Бөгелмә авазы

Рамазан ае – аеруча мөһим ай

Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән 20 июльдә мөселманнар өчен иң кадерле ай - Рамазан башланды. Бу айда Аллаһы Тәгалә безгә туры юл күрсәтүче Коръәни-Кәримне иңдергән, шуңа да Рамазан ае - Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән яктыртылган аеруча мөһим ай.

Бу айда мөселманнарга ураза тоту фарыз ителгән. Коръәндә ачык әйтелгән: "Рамазан ае кешеләргә тугры юл күрсәтүче, ялганнан хакыйкатьне аера торган ап-ачык дәлилләр белән Коръән иңдерелә башлаган айдыр. Шуңа күрә шушы айга килеп ирешкәннәр ураза тотсын. Хаста булганнар яки сәфәрдәгеләр (тотылмаган көннәре хисабынча) башка көннәр-не ураза тотар. Аллаһ сезгә җиңеллек тели, кыенлык теләми. Санаулы (ураза) көннәрне тәмам итеп, сезгә
тугры юл күрсәткәне өчен Аллаһны олылагыз, бәлки сез шөкер итүчеләрдән булырсыз?" ("Бәкара (Сыер)" сүрәсе, 185 нче аять).

Рамазан аенда ураза тоту - Ислам диненең биш баганасының берсе, димәк, авыру булмаган һәр мөселман өчен фарыз гамәл. Ураза тоту таң ату вакыты алдыннан алып, кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәтләрдән тыелып торуны аңлата. Шулай ук уразадагы кеше рухи калебенә һәм ниятләренә зарар китерүче начар сүзләрдән, уй-фикерләрдән, ялганнан, бәхәсләрдән һәм башка зыянлы нәрсәләрдән читтә торырга тиеш. Гыйбадәт кылуда сабырлык, фәкыйрьләргә карата шәфкатьлелек күрсәтеп, нәфесебезне тыеп яшик.

Рамазан аенда тоткан уразаның иң зур бүләге - гөнаһларыбыз кичерелүе. Моңар ихлас теләк һәм омтылышларыбыз белән ирешеп була. Аллаһы Тәгалә илчесенең Сөннәтендә болай диелгән: "Рамазан аенда, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешергә теләп, чын күңелдән ураза тоткан кешенең элек кылган гөнаһлары кичереләчәк".

Реклама

Рамазан ае фазыйләтләренең берсе булып Кадер кичәсе тора. Бу кичәнең кыйммәте мең айдан да зуррак. Нәкъ менә бу кичәдә Изге Коръән иңдерелгән, шуңа күрә бу кичтә бихисап санда фәрештәләр мөэминнәргә якынаеп, җиргә төшә. Кадер кичәсендә кылган изге гамәлләребезнең әҗер-саваплары зурдан булыр.

Рамазан аеның фазыйләтләре бик күп, шуңа да бу айда без аеруча тырышлык белән гыйбадәт кылсак, аның савабын, рухи кыйммәтен ныграк тоярбыз. Ярдәмгә мохтаҗлар турында онытмыйк, чөнки алар безнең алда түгел, ә без аларга ахирәттә Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешү мөмкинлеген бирү-
ләре өчен бурычлы.

Әлеге изге айны барыбызга гыйбадәттә уздырырга язсын, төннәрне Аллаһка зикер кылып, Коръән укып һәм якыннарыбызны сөендереп үткәрик. Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә барыбызга да көч һәм сабырлык бирсен! Тоткан уразаларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне, догаларыбызны, укылган тәравих намазларыбызны кабуллардан кылса иде. Амин!

ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе,
мөфти Илдус хәзрәт Фәиз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: