Бөгелмә авазы

Татарстан мөфтие Болгардагы Ак мәчет янында төшерелгән клипка мөнәсәбәтен белдерде

Клипта бер хатын-кызның шәрыкъ биюенә хас булган ачык киемнән җырлап биюе сурәтләнә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин соңгы ике-өч көндә интернетта тарала башлаган, Болгардагы Ак мәчет фонында төшерелгән видеоклипка карата фикерен социаль челтәрдәге аккаунтында язды. Бу клипта бер хатын-кызның шәрыкъ биюенә хас булган ачык киемнән җырлап биюе сурәтләнә. "Дин кардәшләрем...

Клипта бер хатын-кызның шәрыкъ биюенә хас булган ачык киемнән җырлап биюе сурәтләнә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин соңгы ике-өч көндә интернетта тарала башлаган, Болгардагы Ак мәчет фонында төшерелгән видеоклипка карата фикерен социаль челтәрдәге аккаунтында язды. Бу клипта бер хатын-кызның шәрыкъ биюенә хас булган ачык киемнән җырлап биюе сурәтләнә.

"Дин кардәшләрем миңа Болгардагы Ак мәчет территориясендә бер хатын-кызның җырлап һәм биеп йөрүен күрсәткән клипның таралуы турында хәбәр итәләр. Һәм минем фикеремне сорыйлар. Анык итеп әйтәм: мәчет - бию урыны түгел. Болгар җире татар халкының үзаңы өчен аеруча әһәмиятле. Моннан татарларның ислам традицияләре башланган. Ул безнең мәдәниятнең, гореф-гадәтләрнең нигезе. Эстрада җырчылары мәчеткә килсеннәр. Мәчет ишекләре һәркем өчен ачык. Әмма алар мәчеткә Аллаһыбыз тарафына дога кылу өчен, күңелләрен пакъләндерү өчен килсен. Без ислам турында белемгә омтылган, дини тормышта яшәргә теләгән һәркемгә сөенеп ярдәм итәрбез", - дип язган Камил хәзрәт Сәмигуллин.

«Татар-информ» сайтыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: