Бөгелмә авазы

Коръән-хафизлар бәйгесе уздырылачак

Быел Татарстанда зур чара - Коръән-хафизлар бәйгесе уздырылачак. Анда теләгән һәркем катнаша алачак. "Бәйге өч турда үтәчәк. Беренчесе, октябрьдә республикада исәпләнгән 49 мөхтәсибәттә, икенчесе - ноябрьдә 7 казыятта, ә өченчесе - йомгаклау өлеше декабрьдә Казанда, Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көненә туры китереп, ир-егетләр өчен - Галиев мәчетендә уздырылачак, хатын-кызлар Зәңгәр...


Быел Татарстанда зур чара - Коръән-хафизлар бәйгесе уздырылачак. Анда теләгән һәркем катнаша алачак.

"Бәйге өч турда үтәчәк. Беренчесе, октябрьдә республикада исәпләнгән 49 мөхтәсибәттә, икенчесе - ноябрьдә 7 казыятта, ә өченчесе - йомгаклау өлеше декабрьдә Казанда, Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көненә туры китереп, ир-егетләр өчен - Галиев мәчетендә уздырылачак, хатын-кызлар Зәңгәр мәчеттә җыелачак. Жюрига гарәп илләреннән белгечләр чакырылачак", - ди ТР Диния нәзарәтенең Коръәнне өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин.
Бәйгедә катнашучылар ике номинациядә бәяләнәчәк - Коръәнне матур итеп укучылар һәм Коръәнне яттан укучылар арасында. Ике номинациядә дә беренче урынны алган ир-егетләр һәм хатын-кызлар - барлыгы дүрт кеше - Хаҗ сәфәре белән бүләкләнәчәк. Икенче урынны алучылар кече Хаҗга юлламага ия булачак. Өченче урында калучыларны да кыйммәтле бүләкләр көтә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: