Бөгелмә авазы

Сөннәт буенча гамәл кылыйк

Шәһәребезнең үзәк мәчетендә "Нурия" мөселман хатын-кызлары клубы чираттагы чарасын уздырды. Бу юлы очрашу авыруларны, чирләрне сөннәт буенча дәвалау темасына багышланган иде. Мәгълүм булганча, сөннәт буенча дәвалау пәйгамбәребез Мөхәммәт (сгв) әйтеп калдырганча һәм догалар, Коръән аятьләре ярдәмендә дәвалау ул. Бу хакта хәдисләр юл күрсәтүче булып тора. Кеше сәламәтлеге аның ризыгына, эчәр...

Шәһәребезнең үзәк мәчетендә "Нурия" мөселман хатын-кызлары клубы чираттагы чарасын уздырды. Бу юлы очрашу авыруларны, чирләрне сөннәт буенча дәвалау темасына багышланган иде.

Мәгълүм булганча, сөннәт буенча дәвалау пәйгамбәребез Мөхәммәт (сгв) әйтеп калдырганча һәм догалар, Коръән аятьләре ярдәмендә дәвалау ул. Бу хакта хәдисләр юл күрсәтүче булып тора.

Кеше сәламәтлеге аның ризыгына, эчәр суына, торагына, гаиләле булу-булмавына бәйле. Шулай ук табибларның Ислам күзлегеннән караганда җаваплылыгы да күп сораулар тудыра.

Беренче дәрескә Ислам медицинасы белгече Наилә ханым чакырулы иде. Ул сөннәт буенча дәвалауның бер төре - хиҗама (бозык канны агызу) турында сөйләде, әлеге процедураны кайчан, ничек дөрес итеп башкарырга кирәклеген күрсәтте. Наилә ханым мондый процедураларны үткәрүче, кешеләрне дәваларга ният иткән табибларның, беренче чиратта, тулаем Аллаһка инанып эш итүләре зарур икәнлеген искәртте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: