Бөгелмә авазы

Һиҗри буенча 1433 ел башланды

Хөрмәтле кардәшләребезне мөселман календаре һиҗри буенча 1433 елның 1 Мөхәррәм ае башлану белән тәбрик итәбез. Аллаһы Тәгалә үткән 1432 елда кылган хата-гөнаһларыбызны гафу, кылган изгелекләребезне кабул итсен. Киләсе елларда да изгелекләр генә кылып, бәрәкәтле, хәерле тормышта яшәргә насыйп булсын иде.

Иң кадерле ун хәзинә

Пәйгамбәребезнең яшәве генә түгел, үлеме дә безнең өчен үрнәк булып тора.

"Дөреслектә, Мөхәммәд пәйгамбәр сезнең өчен үрнәк булды" (Коръән аяте).

Көннәрдән бер көнне Җәбраил Мөхәммәд (с.г.в.) янына саубуллашырга килеп, сәлам әйтте. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үлем түшәгендә соңгы сәгатьләрен кичерә иде. Ул Җәбраилдан (г.м.) сорады:
- Йә, Җәбраил, син бу дөньяга мин үлгәннән соң тагын киләсеңме?
Җәбраил (г.м.) моңа җавап итеп, болай диде:
- Йә, Аллаһ илчесе, миңа бу дөньяга синең үлемеңнән соң төшүдән мәгънә юк. Ләкин тагын ун тапкыр төшәм һәм ун хәзинәне алам, - диде.

1. Җир йөзендәге бәрәкәтне алам (вакыт бәрәкәте, ягъни вакытның кыскаруы. Бер ел - бер ай, бер ай - бер атна, бер атна - бер көн, бер көн бер мизгел кебек үтәр). Бүген исә без моны ачык сизәбез.

2. Кешеләр арасында булган мәхәббәтне алам, ягъни мөселманның кардәшенә карата булган яратуы кими бара.

3. Туганнар арасында булган мәрхәмәтне алам. Туганнар арасындагы мөнәсәбәт суына барганын беләбез. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: "Туганнар арасын өзгән кеше җәннәткә кермәс".

4. Хатын-кызның оятын алам. Күп кенә хатын-кыз­ларыбызның гаурәтләрен ачып йөрүе бүгенге көндә афәткә әйләнә бара. Шуның аркасында күпме гаиләләр таркалып, җәмгыять какшый. Шуңа күрә хатын-кыз тәрбияле, әхлаклы булса, җәмгыять тә төзек булыр. Ә киресе күзәтелсә, җәмгыять җимерелер.

5. Фәкыйрьләрнең сабырлыгын алам. Алар сабырлыкларын югалтып, Аллаһка тәвәккәлләүдән туктап, Аның кодрәтенә шикләнеп, кешегә мөрәҗәгать итеп, үзләренең зарын яудыра.

6. Байларның юмартлыгын алам. Ягъни кешеләр бүген баеган саен, байлык артыннан куып яшәүләрен дәвам итә, зәкать түләми, мохтаҗларга ярдәм итми. Бүгенге көндә бармак белән санарлык кешеләр генә ярдәм кулы суза. Әгәр һәрбер бай кеше үзенең тиешле зәкатен түләсә, мохтаҗлар калмас иде.

7. Хөкемдарларның, ягъни ил башлыкларының, пат­шаларның гаделлеген алам. Ягъни кайбер дәүләтләрдә халыкларына карата булган гаделсезлекләр, кыерсытулар, золымнар - моның ачык мисалы. Үзләре тук була торып, ач кешенең хәлен белмәүләре аяныч.

8. Галимнәрнең тәкъвалы­гын алам. Ягъни үзләренең ихтыяҗларына муафыйк булган фәтвалар чыгару, Коръән белән гамәл кылмау, аларны үзе аңлаганча халыкка шәрехләү, ягъни хакыйкый галимнәрнең китапларына мөрәҗәгать итмәү. Коръәнгә һәм сөннәткә туры килмәгән гамәлләр кылу. Пәйгамбәребезнең хәдисенә нигезләнеп, гыйлемнең ике төрле булуын беләбез. Берсе -телдәге гыйлем. Ул гыйлемнең файдасы юк. Һәм - йөрәктәге, калебтәге гыйлем. Ул - файдалы гыйлем. Шуңа күрә алган гыйлемең белән гамәл кылу бик тә мөһим икәнен һич тә онытырга ярамый. Ихласлык һәм гыйлем бергә булырга тиеш.

Гали ибн Әбу Талиб әйтте: "Шундый бер заман җитәр. Исламның исеме генә, Коръәннең рәсеме генә калыр. Бу халыкларга галимнәр килер. Алар бик күп белер. Әмма белгәннәре белән гамәл кылмас".

9. Коръәнне алам. Ягъни шундый заман җитәр, мөселман кешесе иртә белән Коръән укыйм дип уянган вакытта Коръән битләре буп-буш булыр. Шунда ул гаҗәпләнеп, куркып, күршесенә керер, аның да Коръәне буш булыр. Өч көн дәверендә ятлаган Коръән аятьләре йөрәктә булыр, телдә сакланыр, әмма өч көннән соң кеше "әлхәмдүлилләһ" дигән сүзне дә искә төшерә алмас. Шуңа күрә Аллаһы тәгалә биргән бөек нигъмәтнең - Коръәннең бүгенге көндә кадерен белеп, хөрмәтләп, аны укып, аның буенча яшәргә омтылырга кирәк.

10. Кешеләрнең иманын алам. Ягъни Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: "Кыямәт җитмәс җир йөзендә Аллаһ сүзен әйтүче булганда".

Кыямәт алдыннан Аллаһы Тәгалә бөтен мөселманнарның җаннарын җиңел җил белән алыр. Шунда җир йөзендә Аллаһны зикер кылучы бер кеше дә булмагач, бу дөньяның әһәмияте калмаячак.
Шушы атап киткән ун хә­зинәдән, уйлап карасак, соңгы икесе генә калды. Ягъни иман белән Коръән. Иң кадерле булган ике җәүһәребездән файдаланып калырга насыйп итсә иде Аллаһ. Амин.

Тимергали хәзрәт ЮЛДАШ.
"Нурулла" мәчете
имам-хатыйбы.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: