Бөгелмә авазы

Ничек башкарыла?

СОРАУ: Кайбер гаиләләр корбанны гает намазына кадәр чалып куя. Болай эшләү дөресме? ҖАВАП: Гает укылганчыга кадәр чалынган корбан дөрес булмый. Моның турында пәйгамбәребез дә әйтеп калдырган. "Кем гаеткә кадәр корбан чала, бу аның гаиләсе өчен ит кенә булыр, ә корбан чалу фарызы аның өстеннән төшмәс", - диелә анда. Шулай ук...

СОРАУ: Кайбер гаиләләр корбанны гает намазына кадәр чалып куя. Болай эшләү дөресме?

ҖАВАП: Гает укылганчыга кадәр чалынган корбан дөрес булмый. Моның турында пәйгамбәребез дә әйтеп калдырган. "Кем гаеткә кадәр корбан чала, бу аның гаиләсе өчен ит кенә булыр, ә корбан чалу фарызы аның өстеннән төшмәс", - диелә анда. Шулай ук бу эшне караңгы төшкәч тә башкару киңәш ителми, чөнки шартлары үтәлеп бетмәскә мөмкин.

СОРАУ: Корбанлык өчен нинди хайван сайлау кирәк?

ҖАВАП: Корбанлык өчен пар тояклы - кәҗә, сарык, дөя, сыер кебек хайваннарны алу кирәк. Каз, үрдәк, күркә кебек кошларны, атларны чалырга ярамый. Шулай ук авыру, сукыр, аксак, тешсез, колаксыз, койрыксыз һәм бик ябык яки буаз хайваннарны корбанга чалу дөрес түгел. Яшенә килсәк: дөягә - биш яшь, үгез яки сыерга - ике яшь, кәҗә, сарык малына бер яшь булу шарт. Соңгылары исә бик зур һәм симез булып, бер яшьлекләреннән аерылмаса, алты айлыкларын да чалу ярый. Ә эре маллар бу кагыйдәгә карамый. Тик шунысын истән чыгармаска кирәк: сарык һәм кәҗә бер кеше өчен генә корбан кылына, ә сыер яки дөя - җидешәр кеше өчен. Шулай ук бер үзеңә бер сыер, бер дөя корбан кылу да дөрес. Андый ук мөмкинчелеге булмаган кешеләргә бөтен гаиләгә бер корбан чалырга да ярый.

СОРАУ: Корбан чалу ислам динендә нинди урын тота? Ул һәркем өчен дә мәҗбүриме? Ничек башкарыла?

Реклама

ҖАВАП: Мөселман кешегә ел саен корбан чалу вәҗибтер. Шулай да хәлләреннән килмәгәннәр өчен мәҗбүри дип саналмый. Төп ихтыяҗларын исәпкә алмаганда (мәсәлән, торак, кием, машина, өй җиһазлары), маллары 115000 сумга җиткән кешеләр бу эшне башкарырга тиеш. Аллаһының илчесе галәйһиссәлам: "Кемнең корбан чалырга мөмкинлеге булып та, моны эшләмәсә, мәчетебезгә якынлашмасын", - дип кисәткән. Корбан чалуны исә һәр кеше үзе үтәсә әйбәтрәк. Иң башта терлекне кыйблага каратып яткырырга кирәк. Ул аягында чакта корбан догасы укыла. Аннары "Әй, Раббым! Ошбу хайванны Синең әмерең буенча чаламын. Әй, Раббым! Кабул кыл. Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр!" - дип ниятләп, корбанлык бугазы киселә.
Әгәр төрле сәбәпләр аркасында кеше бу эшне үзе башкара алмый икән, башка кешегә тапшырып, карап тора ала. Тик өч шартны үтәргә кирәк. Беренчедән, бу кеше мөселман булырга тиеш. Икенчедән, корбан чалуны үтәүченең: "Әй Аллаһ, бу (корбан) Синнән, һәм Сиңа (кайта), фәләннән кабул ит", - дип әйтүе кирәк. Өченчедән, ул кешегә чалына торган корбан ите белән түләргә ярамый.

СОРАУ: Корбанлыкны ничек дөрес итеп бүләргә?

ҖАВАП: Аллаһының илчесе галәйһиссәлам шулай аңлатты: "Ашагыз, ашатыгыз һәм саклагыз". Шуңа да итне өч өлешкә бүлү хәерлерәк. Өчтән берен - бәйрәм табыны әзерләргә, өчтән берен туганнарга һәм мохтаҗларга өләшергә, калган өчтән бер өлешен - үз гаиләңә калдырырга. Шулай ук аш үткәрмичә, калган өчтән ике өлешен фәкыйрьләргә, туган-тумачаларга, күрше-күләннәргә таратырга да мөмкин. Ә тиресен исә сатып, акчасын сәдака итеп бирергә була.

СОРАУ: Нигә кайбер чакта шәһәребездә корбан итен таратканда урысларга корбан ите эләгә, ә кайбер татарларга эләкми?

ҖАВАП: Корбан итенең кемгә эләгүе - бөтенләе белән корбан хуҗасы теләгендә. Безнең Бөгелмә шәһәрендә чалынган корбан итен хуҗалар һәм башлыклар бөтен шәһәр халкына таратырга килешкәннәр. Урысмы ул, татармы - бар кеше дә иткә мохтаҗ.

Сорауларга җавапларны
Хәбир хәзрәт ХАНОВ бирде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: