Бөгелмә авазы

Корбан ашы

22 октябрь көнне "Челтәрле компания" ААҖ филиалы "Бөгелмә электр челтәре" предприятиесе ашханәсендә күптәннән килгән күркәм традиция буенча "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы (җитәкчесе - Сөмбел Гәрәева) Корбан ашы уздырды.

Әлфия МОСТАФИНА.
Автор фотосы.
Сөмбел ханым әйтеп үтүенчә, әлеге саваплы гамәлне башкарып чыгуда бик күпләрнең ярдәме булган. "Оешманың директоры Әлмир Гамир улы Латыйповка, аның өлкәннәргә ихтирамлы һәм игътибарлы ярдәмчеләренә Аллаһның рәхмәтләре булсын", - диде ул һәм шушы мизгелләрдә яшьләрнең шәһәребезнең Подстанция районында яшәүче, бүгенге көндә урын өстендә ятучы 10 кешегә күчтәнәчләр өләшергә чыгып китүен хәбәр итте.
Подстанция мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Хөснетдинов тирән эчтәлекле вәгазь белән чыгыш ясаганнан соң, изге мәҗлескә килгән халык Коръән сүрәләрен тыңлады. "Җәмәгать, корбан итен иҗтимагый оешмаларга таратып, менә шушы рәвешле олы мәҗлесләр уздыру, аны мохтаҗларга өләшү кебек изге гамәл район башлыгы булып Наил Мәһдиев эшләгән вакыттан бирле уздырыла. Ул шуның белән дә үзенчәлекле, республикабызның бер генә районында да бу эш башкарылмый, бары бездә генә", - диде Рамил хәзрәт.
Аннары җыелган кунаклар мул әзерләнгән табында корбан итен авыз итте, тәм-томнар белән сыйланды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: