Бөгелмә авазы

Мөслимәнең мәчеттә намаз уку хокукы

Ислам хатын-кызны мәчеттә җәмәгать намазын уку бурычыннан азат иткән. Әмма, шул ук вакытта, ул башка мөселманнар белән бергә мәчеткә килергә хокуклы. Пәйгамбәр галәйһиссәлам заманында хатын-кызлар, мәчеткә килеп, аның артыннан намаз укыганнар. Гайшә анабыз шулай дип сөйләгән: "Бервакыт Аллаһының Илчесе иртәнге намазны укыганда аның белән бергә бөркәнгеч япкан мөэминәләрнең намаз укыганнарын...

Ислам хатын-кызны мәчеттә җәмәгать намазын уку бурычыннан азат иткән. Әмма, шул ук вакытта, ул башка мөселманнар белән бергә мәчеткә килергә хокуклы. Пәйгамбәр галәйһиссәлам заманында хатын-кызлар, мәчеткә килеп, аның артыннан намаз укыганнар. Гайшә анабыз шулай дип сөйләгән: "Бервакыт Аллаһының Илчесе иртәнге намазны укыганда аның белән бергә бөркәнгеч япкан мөэминәләрнең намаз укыганнарын күрдем. Намаздан соң алар үз өйләренә кайтып киттеләр. Беркем дә аларның кем икәнлекләрен белә алмады (берсе дә аларны таный алмады)".
Аллаһының Илчесе намаз вакытында бала елаган тавыш ишетсә, намазын кыскарта торган булган. Чөнки ул баласы елаган хатынның борчылганын аңлаган. Пәйгамбәр галәйһиссәлам: "Намазга керешкәндә минем озын итеп намаз укыйсым килә. Әмма бала елаган тавыш ишеткәч, мин аны кыскартам. Чөнки анасының ничек кайгырганын беләм", - дигән.
Аллаһының хатын-кызны башкалар белән бергә биш вакыт намазны мәчеттә укырга мәҗбүр итмәвендә зур мәрхәмәтлелек бар. Әгәр дә ул моны боерган булса, хатын-кызны авырлыкларга дучар итәр иде. Белгәнебезчә, хәтта ир кешеләргә дә биш вакыт намазны мәчеттә үтәү авыр. Шуңа күрә алар бер өлешен мәчеттә, бер өлешен өйдә укыйлар. Ә хатын-кызның гаиләне алып баруы, ирен, балаларын кайгыртуы биш вакыт намазны мәчеттә уку мөмкинчелеген бирми.
Хатын-кыз иреннән мәчеткә барырга рөхсәт сораса, иренең баш тартырга хакы юк. Аллаһының Илчесе: "Өйдә намаз уку яхшырак булса да, хатыннарыгызны мәчеткә барудан тыймагыз", - дигән. Башка хәдистә: "Берәрегезнең хатыны мәчеткә барырга рөхсәт сораса, аны бу эштән тыймагыз", - дип әйткән. Ир кешеләр Пәйгамбәр галәйһиссәламнең боерыгына буйсынганнар. Һәм үзләренең фикерләренә каршы килсә дә, хатыннарына мәчеткә барырга рөхсәт иткәннәр. Гомәр разыяллаһү ганһүнең хатыны башка мөслимәләр белән бергә иртәнге һәм кичке намазларда катнашкан. Аннан: "Нигә син мәчеткә керәсең, ирең моны яратып бетермәгәнен беләсең бит?" - дип сорагач, ул шулай дип җавап биргән: "Аллаһының Илчесе мондый мөнәсәбәтне тыя. Ул: "Аллаһының кәнизәкләренә Аллаһының мәчетләрен тыймагыз", - дип әйткән". Пәйгамбәр галәйһиссәламнең әлеге киңәше нәтиҗәсендә, ул үлгәч тә хатын-кызлар мәчеткә килгәннәр, намаз укыганнар, дәгъват кылганнар, вәгазь тыңлаганнар, мөселман җәмгыятенең тормышында актив катнашканнар. Мәчет әле дә мөэмин-мөэминәләр өчен туры юлны яктыртучы үзәк булып тора. Аның чиста, киң бүлмәләрендә гыйбадәт кылына, мөнбәрләреннән вәгазь сөйләнә. Хатын-кыз Ислам дине тарала башлауның беренче көннәреннән үк җәмәгать намазларында катнаша. Сакланып калган дәлилләргә караганда, хатын-кызлар җомга, ай яки кояш тотылу, гает намазларында катнашканнар. Өмме Хишәм бинте Харис бине Ногман: "Мин Коръән-Кәримне Пәйгамбәр галәйһиссәламнең авызыннан ишеттем. Һәр җомга мөэминнәр алдында вәгазь сөйләгәндә ул аны укый иде", - дип сөйләгән.
Сахих хәдисләрдән аңлашылганча, хатын-кызга һәрвакытта да мәчеткә бару рөхсәт ителә. Аллаһ Илчесе мәчеткә гыйбадәт өчен килгән хатын-кызның хәлен бик яхшы аңлаган һәм аның хәленә керә белгән. Бервакыт Гомәр разыяллаһү ганһү Пәйгамбәребез галәйһиссәламгә: "Хатын-кызлар һәм балалар йоклыйлар инде", - дигән. Пәйгамбәр галәйһиссәлам: "Ир кешеләр генә намазга килсен", - дип әйткән.
Пәйгамбәр галәйһиссәлам шулай ук хатын-кызларның җәмәгать намазында катнашуын да җайга салган. Ул: "Ирләр өчен иң яхшысы - беренче һәм иң начары - соңгы саф, хатын-кызлар өчен иң яхшысы - соңгысы, иң начары - беренче саф", - дигән. Әмма хатын-кызларның мәчеткә намаз укырга килүе ирләрнең игътибарын җәлеп итмәскә, аларның намаздагы дикъкатьләрен тартмаска тиеш. Ислам мөселманнарга хисси сафлык һәм билгеле иҗтимагый кагыйдәләрне сакларга куша. Хатын-кызның мәчеткә керүе ирләрнең игътибарын җәлеп итсә, фетнә чыгу куркынычын тудыра, бу очракта аңа намазын өйдә уку хәерлерәк була. Аллаһ Илчесе шулай дигән: "Хатыннарыгызны мәчеткә барудан тыймагыз. Әмма аларның өйләре - алар өчен хәерлерәк".
Хатын-кызның намазга катнашуы - рөхсәт ителгән эш. Әмма ул билгеле шартларга бәйле. Аларның иң әһәмиятлеләре: хатын-кыз хушбуй сөртенмәскә, игътибарны җәлеп итүче зиннәтле киемнәр кимәскә, бизәнгечләр кулланмаска тиеш. Сәкъфия сүзләре буенча, Пәйгамбәр галәйһиссәлам Зәйнәп анабызга: "Кичке җәмәгать намазында катнашырга теләсәң, ислемай сөртмә", - дигән.
Моны раслаучы башка хәдисләр дә бар: "Сездән, хатын-кызлардан берсе мәчеткә җыенса, ислемай кулланмасын". "Ислемай сөртенгән хатын-кызга җәмәгать намазында катнашырга ярамый".

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: