Бөгелмә авазы

Һәр хикмәтнең башы – сабырлыктыр

16 октябрьдә Халыкара сабырлык көне билгеләп үтелә. Менә шул уңай-дан, мөхтәрәм газета укучылар, сезнең хөкемгә бик гыйбрәтле һәм игътибарга лаек бер риваять тәкъдим итәр идем.

Әлфинә КӘРИМОВА,
мәгариф ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Кечкенә генә төрек авылында Хөсәен атлы бер егет күршесенең кызына өйләнә. Туй вакытында ике дин әһеленең сөйләшкәнен тыңлап торганнан соң, ул аларның искиткеч белемле икәнлекләрен күрә.
Зөфаф киче узгач, иртә белән Хөсәен үзенең хатынына әйтә: "Миңа егерме яшь, моңа кадәр мин ул турыда уйламаган идем, ә менә туйда үземнең бернәрсә дә белмәвемне аңладым. Шуңа күрә Истанбулга укырга китәргә телим. Үтенеп сорыйм, мин кайтканчы хуҗалыгыбызны, минем әти-әниләремне кара, зинһар. Мин галим булгач, әйләнеп кайтырмын".

Реклама

Шулай итеп, Хөсәен өеннән берничә атналык юлда урнашкан Истанбулга китә. Ул анда төрле фәннәрне өйрәнә. Бер укытучыдан икенчесенә йөреп, утыз ел буена белем җыя. Илле яше тулганда, иң югары дәрәҗәдәге галимнәргә бирелә торган чапаннарга төренеп, авылына кайтырга юлга чыга.
Юл буенда ул үз авылыннан бик үк ерак булмаган бер авылда кичке намазны укырга туктый. Мондый зур галимне үзләренең мәчетләрендә күрүгә халык бик шат була. Намаздан соң аннан вәгазь укуын сорыйлар. Вәгазь сөйләргә үтенгән кешеләрнең берсе Хөсәенне үзләренә кунакка чакыра. Кичке аштан соң хуҗа кеше кунактан ничек галим булып китүен сорый.

Ул белем эстәр өчен үз өеннән утыз ел элек чыгып китүен, илле яшенә кадәр Истамбулда белем алганлыгын бәян итә.
- Мин сезгә бер сорау белән мөрәҗәгать итә аламмы? - дип сорый хуҗа.
- Әлбәттә, нәрсә телисез, шуны сорагыз, - дип җавап бирә Хөсәен.
- Һәр хикмәтнең башы булып нәрсә тора?
- Бөтен нәрсәгә дә ярдәмне бер Аллаһтан гына сораудыр - менә шул булыр һәр хикмәтнең башы.
- Юк, бу хикмәтнең башы түгел.
- Хикмәтнең башы - ул бөтен эшләрне Аллаһның бөек исеме белән башлау.
- Юк, бу да дөрес түгел, - дип каршы төшә хуҗа.
Хөсәен утыз ел буе өйрәнгәннәрен әйтеп карый, тик хуҗа бер генә җавапны да кабул итәргә теләми. Ниһаять, Хөсәен хуҗаның бу сорауга җавапны үзе белү-белмәвен сорый. "Беләм", - ди теге кеше. "Алайса, миңа да өйрәтче", - ди кунак.
- Сиңа утыз ел белем эстәү дәверендә кермәгән нәрсәне мин ничек бер көндә генә өйрәтим соң? Син бик акыллы һәм чын күңелдән Аллаһы Тәгаләгә бирелгән кеше. Мин сиңа хикмәтнең тамырына бер елдан соң төшендерермен. Бар шундый кешеләр, никадәр генә өйрәнергә теләсәләр дә, өйрәнә алмыйлар.
Хикмәтнең башына төшенү өчен Хөсәен биредә бу кешедә бер ел калырга ризалык бирә.
Икенче көнне хуҗа Хөсәенне үзе белән кырда эшләргә алып чыгып китә. Алар шуның кадәр күп эшлиләр, хәтта Хөсәеннең өйгә кайтып җиткәнче җеп өзәр хәле дә калмый. Чөнки аның моңа кадәр бер генә тапкыр да бу кадәр күп һәм авыр эш эшләгәне булмый.
Менә бер ел вакыт узып та китә. Эшчеләр өйләренә таралышып беткәч, Хөсәен хуҗадан һәр хикмәтнең башы нәрсә икәнлеген әйтүен үтенә. Хуҗа аңа иртәгә әйтәчәге турында хәбәр итә.
- Моның өчен шушы кадәр аз вакыт кирәкмени? - дип әйтеп куя Хөсәен.
- Аның турында кыскача әйтеп була, тик аңлар өчен байтак вакыт кирәк, - дип җаваплый хуҗа.
Иртә белән иртәнге аштан соң хуҗа хатыныннан Хөсәеннең юл капчыгына бераз ризык салырга куша.
- Ризык турында оныт, - дип кычкыра Хөсәен. - Син бары миңа һәр хикмәтнең башын гына әйт!
- Сабыр бул! - ди йорт хуҗасы.
Хөсәен, сабырсызланып, кычкыра башлый: "Мине алдарга тырышма. Һәр хикмәтнең башын белергә теләп, бер ел буе ишәк кебек сиңа бил бөктем. Әйт, нәрсә ул?"
- Сабырлык! - дип җавап бирә хуҗа.
- Юк, мине һаман көтәргә мәҗбүр итмә. Син миңа хәзер үк әйтергә тиеш.
- Һәр хикмәтнең башы - сабырлыктыр.
- Син миннән тиле ясадың һәм мине кулландың. Мин сабырлык турында язылган бөтен бер китап сөйли алам, - ди Хөсәен ярсып.
- Бер ел элек һәр хикмәтнең башы турында сорагач, син җавап бирә алмадың. Шулай ук бу сорауга җавапны аңларлык та түгел идең.
Хөсәен шушы сүзләр турында уйлана-уйлана әкрен генә үз авылына кайтырга юл тота. Кайтып җиткәндә караңгы була инде. Ул тәрәзә аша өйгә күз сала һәм хатынының бер яшь кенә егет белән янәшә утырып торганын күрә. Ул бик тетрәнә. Истанбулда чакта карак-лардан саклану өчен сатып алган угын кулына ала. Бу мизгелдә ул аларның икесен дә атып үтерергә тели. Әмма бер ел буена үзләштергән сабырлык дәресләрен исенә төшерә һәм туктап кала, угын да кире кесәсенә яшерә. Кеше гомерен өзү гади нәрсә түгел, башта барысын да ачыкларга кирәк дип уйлап, Хөсәен авыл кешеләре кичке намазга җыела торган мәчеткә юнәлә. Мәчеттә инде аны танучы булмаганга, галим үзе сорый: "Моннан күп еллар элек Истанбулга киткән Хөсәен турында берәр нәрсә беләсезме?"
Бер ир заты җавап бирә: "Инде утыз ел аның турында бернәрсә дә ишеткәнебез юк. Ә менә хатынына бер дә җиңелләрдән булмады. Шулай да улын тәрбияләп үстерде, укытты. Ул бүгенге көндә безнең имамыбыз һәм укытучыбыз. Кичке намазга менә үзе дә килеп җитәргә тиеш". Шул вакыт мәчеткә имам киеменнән яшь кенә бер егет килеп керә. Ул Хөсәен үз өендә күргән теге яшь егет була.
Намаз укып бетергәннән соң Хөсәен үзен сабырлыкка өйрәткән остазы авылына юл тота һәм аның алдында тез чүгеп: "Мең рәхмәтләр сиңа, минем беркем белән дә чагыштыргысыз укытучым", - ди. Бу гамәлне күзәтеп торган халык, әлбәттә инде, берни дә аңламый. Шунда Хөсәен узган кичтә үз башыннан кичкәннәрне бәйнә-бәйнә сөйләп бирә.
Хөрмәтле җәмәгать, Хөсәен белән булып узган тормыш маҗарасында һәммәбезгә сабак алырлык бик күп гыйбрәтләр бар. "Һәр хикмәтнең башы - сабырлык" дигән төшенчә тирән мәгънәгә ия һәм һәрбер кешенең тормышында чагылыш таба. Барыбыз да шушы асыл сыйфатка ия булырга тырышсак иде. "Сабыр төбе - сары алтын", - ди бит халык мәкале дә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: