укыган. Авырлык белән булса да, үз артыннан әнисен дә, сеңлесен дә дин юлына басарга күндерә алган. "Каршылык­лар чыгып тора: ашау-эчүдә дә, киенү, яшәү рәвешендә дә, - ди ул. - Аларны әкренләп җиңеп киләбез. Кайберәүләр: "Әй төренеп йөргән буласыз. Менә мин төренеп йөр­мим, Алла минем күңелемдә", - ди. Аллаһы күңелдә булгач, нишләп ул кушканны үтәмиләр икән?.."

Фәния АРСЛАНОВА.

Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: