Бөгелмә авазы

Нәрсә ул хушугъ?

Дини сорауларга Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов җавап бирә.

Чынлыкта, Аллаһ каршында намазның сыйфаты “хушугъ” халәте белән укуга карап бәяләнә. “Хушугъ”сыз укылган намаз җансыз тән кебек. Шушы халәт белән укылган намаз гына кешене бу дөньяда да һәм ахирәттә дә бәхетле итә. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Намазларында хушугълыкны саклаучы мөэминнәр, чыннан да, уңышка иреште” (Мүэминүүн сүрәсе, 1–2нче аятьләр).

Гарәп телендә “хушугъ” сүзе “тынычлану”, “түбәнчелек күрсәтү”, “буйсыну” дигән мәгънәләрне аңлата. Мәсәлән, Аллаһы Тәгалә Коръәндә “хушугъ” сүзен “тыначак” дигән мәгънәдә кулланып, шулай ди: “Рәхимле Аллаһ хозурында (хөрмәт һәм курку сәбәпле) бөтен тавышлар тыначак. Син (мәхшәргә таба барганда чыккан) аяк тавышларыннан башка берни ишетә алмаячаксың” (Та Һә сүрәсе, 108нче аять).

Намазда хушугъ булу ул, Аллаһның бөеклегеннән курку сәбәпле, йөрәкнең түбәнчелекле булуын аңлата. Аның әсәре әгъзаларда күренергә тиеш. Әгәр дә намаз укыганда йөрәктә хушугълык булса, кеше як-ягына каранмый, ә сәҗдә урынына гына карый, дөнья эшләре турында уйламый, ә укый торган догаларның, аятьләрнең мәгънәләре турында гына фикерли. Ул шушы халәтендә үзенең Аллаһ каршында мес-
кен, зәгыйфь һәм Аңа мохтаҗ зат икәнлеген аңлый. Әл-Хәсән әл-Басри әйтә: “Хушугъ – ул Аллаһка карата йө-рәктәге даими курку хисе”.

Ибн Раҗәб әл-Хәнбәли хушугъ турында шулай ди: “Асылда хушугъ – ул йөрәкнең йомшак, тыныч һәм түбәнчелекле булуы. Әгәр дә йөрәк Аллаһка түбәнчелекле булса, әгъзалар да намазда түбәнчелекле була”.

Әгәр дә кеше намазын хушугъ белән укыймы яки юкмы икәнлеген белергә теләсә, үзендә түбәндәге билгеләрне эзләсен. Намазны хушугълык белән укуның билгеләре түбәндәгеләр:

1. Намазны сәҗдә кылу урынына карап уку, кием белән уйнамау һәм бу халәтне боза торган бөтен нәрсәдән саклану.

Бервакытны Мөхәммәд (с.г.в.) бер кешенең намаз укыганда сакалы белән уйнавын күреп, шулай диде: “Әгәр дә аның йөрәге хушугъ хисен сакласа, әгъзалары да хушугъ хисен саклар иде” (Бәйдави тәфсире).

Әл-Хәсән әл-Басри әйтә: “Сәхабәләрнең хушугълыгы йөрәкләрендә булды. Шуның тәэсирендә алар карашларын аска юнәлттеләр һәм әгъзаларын артык гамәл кылудан сакладылар” (Ибн Кәсир тәфсире).

2. Намаз укыганда елыйсы килү.

Аллаһы Тәгалә намазны укыганда елаучы кешеләрне мактап, Коръәндә шулай ди: “Алар, елый-елый, иякләре өстенә (йөзтүбән сәҗдәгә) капланалар һәм бу аларның тыйнаклыкларын (хушугълыкны) да арттыра” (Исра сүрәсе, 109нчы аять).

3. Намазны укыганда рәхәтлек хисе тою.

Мөселман кешесе намазын хушугъ хисе белән шул вакытта гына укый ала, кайчан ул аны башка эшләрдән өстен күрсә һәм аңа җанытәне белән бирелсә. Әгәр дә ул намазын шул рәвешле укыса, намаз укудан бер рәхәтлек һәм күңел тынычлыгы алачак. Мөхәммәд (с.г.в.) бөтен намазын да хушугълык белән укый иде. Шуңа күрә аның өчен
намаз иң күп рәхәтлек бирүче гамәл булды. Мөхәммәд (с.г.в.) әйтте: “Күңел тынычлыгым намазда булды” (Нәсәи).

Намаз вакыты җиткәндә Пәйгамбәребез (с.г.в.) Биләлгә карап: “Йә, Биләл, ял итәр өчен, кешеләрне намазга чакыр”, – дип әйтә иде. Ягъни намаз укыганда кеше дөнья мәшәкатеннән, авырлыклардан, кыенлыклардан, бәла-казалардан, хәсрәттән ял итә.

4. Намазны авырсынмыйча уку.

Аллаһы Тәгалә әйтә: “Сабырлык һәм намаз белән (Аллаһтан) ярдәм сорагыз. Дөреслектә, ул намаз (Аллаһка) түбәнчелек күрсәтүчеләргә генә авыр түгел, ә алардан башка кешеләргә авыр гамәл булып тора” (Бәкара сүрәсе, 45нче аять).

Әгәр дә кешенең йөрәгендә хушугъ – Аллаһка түбәнчелек күрсәтү, Аның бөеклегеннән курку хисе булмаса, аның өчен намаз авыр йөк булачак. Чөнки йөрәгендә хушугъ хисе булмаган кеше намаз укудан әҗер-савап өмет итми һәм шулай ук аны укымаган өчен җәза алудан дакурыкмый. Намаз укуның асыл мәгънәсен аңламаганга күрә, аның өчен ул бер авыр гамәл булып санала.

Мөхтәрәм кардәшләр! Раббыбыз Аллаһы Тәгалә намазларыбызны хушугъ белән укырга һәрберебезгә дә насыйп кылсын, Үзенең ярдәменнән ташламасын!

Рамил хәзрәт Хөснетдинов. 
Фото: Нурислам Кучкаров

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: