Бөгелмә авазы

Нәрсә ул "Хиҗәп"?

Дини сорауларга Бөгелмә шәһәре һәм районының имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов җавап бирә. Тулырак: http://bugulma-tat.ru/index.php/news/sd/ni-chen-mselman-khatyn-kyzlaryna-kash-yolkyrga-yaramyy

Гарәп телендә “хиҗап” сүзе “хаджб” сүзеннән килеп чыга, ул исә “каплау, яшерү, саклау, юл куймау” дигәнне аңлата.

Хиҗап хатын-кызның гаурәтен (күрсәтергә тыелган әгъзалар) чит ир-атлар карашыннан саклый торган өске кием.

Хиҗап сүзе шулай ук кү-ңелнең чисталыгын, гыйф-фәтлекне дә күз алдында тота. Оятсыз хәлгә эләгү һәм шуңа якынайткан һәр нәрсәдән саклану чарасы булып тора.

Хиҗап белән капланган хатын-кыз, ирләр белән үзен артык иркен, көлешеп, кыланып тота икән, бу – хиҗап түгел. Әгәр ул тиешенчә киенгән икән, аның үз-үзен тотышы да тыйнак булырга тиеш. Тыйнаклык та хиҗаптан санала.

Хиҗап ул Аллаһы Тәгаләнең әмере. Ягъни Аллаһ Үзе хатын-кызларга гаурәтләрен капларга кушты. Раббыбыз Коръәни-Кәримдә әйтә: «И, Нәби! Хатыннарыңа, кызларыңа һәм иман итүчеләрнең хатыннарына әйт, җилбабларыннан (бер өлешенә төренеп), икенче бер өлешен (әгъзаларының шәкелен билгеле итмәслек итеп) өсләренә салсыннар».
(«әл-Әхзәб» сүрәсе, 59нчы аять).

Исламга кадәр дәвам иткән җәһилият чорында хатын-кыз күп очракта күкрәк, муен һәм башка тән әгъзаларын каплап тормаган ачык кием кигән. Ул ирләр арасында чәчләрен
капламыйча йөргән, үзенә игътибар иткәнне яраткан.

Ислам килү белән, Шәригать кануннары моны тыйган, бу турыда Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: “...Әүвәлге җаһилият (дәвере хатыннарының) бизәнүе кебек бизәнмәгез... («әл-Әхзәб» сүрәсе, 33нче аять).

Шул рәвешле, Аллаһы Тәгалә хатын-кызның гүзәл-леген әдәпсезлек һәм оят-
сызлыктан сакларга телә-гән − түбән теләкләрне ка-нәгатьләндерү чарасы кебек кенә күрмәсеннәр, аңа карата ихтирамлы мөнәсәбәттә булсыннар өчен.

Хатын-кызның тәнен кап-лавы Шәригать күзлегеннән караганда дөрес һәм гамәли булсын өчен, хиҗап мәсьәләсе берничә шартка туры килергә тиеш:

– хатын-кызның бөтен гәүдәсе капланырга тиеш (хәнәфи мәзхәбе буенча – йөзе, беләзектән аста куллары һәм аяк табаннарыннан башка);

– киемнең тукымасы тыгыз булырга, үтә күренмәле булмаска һәм көн яктысында тән төсе беленмәскә тиеш;

– кием тән әгъзаларын аерып күрсәтеп, тәнгә сыланып тормый торган, киң булырга тиеш;

– кием мөселман халык-ларыннан булмаган дини җәмгыятькә генә хас булган аеру билгесе булырга тиеш түгел;

– киемнән ислемай һәм башка хушбуйлар исе килергә тиеш түгел;

– хатын-кыз киеме ир-ат киеменә охшарга тиеш түгел;

– кием горурлык һәм тәкәбберлек билгесе булырга тиеш түгел.

Димәк, шәригать хатын-кызның киеменә бернинди билгеле кыяфәт һәм рәвеш куймаган, ул бары тик, санап кителгән шартларга туры китереп, теләгәнен кия ала.

Әмма хиҗап хатын-кызның иҗтимагый тормышта катнашуын чикләми, ул фәнни һәм интеллектуаль өлкәдә дә үз өлешен кертә ала. Шул ук вакытта сокландырып кызыктыра, кайберәүләрне оятсызлыкка этәрә торган хатын-кызга хас җәлеп итүчәнлек сыйфатын яшерә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: