Бөгелмә авазы

Күңелләр мөнбәр иде

8 майда Бөгелмә үзәк мәчетендә вәгазь сөйләү бәйгесе булды.

Һәр йөрәктән нечкә-саф музыка агылды. Илаһи бер болында утырган төсле булдык. Һәр йөрәкнең үз музыкасы, үзенә генә хас аңлау һәм җиткерү рәвеше икән.
Инсаф хәзрәт Сәүбәнов, Лениногорскиның "Ихлас" мәчете имамы, мәхәббәт җырчысы буларак, нечкә кү-ңелләребезне тетрәтте. Рухи ятимлектән мохтаҗ булган йөрәгебез аңа галибанә рәвештә гашыйк булды: "Үзебездән соң иң зур мирас - Аллаһы Тәгаләнең динен уяту. Үзебезгә иң зур максат - Аллаһы Тәгаләнең җәннәте. Без һәр минутта Аллаһы Тәгаләгә карата мәхәббәтебезне күрсәтергә тиеш. Чөнки ул безгә һәр көнне яңгыр-сулар, Кояш җылысы белән мәхәббәтебезне кайтара. Миңа шушы исламда тәрбияләнергә насыйплардан әйләде".
Чирмешән районының имам-хатыйбы Хәбир хәзрәт Ханов зәгыйфь иманыбызны ачты, аның иң караңгы поч-макларына якты койды: "Бер ханым килде дә: "Хәзрәт, Украинада кыямәт түгелме?" - дип сорады. "Кыямәтне читтән түгел, үзе-безнең өйләрдә көтәргә кирәк", - дип җавап бирдем. Дин кардәшеңнән шикләнү, мәҗ-лесләрдә бер-береңнең гаебен эзләү, мәсәлән, кыямәткә иң зур сәбәп була.
Халифәт тарихында шундый хәл мәгълүм: берәү, таш бәреп, кардәшенең дөясен үтергәч, зыян күргән кеше шул ук ташны алып, аның үзенә бәрә һәм, сабый баладай уйламыйча, җанын кыя. Шәригать буенча аны шунда ук тотып алалар, үлемгә хөкем итәләр. Бурычларын булса да түләп, гаиләсе белән саубуллашып килергә ризалык сорый ул. Казый, бер әманәтче табу шарты белән, ризалыгын бирә. Бу кеше чыга да урамда нур сибеп торган якты йөзле Әбүзәрне күрә. Әбүзәр бер белмәгән кешегә әманәтче була. Бер атна уза - зыянчы һаман күренми. Әбүзәр хөкем мәйданына үзе килеп баса. Килешенгәнчә, хөкем карары укыла, Әбүзәрне баш чаба торган урынга китерәләр. Шунда гына теге мөслиминнең йөгереп килгәнен күрәләр. Ул килә дә елап та җибәрә: "Әгәр мин килмәсәм, минем аркада кешеләр вәгъдә үтәүләреннән читләшерләр, бер-берсенә ышаныч юкка чыгар, дидем. Әгәр мин килмәсәм, Мәдинәгә кыямәт китерүче беренче кеше мин булырмын, дидем".
Мондый вәгазьдән соң күңелебезне яшьләр энҗеләде. Аннан соң дикъкатебезне нурланып торган мөн-бәр алдына чыгып баскан Ильяс хәзрәт Зиннәтуллинга багладык: "Әйе, элгәрләребез алтын гасырларда яшәгәннәр. Нигә соң без ул вакытта яшәмәгән?!
Әмма бүгенге көндә дә өндәү һәм дәгъват юлында соңгы сулышы беткәнче атлаган шәхесләр бар. Үткән ел гына Кувейтта Абдрахман әс-Сумейт, табиб һәм шәех, вафат булды. Ул - безнең көннәр кешесе. Канадада бик яхшы диплом алганнан соң, Нью-Йоркта дәрәҗәле клиникада эшли башлый. Әмма мондый искитмәле тормышта торып, җәннәткә эләгеп булмаячагын аңлый һәм мөслимә хатыны белән Африкага күчеп китә. Уңайлыклары булмаган тормышта яшәп, хаста янына барып җитү өчен шул челләдә, москит-черки оясында, 200әр чакрым араны кичеп, барырга туры килә (шәех Абдрахман турында интернетта "Герой нашего времени" дип язып, укырга була). Аның үрнәген күргән һәм ярдәм алган 10 миллион кеше ислам диненә күчә. 10 миллион кеше! Аллаһы юлында менә шушы хезмәтне бер кеше башкара! Ә безнең хезмәт? Бүгенге көндә Татарстанда 80 мәчет бикле, чөнки анда имамнар юк. Шушы биналарны ачып, эшли башларга вакыт".
Бер Алла ярдәм
бирсен эшебезгә,
Тәрәккый фикере
керсен эчебезгә,
Дүрт кул белән
ябешәек эшебезгә,
Анадан яңа туган
сабыйлар күк!
/Габделмәҗит Гафури/.
Ай, күңелләребез хозуры! Гүя Фирдәвес җәннәтенең иң гүзәл җирендә утырдык ла! Баулы шәһәреннән Рәсим хәзрәт Садыйков әүвәл сү-зен, шәкертләр әйләнәсендә утырган яшь хәлфә кебек, мәгъсум генә башласа да, фәнни эзләнү рәвешендә дәвам итте. Хак белемгә су-саган күңелебез аның йөрәгеннән аккан Кәүсәр суларын йотылып эчте:
"Кеше Җир йөзенә халифә булыр өчен җибәрелгән. Моның мәгънәсе: ул шушы Җир йөзендәге хәятны һәм мәхлукларны тәртиптә тотарга җаваплы. Бу кадәр зур җаваплылык-ны таулар үз өстенә алмадылар, әмма кеше үз өстенә алды. Шушы тәрбияне тормышка ашыруда кимчелексез һәм гали канун булып Коръәни-Кәрим җибәрелде".
Шуның белән вәгазь уку бәй-гесе тәмам булды. Кем беренче урынны алды дигәндә, анысы алдан ук бөтенебезгә билгеле булган хакыйкать иде (чөнки Рөстәм хәзрәт әйткәндәй, бу исемне ишетү белән яшь имамнарыбыз хәсрәт күлләренә баткан иде): Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин иң яхшы буларак тәбрикләнде.
Һәркайсыбыз соңгы минутта, "ләә илаһы иллаллаһ" дип, ялгышмый кабатлый алсак иде.
Раилә ХАФИЗОВА.
Рәфис Сәйфуллин фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: