Бөгелмә авазы

“Шөкер итү” мәҗлесе

Узган атнада шәһәребезнең 8 нче мәктәп бинасында Бөтендөнья Татар Конгрессының "Ак калфак" җирле оешмасы җитәкчесе Сөмбел Гәрәева "Шөкер итү" мәҗлесе үткәрде. Анда "Бәдр" мәчете имамы Рамил хәзрәт Хөснетдинов, газетабыз мөхәррире Руслан Җәләев, ветераннар советы рәисе Камил Солтанов, Бөек Ватан сугышы ветераннары Тукай Абдуллин, Хәмит Шафиков килгәннәр иде. Мөселман кешесенең теле...

Узган атнада шәһәребезнең 8 нче мәктәп бинасында Бөтендөнья Татар Конгрессының "Ак калфак" җирле оешмасы җитәкчесе Сөмбел Гәрәева "Шөкер итү" мәҗлесе үткәрде. Анда "Бәдр" мәчете имамы Рамил хәзрәт Хөснетдинов, газетабыз мөхәррире Руслан Җәләев, ветераннар советы рәисе Камил Солтанов, Бөек Ватан сугышы ветераннары Тукай Абдуллин, Хәмит Шафиков килгәннәр иде.
Мөселман кешесенең теле һәрчак "Әлхәмдүлилләһ" дип юешләнеп торырга тиеш, ди Рамил хәзрәт. Әлхәмдүлилләһ, 100гә якын кешене сыйдырды 8 нче мәктәп ашханәсе; әлхәмдүлилләһ, Сөмбел апа, мәҗлесне матур итеп оештырып, табын сыйларын юнәтеп, Подстанция микрорайоны апа-әбиләрен барысын бергә җыйды; әлхәмдүлилләһ, мәктәп директоры Марат Илдарович Заһидуллин, укытучы, пешекче ханымнар, аларның хезмәт бурычлары булмаса да, килгән кунакларны каршы алып, урын әзерләп, чәй белән сыйлап йөрделәр. Мәҗлес барышында Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитетының Бөгелмә бүлеге рәисе Руслан Җәләев апрель аенда мәркәзебез Казанда "Ак калфак" оешмасының "Чәкчәк остаханәсе" уздыруы турында белдерү ясады. Әлеге оешманың Бөгелмә бүлегенә йөрүчеләр арасында милли ризык пешерү нечкәлекләренә төшенергә теләүчеләрне барладылар.
Рамил хәзрәт Хөснетдинов әйткәнчә, шөкер кылу бер гамәл белән башкарылырга тиеш: намазмы ул, сәдакамы, яисә әлегечә мәҗлес җыепмы. Һәрбарчабызга шөкер итеп яшәргә язсын.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: