Бөгелмә авазы

Швеция мәчете “хәләл” танышулар сайты төзегән

Гетерборг шәһәре мәчете җитәкчелеге "хәләл" (рөхсәт ителгән) танышулар сайты төзеде. Оештыручылар фикеренчә, Швециядә яшь мөселманнар үзләренә парлар таба алсын өчен шартлар тудырылмаган. "Мәчет - ул гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ул социаль үзәк тә. Мәчет җәмгыять проблемаларын хәл итүдә катнаша ала. Шуларның берсе - яшьләргә тиң ярларын табу бик тә...

Гетерборг шәһәре мәчете җитәкчелеге "хәләл" (рөхсәт ителгән) танышулар сайты төзеде. Оештыручылар фикеренчә, Швециядә яшь мөселманнар үзләренә парлар таба алсын өчен шартлар тудырылмаган.

"Мәчет - ул гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ул социаль үзәк тә. Мәчет җәмгыять проблемаларын хәл итүдә катнаша ала. Шуларның берсе - яшьләргә тиң ярларын табу бик тә авыр булуы", - ди мәчет вәкиле Әбү Мәхмүд.

Мондый хезмәт күрсәтүче мәчет Швециядә беренче генә түгел. Мәсәлән, шәһәрнең көньяк өлешендә урнашкан Седермальм утравындагы мәчеттә үзенең тормыш юлдашларын эзләүчеләр өчен махсус папка бар. Аның битләрен теләгән һәр кеше актарып карый ала.

Әйтеп китү кирәк: Исламда никахның максаты - ир белән хатынның тынычлыкка, бер-береңне аңлауга корылган мөнәсәбәтләрен төзү. Бу әһәмиятле максатка ирешүдә Ислам дине ир өчен дә, хатынга да хокук-бурычларны төгәл аңлатып күрсәткән.

Беренче тапкыр - Тынычлык һәм Татулык маршы

"Татар-информ" агентлыгы хәбәрләренә караганда, беренче тапкыр буларак, мөсел-маннар һәм христианнардан торган дүрт дистәгә якын кеше 2012 елда Казанда узучы Сабан туеннан Иорданиянең Амман каласына, аннары христианнар - Иерусалимга, мөселманнар исә Мәдинә һәм Мәккәгә кадәр дүрт айлык (җәяүлеләр өчен 3 айлык) Тынычлык һәм Татулык маршына кузгалачак.

Июньнең 23енә кадәр башта Мәскәүдә әлеге маршка мәдәни чаралар белән старт биреләчәк, аннары Изге Болгар һәм Зөядә, шулай да беренче рәсми старт Татарстан башкаласы Казанда милли бәйрәм барган мәйданнарның берсендә ясала, шул рәвешле, сәфәр башы программасы берничә өлештән торачак.

Гомумән, маршта катнашучылар барысы бергә Грозныйда җыела, җәяүле марш шуннан башлана. Нәтиҗәдә, 6767 километр озынлыгындагы Болгар - Зөя - Казан - Волгоград - Әстерхан - Грозный - Магас - Владикавказ - Батуми - Истанбул - Әнкара - Дәмәшк - Амман - Иерусалим, Мәккә һәм Мәдинә маршрутында катнашып, хаҗ кылучылар автобуста - 3570 километр, диңгез паромында - 1080 километр һәм җәяүләп 2117 километр юл узарга тиеш була.

Маршның башкаручы директоры, Казакъстан Республикасы татар һәм башкорт оешмалары ассоциациясе президиумы вәкиле Руслан Абдуллинның Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында журналистлар белән очрашу вакытында әйтүенчә, маршның төп таләпләренең берсе - бернинди дини һәм сәяси агитация, шигарь булмаска тиеш. Анда катнашучылар үзләрен рухи баскычта күтәрүне күздә тотып, Казан Универсиадасы, Татарстан турында мәгълүматлар таратачаклар, татулыкта килешеп яшәүне алга сөрәчәкләр.

Иң яхшы "Хаҗи костюмы" бәйгесе

Күптән түгел генә оешкан Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе (инициатив төр-кем җитәкчесе - Радик Гафуров) 2012 елда дизайнерлар арасында "Хаҗи костюмы" бәйгесе һәм "Республика ифтары-2012" чарасы үткәрергә җыена.

Моннан тыш, ассоциация мохтаҗларга зәм-зәм суы китерүне дә планга керткән. Татар халкы гореф-гадәтләренә ярашлы хәнәфи мәзһәбенә таянып эш итүче оешманың максаты - Татарстан мөселман эшмәкәрләрен генә түгел, ә Россиянең якын төбәкләрендәгеләрен дә берләштерә торган оешма төзү.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: