Балаларга – “Фатиха” календаре
Шушы көннәрдә генә татар-мөселман балалары өчен "Фатиха" китап-календаре дөнья күрде. Каюм Насыйри нигез салган календарьлардан алып, бүген чыгып килгәннәренә кадәр - барысы да өлкән укучылар өчен булса, бусы-балаларга һәм үсмерләргә атап чыгарылган беренче календарь.
"Максатыбыз олы - балалар күңелендә Ислам динен өйрәнүгә омтылыш һәм теләк тудыру. Динебезне өйрәнеп, белеп һәм олылап үскән баладан исә югары әхлаклы, начар гамәлләрдән тыелып, игелекле эшләр кылырга тырышкан иманлы кеше үсәр", - диелә "Фатиха"ның кереш сүзендә. Китап-календарьда бала күңеленә якын булырдай кызыклы-гыйбрәтле хикәятләр, мавыктыргыч әкиятләр, уеннар, табышмаклар бар. Балалар һәм үсмерләр календарьдагы "Аллаһның барлыклары", "Илаһи кодрәт", "Белеп торыйк", "Сорау-җавап", "Аллаһның исемнәре" һ.б рубрикаларда динебез нигезләренә кагылышлы белемнәрен тирәнәйтә алалар. Календарь 7 яшьтән 17 яшькә кадәр балалар укырлык итеп төзелгән. Анда "Әти-әниләр өчен" рубрикасы да бар. "Фатиха"ның эчтәлеге дә бай, бизәлеше дә матур. Календарьның төзүче-авторы - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист Нәсимә Садыйкова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 ноябрь 2021 - 09:33«СалаваTik»лар "Чыршы" җырын башкарды Яңа җырны Youtube каналында тыңлап була.750900
-
10 ноябрь 2021 - 10:31«Яңарыш» үзәге тернәкләнүчеләренә электр токының каян алынуы турында сөйләделәр Мавыктыргыч сәяхәт практик эш белән тәмамланды: балалар келәмгә чумарга, скатерьны йомшартырга булышты.800000
-
9 ноябрь 2021 - 17:52Бөгелмә районында «Ватан данына» дигән мәгълүмат сәгате узды Прогресс клубы хезмәткәрләре Рус һәм татар халкының милли киемнәре турында сөйләделәр.228800
-
9 ноябрь 2021 - 14:22Бөгелмәдә юлларны һәм тротуарларны бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртү бара Эшләрне «Бөгелмә-Сервис» подрядчы оешмасы башкара.222900
-
28 июнь 2021 - 15:19Бөгелмәдә тимер юл кичүләрендә куркынычсызлык көне узды
-
28 июнь 2021 - 10:15Бөгелмәлеләргә "Нива" ачкычы тапшырылды"
-
28 июнь 2021 - 10:15Бөгелмәле "Нива" бүләк иткән өчен рәхмәт белдерде
-
10 ноябрь 2021 - 12:06Армия кыр кухнясы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә эшлиячәкЯрминкә 8.00 сәгатьтә башлана.1174700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика