Бөгелмә авазы

Рәҗәп ае башлана: уразага әзерләнергә вакыт

8 апрельдә - рәҗәп аеның беренче көне. 7 апрельдән 8 апрельгә каршы кичтә - Рәгаиб кичәсе. Рәҗәп - Аллаһы Тәгалә кан коюларны һәм низагларны тыйган дүрт айның берсе. "Рәҗәб" сүзе үзе өч хәрефтән тора (гарәп телендә сузыклар юк), алар түбәндәгеләрне аңлата: "р" - "рәхмәт" (Аллаһның мәрхәмәтле Зат булуы, Аның рәхимлелеге),...

 

8 апрельдә - рәҗәп аеның беренче көне. 7 апрельдән 8 апрельгә каршы кичтә - Рәгаиб кичәсе. Рәҗәп - Аллаһы Тәгалә кан коюларны һәм низагларны тыйган дүрт айның берсе.


"Рәҗәб" сүзе үзе өч хәрефтән тора (гарәп телендә сузыклар юк), алар түбәндәгеләрне аңлата: "р" - "рәхмәт" (Аллаһның мәрхәмәтле Зат булуы, Аның рәхимлелеге), "җ" - "җүрмүл габди" (Аллаһ колларының гөнаһлары) һәм "б" - "бирру Ллаһи Тәгалә" (Аллаһның изгелеге). (Татар телендә әлеге айны "рәҗәп" дип, ягъни ахырда "п" хәрефе белән язу кабул ителгән, без мәкаләбездә шул язылышны кулланачакбыз.) Аллаһы Тәгалә болай ди (мәгънәсе): "Ий Минем колларым! Мин сезнең гөнаһларыгызның Рәхим-шәфкатем һәм Изгелегем арасына килеп урнашуын теләр идем".

Элек Кәгъбәне күзәтеп-саклап тору эшләрен башкаручылар рәҗәп ае дәвамында (беренче көненнән алып соңгы көненә кадәр), әлеге айга аерым кадер-хөрмәт һәм ихтирам бирү йөзеннән, аны ачык тотканнар. Ә башка айларда алар Кәгъбәне бары тик дүшәмбе һәм җомга көннәрендә генә ачканнар. Алар: "Рәҗәп - Аллаһ ае, ә бу Йорт (Кәгъбә) - Аның Йорты. Кешеләр - Аллаһ коллары, һәм шунлыктан без аларны Аллаһ Аенда Аның Йортыннан ерак тота алмыйбыз", - дип әйтә торган булганнар. Аллаһның рәсүле (сгв) болай дигән: "Исегездә тотыгыз, рәҗәп - Аллаһ ае, кем дә кем бу айда һичьюгы бер генә көн булса да ураза тотса, Аллаһ аннан канәгать калыр". Рәҗәп - Аллаһ тарафыннан ирешә торган күпләгән саваплар һәм юмартлыклар ае буларак кабул ителгән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв): "Рәҗәп - Аллаһ ае, шәгъбән - минем аем, ә рамазан исә өммәтемнең аедыр", - дигән һәм болай дип дога кыла торган булган: "Аллаһым, безгә рәҗәп вә шәгъбәнне мөбарәк кыл һәм безне рамазанга ирештер". Рәҗәп аендагы Рәгаиб кичәсе бөтен кешелек өчен нурлы бер иртәнең башлангычы булып тора. Чираттагы өч мөбарәк айда кылган догалар кабул булыр, мөэминнәр өстенә илаһи рәхмәт вә мәгърифәт дәрьялары агар. Чын күңелдән ышанган, ныклы иман тойгысы белән сугарылган мөселманнарның гөнаһлары ярлыканыр, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте.

"Рәҗәб" атамасы "әр-рүҗүб" сүзеннән ясалган, ул "олылау, хөрмәт итү" дигәнне аңлата. Димәк, бары рәҗәп ае гына барлык мөселманнарга билгеле әл-Исра һәм әл-Мигъраҗ (Мөхәммәд пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булса иде!) Мәккәдән Иерусалим (Кодүс) шәһәренә төнге күчеш ясау һәм шуннан күккә ашу) вакыйгалары белән истәлекле. Рәҗәп аен Пәйгамбәребезнең бер бабасы хөрмәтенә "рәҗәп Мүзара" дип тә атаганнар, чөнки нәкъ менә аның кабиләсе, әлеге айда сугышларны туктатырга теләмәгән башка гарәпләрдән аермалы буларак, рәҗәп аен бүтән айга күчергән.

Рәҗәп аеның көннәре алтынчы кат күк ишекләренә язылган. Әлеге айда мөселман кешесе ихласлык белән бер көн ураза тотса, шул ишекләр ачылыр һәм Аллаһтан ул кешенең гөнаһ-кимчелекләре кичерелүе соралыр. Әгәр ике көн тотса, барлык җир һәм күк әһелләре аңа "Аллаһның рәхмәтләре ирешсә иде" дип сорап торыр. Ә инде өч көн ураза тотса, ул кеше белән тәмуг арасында пәрдә корылыр...

Рәҗәп аеның беренче җомгасына каршы төндә Рәгаиб кичәсе билгеләп үтелә. Бу көнне сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәднең (сгв) әтисе Габдулла белән әнисе Әминә беренче тапкыр күрешкән һәм никахлашкан.

Бу кичтә Аллаһы Тәгалә Үзенең колларына аерым мөлаемлылык күрсәтәдер.

Ислам динендә берничә кич аерым билгеләнеп куелган. Аллаһы Тәгалә, Үзенең колларын кызганып, шундый вакытларны бүләк итә - бу вакытларда тәүбәләр, кылган догалар кабул ителер.

Мондый кичәләрдә укылмый калган намазларны үтәргә, Коръән укырга, тәүбә итәргә, сәдакалар өләшергә, мөселманнарны шатландырырга кирәк. Изге кичәләргә хөрмәт белән карау һәм гөнаһлардан саклану лазем.

Пәйгамбәребез (сгв): "Биш кичә бар. Ул кичәләрдә кылынган дога кире кайтарылмас. Рәгаиб кичәсе - шуларның берсе. Бу кичәдә кылган гөнаһларыбыздан тәүбә итү, Аллаһтан гафу сорау; фәкыйрьләргә ярдәм итү, сәдәкалар өләшү; догалар белән мәрхүмнәрне искә алу; үзебез, гаиләбез, барча якыннарыбыз өчен хәер-догалар кылырга кирәк", - дигән.

Рәгаиб кичәсенең кыйммәте турында күп кенә хәдисләрдә әйтелә. Бервакыт Пәйгамбәребез (сгв) рәҗәп аеның әһәмияте хакында сөйләгәндә, бер карт кеше ай дәвамында ураза тота алмавы турында әйтә. Мөхәммәд галәйһиссәләм аңа: "Син рәҗәп аеның беренче, унбишенче һәм соңгы көннәрендә уразада бул. Ай буе ураза тоткан әҗер-савап алырсың. Чөнки савабы ун мәртәбә күбрәк була. Әмма изге рәҗәп аеның беренче җомгасына каршы кичне дә онытма", - дип әйтә.


ТР Диния нәзарәте мәгълүматлары буенча

http://intertat.ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: