Бөгелмә авазы

Гөнаһларыбыз ярлыкану көне

Мөселманнарның зур бәйрәмнәренең берсе - Корбан гаете. Ул Ураза бәйрәменнән соң 70 көн узгач, Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә башланып, 3-4 көн дәвам итә. "Корбан" сүзе "якынаю" мәгънәсендә Аллаһыга изге гамәлләр белән якынаюны аңлата. Ләкин гарәп халкы аны "Гайдел-адхә" дип атый. "Адхә" - "күрсәтү", ягъни Аллаһыга үзебезнең тугрылыгыбызны күрсәтү бәйрәме. Бу...

Аллаһны зекер итеп...

"Корбан бәйрәмендә күпме мал суела? Ә кан кою ничек бәйрәм була ул? Корбан чалу - вәхшилек түгелме?" кебек сорауларны башка диндәгеләр генә түгел, үзләрен мөселман дип санаучылар да бирә. Менә шушындый икеләнүле, кайберәүләрнең күңелен тырнап торган сорауларга җавапны табарга Аллаһы Үзе ярдәм итсә иде.

"Корбан чалу - кан кою, ул ничек бәйрәм була?" дигән сорауны биргән кешеләр миһербанлылыктан әйтәдер дип өметләнеп, уйларына рәхмәтләребезне генә белдерик. Чынлап та, кан кою - зур хәрәм. Аллаһы Тәгалә: "Адәмне җиргә хуҗа итеп кылдым", - дип, фәрештәләргә әйткән чакта, алар шунда ук: "Җиргә бозык-лык һәм кан коючыны хәлифә кыласыңмы?" - дип гаҗәпләнде (Бәкара, 30 нчы аять), чөнки Адәм (г.в.с.)гә кадәр җирдә җеннәр яшәде: бер-берсенең канын түгеп, бозылып беткәч, Аллаһы Тәгалә фәрештәләрен җибәреп, җеннәрне юк итте, калганнарын диңгез-океанга куды.

Кан кою гына түгел, гомумән, җан иясен нинди юл белән булса да хаксызга үтерү - хәрәм. Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең хәди-сендә: "Чыпчык үтерсә дә, җәза-сын җәһәннәмдә күрер", - диде.

Пәйгамбәребез вакытында гарәпләр мактанышып, ярышып, бер-берсеннән узышып, кирәкмәгәнгә хайваннарын чалалар иде. Пәйгамбәребез бу ваемсыз кан түгү ләззәтен катгый тыйды һәм хайваннарның итен ашамаска кушты (Әбү Давыт китабыннан).
Ләкин Аллаһы Тәгалә үзенең фазлы-рәхмәтеннән Ясин сүрәсенең 71 нче аятендә: "Күрмиләрме, без алар өчен хайваннар яраттык", - диде һәм 72 нче аятьтә: "Һәм аларның кайберләрен ашар өчен", - дип аңлатты. Ягъни Адәм балалары суеп ашасыннар өчен, әгәр ашарга булмаса, яратмас иде. Шуңа күрә сәбәпсезгә вегетарианлык игълан итү Ислам динендә тыела. Ул Аллаһы рәхмәтеннән баш тарту яки хәләлне хәрәмгә чыгару.

Гомумән, җан иясен үтерү тыелганга күрә, Аллаһы Тәгалә безгә хайваннарны үзенең ризалыгын алып, аның исеме белән, аны зурлап: "Бисмилләһи Аллаһу әкбәр!" - дип кенә чалырга рөхсәт итә. Кем дә кем Аллаһыны зекер итмичә, аның ризалыгын алмыйча чалса, бу хайванның итен ашау катгый тыела, ә аны ашаган мәшрикъ (мәет ашаучы), ягъни зур гөнаһ-та булыр ("Әнгам" сүрәсе, 121 нче аять).

Елның иң зур көне

Корбан чалуның асылы - Ибраһим галәйһиссәламнең зур сынавын танып, иман дәрәҗәсенең нинди зур булуын истә тотып, аның сөннәте белән Аллаһыга якынаю. Ә ите исә икенче мәсьәлә: тели икән, сәдака итә, гаиләсе белән ашый, тозлап куя, пешерә. Корбанның төп таләбе бугазлау гына булса да, Аллаһыга безгә бу хайваннарны ризык итеп яратканына шөкрана кылу. Ул көнне ашамый, ураза тотып, авыз ачканда беренче ризыгыбыз итеп корбан ите ашау сөннәттер.

Шулай булгач: "Кан кою бәйрәм буламыни?" - дип әйтә алабызмы? Асылда, бу хайван-нарның итләре ярлыларга, фәкыйрьләргә дә таратыла. "Ярлы-фәкыйрьләргә ит тарату" бәйрәме дисәк тә була бит.

"Корбан бәйрәме" төшенчә-сен дөрес аңламау аркасында гына аннан куркабыз. Бу көн - елның иң зур көне: шайтан коткысыннан ераклашып (чөнки шайтан Аллаһыга якынаюга каршы), Аллаһыга бөтенебез дә (фәкыйре дә, бае да, бозык кеше дә, күркәм кеше дә) тәүбә итеп, гает намазларында чиста булып, иңгә-иң терәп, бер-беребезне гафу итеп, сәлам биреп, котлап, пакьләнеп куаныша торган көн. Моны Аллаһы Тәгалә киләчәктә бөтенебезгә дә гореф-гадәт итеп кабул итәргә насыйп итсен. Ил буенча давыл булып йөргән фахишәлеккә, наркоманиягә, эчкечелеккә, гаделсезлеккә каршы биш вакыт намазларыбызны торгызып, гает намазларындагы кебек, ныклы сафлар белән бер-беребезне югалтмый каршы торыйк. Бу безнең ел эчендәге корбаныбыз - Аллаһыга якынаюыбыз булыр. Шушы көнне таңнан торып, госел коенып, пакьләнеп, гает намазын укырга мәчеткә бару, барганда һәм кайтканда фәкыйрьләргә сәдака бирү тиеш. Аннары корбан чалу йоласы башкарыла. "Корбаның кабул булса, бакый дөньяга күчкәч, гөнаһларың ярлыканып, сират күперен ут тизлеге белән үтеп чыгарсың. Корбан чалырга хәле, вакыты, мөмкинлеге булып та, аны эшләмәгән кеше Ислам диненнән ераклаша дигән сүз. Корбан каны агызылмаган өйдән Аллаһы Тәгалә бәрәкәтен алыр. Ул өй ызгышлар, борчу, хәсрәт чишмәсе булыр", - диелә Изге китапта. Ләкин мөмкинлеге булмаган кешеләргә мәҗбүри түгел.

Рамис хәзрәт ГАРИФУЛЛА.
"Безнең гәҗит"тән.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: