Бөгелмә авазы

Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы башланды

20 февральдә Казанда Россия тарихы елы һәм Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елының тантаналы ачылышы булды. Әлеге чара Татарстан мәдәният министрлыгының агымдагы елда "Үткәннәргә кайту, тамырларга борылу" дигән исем астында уздырылачак чараларның башлангычы дип әйтелде.

"Без XXI гасырда, зур уңышларга ирешәбез дип, үзебезнең тарихи-мәдәни мирасыбызны саклауга игътибарны киметтек. Хәзер исә йокылы хәтеребезне уяту, тарихи нигезебезгә борылу, рухи чишмәләребезгә юнәлү максатыннан, без 2012 елны тарихи-мәдәни мирас елы итеп игълан иттек", - дип белдерде әлеге проект авторы, профессор Энгель Таһиров.

Галим тарихи-мәдәни мираска игътибарны бигрәк тә яшьләр арасында арттырырга кирәк дип саный. "Максатыбыз бер генә - тарихны ярату, аны өйрәнү, бүгенге мәсьәләләрне чишәргә тарихтан ачкыч эзләү кирәк. Яшьләр бүгенге тарихтан үз ата-бабаларының кайдан килеп чыкканын эзләргә тиеш. Яшьләр үзләренең татар булуын тоя белсә, ул үз халкына күбрәк өлеш кертер иде", - ди ул.

Мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары алдында президент ярдәмчесе Олеся Балтусова да чыгыш ясады. Ул студентларны актив булырга, кыю мөрәҗәгатьләр белән чыгарга чакырды. "Ни генә булмасын, хәзер сезнең белән безне ишетәләр һәм ясалган мөрәҗәгатьләрне исәпкә алалар. Хәтта бу мөрәҗәгатьләрнең конкрет нәтиҗәләрен дә күрергә була", - диде ул Казандагы тарихи-мәдәни мирас объектларының хәле буенча Татарстан Президентына булган мөрәҗәгатьне күздә тотып.

Тарихи-мәдәни мирас елы дәвамында бигрәк тә яшьләр өчен төрле концертлар, күр-гәзмәләр оештырылыр дип көтелә, әмма бу чаралар бе-лән генә тарихка, туган якка, гомумән, татар халкына карата булган мәхәббәтне тәрбияләп булырмы соң дигән урынлы сорау туа. Шушы уңайдан Энгель Таһиров, ни генә булмасын, иң башта бозны кузгатып җибәрү кирәк дип саный. Ул Татарстанда 2012 елны Тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан итү эше соңга калынды дип уйламый. "Елларны нинди еллар дип кенә атасак та, бу елларның барыбер бер тарихы бар. Ә быелгы Тарихи-мәдәни мирас елын без көтеп, зарыгып алдык", - ди профессор.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: