Бөгелмә авазы

Сүздә тору – иман

Вәгъдә биргәч, аны үтәү, ягъни биргән сүздә тору – һәрбер хак мөселман өчен күркәм сыйфатларның берсе һәм фарыз гамәлләрдән саналадыр.

Вәгъдә биреп тә, аны бозсаң, кемгәдер начар булырга мөмкин, ә кайбер очракта сүздә тора белмәү, биргән сүзеңне тота белмәү зур яки кечкенә уңайсызлыклар тудыра, хәтта һәлакәткә китерә. “Вәгъдә – иман”, – дигән халык. “Вәгъдә – намус көзгесе” дигән гыйбарәдә дә бик хикмәтле, зирәк сүзләр яшерелгән. Вәгъдә биргәнче, аны үти һәм биргән сүздә тора алырлыгың турында уйлау һәм вәгъдәне ашыкмыйча бирү яхшыдыр. “Вәгъдәсен ашыкмый биргән кеше вәгъдәсендә торучан булыр”, – ди халык.

         Сүз бирү һәм биргән сүздә тору, антны бозмау күркәм холыкка керә, матур гамәл. Әмма биргән вәгъдәне үтәү, бозмау нәтиҗәсендә кемгәдер афәт янаса, ул вәгъдәнең үтәлмәве, һичшиксез, яхшырактыр: “Аллаһы Тәгаләгә каршы булган нәзерне үтәү юк”, – дип әйткән пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлам хәдисләренең берсендә.

Аллаһының сөекле бәндәсе, аның биргән вәгъдәсе файда китерер очракта, биргән сүзендә тора белсә, гаять зур саваплы гамәлләрнең берсен башкарыр һәм дөнья вә ахирәттә Аллаһының олуг дәрәҗәләренә ирешер, кадер-хөрмәт казаныр, гыйззәтле вә хөрмәтле булыр. Аллаһы биргән сүзендә һәм вәгъдәсендә нык торучы мөэмин мөселманнарга рәхмәтледер. “Әәл Гыймран” сүрәсенең 76нчы аятендә әйтелгән: “Бәлки бер кеше үзенең гаһеден һәм вәгъдәләрен үтәсә вә бурычларын хыянәтсез бирсә һәм хыянәтләрдән сакланса – әнә шундый тәкъва кешеләрне Аллаһы, әлбәттә, сөяр”. Коръән- Кәримдә акылны тирәнәйтү вә фикерне зирәкләү, күңелне яктырту өчен вәгъдәне үтәү турында күп һәм бай вәгазьләр бар: “Вә гаһедләрегезне һәм вәгъдәләрегезне үтәгез, бозмагыз! Чөнки гаһедләрен бозган кешеләр Кыямәт көнне соралачаклардыр” (“бәни Исраил” сүрәсе, 34нче аять). “Әгәр Аллаһыга гаһед яки вәгъдә бирсәгез, әлбәттә, аны үтәгез! Аллаһы исеме белән әйткән антларыгызны бозмагыз! Тәхкыйк, сез Аллаһы исеме белән ант иткәндә, Аллаһыны кәфил иткән буласыз. И сез мөэминнәр, антыгызны бозып, бөтен көчен куеп, йоннан эрләгән яхшы җепләрен сүтеп, өзгәләп, яраксыз иткән юләр хатын кеби булмагыз. Тәхкыйк, Аллаһы сезне ант итүләрегез белән сыныйдыр” (“ән-Нәхел” сүрәсе, 91, 92нче аятьләр). “Антларыгызны хәйлә белән кылмагыз, әгәр хыянәт юл белән ант итсәгез, аякларыгыз хакка беркетелгәннән соң, аннан таяр. Аллаһы юлыннан тыелгансыз, ягъни Аның юлыннан чыккансыз икән, каты газаплар татырсыз, Аллаһы исеме илә ант итеп, шул антны үтәү дә Аллаһы юлыдыр, әгәр антларыгызда тормасагыз, ахирәттә сезгә каты газап булыр. Аллаһы исеме белән әйткән антларыгызны дөнья малы өчен бозмагыз! Антларын, вәгъдәләрен бозмаган кешеләргә ахирәттә Аллаһыдан биреләчәк нигъмәтләр, әлбәттә, хәерледер, әгәр белсәгез” (“ән-Нәхел” сүрәсе, 94, 95нче аятьләр).

Пәйгамбәребез хәдисләрендә: “Биргән антыңнан язма. Вәгъдә биргәч тә, аны үтәмәү ниятендә булу түгел, бәлки, вәгъдә биргәч тә, аны үтәмәү ниятендә йөрү вәгъдә бозуга керә”, – дип әйтелгән.

Сүздә тору – иман, ә иманлы булу һәр мөэмин мөселманның изге бурычы вә фарыз гамәлләребезнең әһәмиятлеседер.

Наҗия САТТАРОВА (“Иман”)      

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: