Бөгелмә авазы

Мәүлид ае – бөек ай

8 ноябрь – Рабигыль әүвәлнең 11еннән 12есенә каршы төндә пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в туган көн. Аның туган көнен Коръәннән сүрәләр укып, вәгазьләр сөйләп (тыңлап), гыйбадәттә үткәрсәк, пәйгамбәребезгә булган олы мәхәббәтне белдерүебез шул булыр.

“Аллаһның рәсүлендә сезнең өчен күркәм үрнәк бар”, – диелә изге Коръәндә (“Әзһәб” сүрәсе, 21).  Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормышы, күрсәткән һәр гамәле, тәрбиясе, мөгамәләсе күңелләрдә иманны   камилләштерә. Гомере Пәйгамбәребез белән үткән, аның тормышын иң күп тәфсилләп күрсәтәкән Гайшә анабыз: “Рәсүлуллаһ  с.нең әхлагы – Коръән иде,” – ди.  Мөэмин кеше бу мөбарәк затның гүзәл холыгын, күркәм әдәпләрен өйрәнеп, гыйбрәт алырга тырышырга, камиллеккә омтылырга тиеш.  

“Эшләтүне сөймим” 

Рәсүлуллаһ сәхабәләреннән берсе булган Рабига улы Әмир белән бергә мәчеткә барган чакта, аяк киеменең бавы чишелеп китә. Әмир, иелеп, аны бәйләргә омтыла, әмма Мөхәммәд с.г.в. моңа юл куймый һәм үзе иелеп бәйли. Соңыннан Әмиргә: “Бу икенче берәүгә эш эшләтү булыр иде. Үзем булдыра алганны мин кемгәдер эш итеп эшләтүне сөймим”, – дип аңлата.  

“Туйганчы ашый алмады” 

Пәйгамбәр Мөхәммәд Мостафа с.г.в. вафатыннан соң булган еллапр. Бер туганнары хәзрәти Гайшә радыяллаһуны күрергә дип, кунакка килә. Гайшә р. кунаклар хөрмәтенә табын әзерли. Соңыннан үзен тыя алмыйча, елый башлый. Кунаклары, гаҗәпләнеп, елауның сәбәбен сорыйлар. Хәзрәти Гайшә р. җавап бирә: “Туйганчы ашасам, һәрвакыт елыйм. Чөнки Рәсүлуллаһ с. һичкайчан болай ашый алмады. Башкаларны үзеннән өстен куйганы өчен даим шулай яшәде...” 

“Юк дип җавап бирми иде”  

Сәхабәләр Рәсүлуллаһс.нең юмартлыкларын диңгез дулкыннары белән чагыштыра торган булалар. Әнә шул фазыйләтләре өчен дә аны хакыйкатән пәйгамбәр икәнлегенә ышанып, иман китерүчеләр күп булган.  Габдулла ибн Җәбир р. аның бу фазыйләтен: “Ул берәр нәрсә аңардан соралганга һичкайчан “юк” дип җавап бирмәде”, – дип аңлата.  

 

Хәдисләр 

*Пәйгамбәр галәйһиссәламгә салават әйтергә саранланган кеше бәхетсез булыр. 

*Иң яхшы сәдака – су белән сугару. 

*Иң күркәм иман –сабырлык һәм юмартлык.  

*Мөселманнар юлыннан зарарлы чүп-чарны алып ташлагыз. Ул да сәдакагыз булыр.  

*Изгелекләрең өчен шатланыр, яманлыкларың белән көенер кеше булсаң, син – мөэмин.  

*Бер-берсен дошман күреп, килешүгә бармаган кешеләргә Аллаһы Тәгалә ачулы.  

*Аллаһы Тәгалә бәндәсенә изгелек теләсә, аңа кешеләр ихтыяҗын юнәлтә. 

*Күп көлү күңелне үтерә.  

*Динеңдә ихлас булсаң, аз гамәлең дә үзеңә җитәрлек булыр.  

*Аллаһ Тәгалә каршында иң сөекле хәдис – хак әйтелгән хәдис 

*Аллаһ Тәгалә каршында иң сөекле йорт – ятимнәрне хөрмәт иткән йорт 

*Ризыгыгызны суытыбрак ашагыз, эсселектә бәрәкәт юк 

*Дөньяны гына сөю – бөтен хаталарның башыдыр. 

*Белгән нәрсәләрне башкаларга өйрәтегез. Җиңеллекне ихтыяр кылыгыз, авыр итмәгез. Сөендерегез, нәфрәтләндермәгез. Ачу чыкса, тик торыгыз.  

*Бозык мәҗлескә баруга караганда, ялгызлык хәерлерәктер. Изге мәҗлестә булу ялгыз утырганга караганда хәерлерәктер. 

*Телнең иң зур хатасы – ялган. Иң зур гөнаһы – гайбәт.  

*Тәквалык  (диндарлык, Аллаһтан курку) – иң изге дәрәҗәдер. 

*Иң изге байлык – күңел байлыгы.  

*Сез бәндәләрне малыгыз белән риза кылдырып бетерә алмассыз, әмма ачык йөзегез һәм гүзәл холкыгыз белән аларны үзегезгә карата алырсыз.  

*Һәркемнең урыны – дүрт аршин җир.  

*Берәү ачуын баса алса, Аллаһ аңа әҗерен бирер.  

*Түзгәнгә – икеләтә әҗер.  

*Бәхетле кеше – башкаларга карап гыйбрәт алучы.  

*Бер начарлык эшләдең исә, артыннан ук яхшылык кыл, яманлыгың сызылып ташланыр.  

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: