Бөгелмә авазы

Ни өчен көнләшергә ярамый?

Дини сорауларга Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов җавап бирә.

Ислам динендә йөрәк авыруларының берсе булып көнчелек санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтә: “Сезгә элекке халыкларның авыруы үтеп керде: көнчелек, нәфрәт хисе. Алар кыручы пычак кебек. Мин аларны чәчне кыра дип әйтмим, ләкин алар динне кыра. Җаным Аның кулында булган зат белән ант итәмен ки, сез иман китергәнчегә хәтле җәннәткә кермисез һәм сез бер-берегезне яратканчыга хәтле иман китермәячәксез. Шуңа ирешергә ярдәм итүче гамәл турында сезгә хәбәр итимме? Арагызда сәлам таратыгыз!” (Тирмизи).

Галимнәр көнчелеккә шундый билгеләмә бирә: көнчелек – ул кеше кулындагы байлыкның юкка чыгуын теләү. Мөгавия ибн Әбү Суфьян разыйаллаһу ганһү шулай ди: “Мин бөтен кешене дә канәгатьләндерә алам, ләкин көнче кешене берничек тә канәгатьләндерә алмыйм. Чөнки аны кеше кулындагы нигъмәтнең юкка чыгуы гына канәгатьләндерә”.

Ислам динендә көнчелек икегә бүленә: ак һәм кара көнчелек. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бу турыда шулай ди: “Ике кешедән кала, көнләшергә ярамый: беренчесе, Аллаһ байлык биреп, аны хаклыкта сарыф итәргә билгеләгән кеше. Икенчесе, Аллаһ хикмәт биреп, шуның нигезендә хөкем итүче һәм аны башкаларга өйрәтүче кеше” (Бохари, Мөслим).

Галимнәр көнчелекне икегә бүлә: хакыйкый һәм күчерелмә мәгънәдәге. Хакыйкый көнчелек – кеше кулындагы нигъмәтнең юкка чыгуын теләү. Күчермә мәгънәдәгесенә килсәк, ул – ак көнчелек. Ак көнчелек – ул кешедәге шикелле нигъмәтнең үзеңдә булуын теләү, ләкин аның әлеге кешедән юкка чыгуын теләмәү. Әгәр дә ул нигъмәт дөнья эшләре белән бәйле булса, аны теләү мөбах (рөхсәт ителә), әгәр дә гыйбадәт белән бәйле булса, аны теләү мөстәхәб (хуплана)”.

Кара көнчелек ислам динендә тыелган. Ул – зур гөнаһларның берсе. Моның шулай булуын Коръән аятьләре һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең хәдисләре раслый. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Әллә алар Аллаһның Үз юмартлыгыннан биргән бүләге өчен кешеләрдән көнләшәләрме? Без бит инде Ибраһимга китап һәм хикмәт бирдек. Шулай ук Без аңа олуг патшалык та бирдек” (Ән-Ниса сүрәсе, 54нче аять).

Бу аятьтән аңлашылганча, көнче кеше Аллаһның тәкъдиренә каршы килә, Аның кешеләр арасында бүлгән ризыгына карата ризасызлык белдерә, Аллаһы Тәгаләне гаделсезлектә гаепли.

Габдуллаһ ибн Мәсгуд разыйаллаһу ганһү шулай ди: “Аллаһ нигъмәтләренә карата дошманлык хисе сакламагыз”. Аннан сорадылар: “Кемнәр соң алар Аллаһның нигъмәтләренә карата дошманлык хисе саклаучылар?” Ул әйтте: “Аллаһның Үз юмартлыгыннан биргән бүләге өчен кешеләрдән көнләшүчеләр”.

Бер галим әйтте: “Чынбарлыкта, көнчелек ул – Аллаһка карата дошманлык хисе саклау. Чөнки көнче кеше Аллаһның колына нигъмәт бирүен яратмый. Аллаһ бит Үзе ул нигъмәтне колына бирде, ә көнче кеше аның юкка чыгуын тели”.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: