Бөгелмә авазы

Изге язулар. Изге язуларга ышану

Әбү Һурайра (р.г.) риваять иткән: "Аллаһының илчесе мине кулдан баглап тотты да әйтте: "Аллаһы җирне - шимбә көнне, тауларны - якшәмбе көнне, агачларны - дүшәмбе көнне, караңгылыкларны - сишәмбе көнне, яктылыкны, нурны - чәршәмбе көнне, хайваннарны - пәнҗешәмбе көнне һәм Адәмне (г.с.) җомга көнне яралткан". (Ибне Исхак). Инҗил Тәүратның хаклыгын...

Әбү Һурайра (р.г.) риваять иткән: "Аллаһының илчесе мине кулдан баглап тотты да әйтте:
"Аллаһы җирне - шимбә көнне, тауларны - якшәмбе көнне, агачларны - дүшәмбе көнне, караңгылыкларны - сишәмбе көнне, яктылыкны, нурны - чәршәмбе көнне, хайваннарны - пәнҗешәмбе көнне һәм Адәмне (г.с.) җомга көнне яралткан". (Ибне Исхак).

Инҗил Тәүратның хаклыгын раслап килгән һәм алар арасында каршылык булмаган. Коръәнне тәфсир кылу-
чылар фикеренчә, Инҗил белән Тәү-
рат арасында бары тик берничә хөкем аермалары булган. Коръәндә хәбәр ителгәнчә, Гайсә халкына болай дигән: "Мин сезгә миңа кадәр Тәүратта килгән нәрсәләрне расларга һәм сезгә хәрам кылынган нәрсәләрнең бер өлешен рөхсәт итәргә килдем" ("Әл-Гыйм-ран": 50).
Инҗил хакыйкатьтә юл күрсәткән һәм Бәни Исраил арасындагы каршылыкларны юкка чыгарган. Әмма бу хәл озак дәвам итмәгән. Кяфер дин әһелләре Инҗилнең эчтәлеген һәм мәгънәсен үзгәрткәннәр; иңгән бер китап урынына төрле кешеләр тарафыннан язылган инҗилләр уйлап чыгарганнар. Аллаһы Тәгалә әйткән: "Без насара дип әйтүчеләрдән вәгъдә алдык. Алар исләренә төшергән нәрсәнең күп өлешен оныттылар. Шул вакытта Без Кыямәт көненә кадәр алар арасында дошманлык һәм нәфрәт уяттык. Аллаһ аларга кылган нәрсәләрен хәбәр итәчәк. Әй, Китап әһелләре! Сезгә сез язуда яшергән күп нәрсәне аңлатучы һәм күп нәрсәдән тыелучы Безнең пәйгамбәребез килде" ("Мәидә": 14-15).
3. Зәбур Давыт пәйгамбәргә иңде-релгән. Аллаһы Тәгалә әйткән: "Давытка Без Зәбурны бирдек" ("Ниса": 163).
Мәшһүр галим Катәдә болай дип язган: "Безгә сөйләүләре буенча, Зәбур Аллаһ Давытка өйрәткән догалардан, Аллаһыны мактау һәм данлау сүзләреннән торган".
Коръәндә Давытның китабында изгеләрнең өстен чыгуы турында шатлыклы хәбәр китерелә. Аллаһы Тәгалә әйткән: "Зикердә (Ләүхел Мәхфузда) язылганнан соң Без язуларда җирне Минем изге бәндәләрем мирас итеп алачак-лар дип язган идек инде" ("Әнбия": 105).
4. Ибраһим белән Мусаның сәхи-фәләре Коръәндә ике мәртәбә кабатлана. Аллаһы Тәгалә әйткән: "Без аңа Мусаның һәм Аллаһның боерык-ларын тулысынча үтәгән Ибраһимның сәхифәләрендә нәрсә язылган икәнне сөйләмәдекмени? Бер җан да икенче җанның авырлыгын күтәрмәячәк. Кеше үзе омтылган нәрсәгә генә ирешәчәк. Аның омтылышлары күренәчәк, аннары ул әҗер яки җәзаны тиешенчә алачак" ("Нәҗем": 36-41).
Соңгы илаһи Китап - Коръән. Коръ-ән Мөхәммәдкә (с.г.в.) иңгән һәм ул илаһи китапларның иң соңгысы, данлысы һәм камиле санала. Ул алдан килгән китапларның хаклыгын раслаган һәм аларны бозык кешеләр таккан ялганнан арындырган. Аллаһы Тәгалә әйткән: "Аларны сакласын (яки алар турында шаһәдәт бирсен, яки алардан өстен булсын) өчен Без сиңа хаклык белән, алдан килгән Язуларны раслап, Китап иңдердек" ("Мәидә": 48).

Россия Ислам университеты.

Иман ныклыгы

иңдерелүенә, алар эчендә һидаят, нур булуына ышанырга тиеш.
Коръән аятьләреннән һәм хәдис-ләрдән безгә Мөхәммәд (с.г.в.) килгәнче иңгән берничә Китапның исеме мәгълүм:
1. Тәүрат китабы Муса пәйгамбәргә иңдерелгән. Аллаһы Тәгалә әйткән: "Беренче буыннарны һәлак иткәннән соң, кешеләргә нәсыйхәт өчен, һидаят һәм рәхмәт итеп, Без Мусага язу бирдек..." ("Касас": 43). Әлеге язу Бәни Исраилгә иңдерелгән бөек язуларның берсе булган. Аллаһ аны такталарга язылган килеш иңдергән. Бу турыда Аллаһ болай дигән: "Без аңа такталарда барлык нәрсә турында нәсыйхәт һәм барлык нәрсәгә аңлатма яздык: "Аларны нык итеп тот һәм халкыңа аларның иң яхшысына иярергә боер. Мин сезгә бозыкларның тору урынын күрсәтәм" ("Әгъраф": 145).
Тәүратны саклау дин әһелләренә тапшырылган булган. Әмма яһүд галимнәре изге язуны үзгәртелүләрдән саклый алмаганнар. Алар Аллаһ рөхсәт иткәнне тыйганнар, Ул тыйганны рөхсәт иткәннәр. Аллаһы Тәгалә әйткән: "Алар сезгә ышанырлар дип өметләнәсезме? Аларның кайберләре Аллаһның Сүзен ишеттеләр һәм мәгънәсен аңлаганнан соң, аңлы рәвештә аны үзгәрттеләр" ("Бәкара": 75).
2. Инҗил Гайсә пәйгамбәргә иңде-релгән. Аллаһы Тәгалә әйткән: "Аның артыннан Без Тәүратта иңгәнне раслап, Мәрьям улы Гайсәне иңдердек. Без аңа Тәүратта элек килгән дөрес һидаят һәм нурны раслаучы Инҗил бүләк иттек. Ул тәкъвалар өчен һидаят һәм нәсыйхәт булды" ("Мәидә": 46).

Һәр мөселман Аллаһы Тәгаләнең изге язуларны бәндәләрен туры юлга бастыру өчен иңдерүенә ышанырга тиеш. Изге китапларга ышану - Ислам диненең бер терәге.

Аллаһы Тәгалә әйткән: "Пәйгамбәр һәм мөэминнәр аңа Раббысыннан иңгән нәрсәгә ышандылар. Алар барысы да Аллаһыга, Аның фәрештәләренә, Аның язуларына, Аның пәйгамбәрләренә иман китерделәр" ("Бәкара": 285).
Мөэмин барлык илаһи китапларга да ышанырга, ул китаплар һәм әлеге китаплар иңгән пәйгамбәрләрнең берсен дә аермаска тиеш. Аллаһы Тәгалә мөэминнәргә китап әһелләренә болай мөрәҗәгать итәргә боерган: "Без Аллаһка, үзебезгә, Ибраһимга, Исмәгыйльгә, Исхакка, Ягъкубка һәм буыннарга (Ягъкубның унике улына) иңдерелгән һәм пәйгамбәрләргә Раббылары тарафыннан бүләк ителгән нәрсәләргә ышандык, без аларның берсен дә аермыйбыз. Без Аңа (Аллаһка) гына итагать итәбез" ("Бәкара": 136).
Һәр мөселман барлык изге китапларның да Аллаһ тарафыннан

Чаң!

21 декабрь көнне Дәүләт
Думасы "Россиядә мәгариф турында" канун проектын өченче, соңгы укылышта раслады. Анда рус теленең дәүләт теле булуы һәм мәгарифтә аның "гарантияләнүе",
ә республикаларның дәүләт телләрен өйрәнү һәм аларда белем бирү дә "кертелергә мөмкин" дип кенә әйтелә.

Татарстан республикалардагы дәүләт телләрендә белем бирү яңа мәгариф кануныннан төшеп калмасын өчен бик тырышты. Татарстан үз тәкъдимнәрен башка төбәкләрдәге парламентларга җибәреп, егермедән артык урыннан хуплау да алды. Россия Думасы сәхифәсендә әлеге канунның ничек әзерләнүен тасвирлаган биттә Татарстан тәкъдимнәре дә бирелә. Татарстан үз тәкъдимнәренең иң әһәмиятлеләренең берсе итеп, "Россия ватандашларының ана телендә мәктәпкәчә, башлангыч, урта белем алырга һәм шул телдә Бердәм дәүләт имтиханын да бирергә хокукы барлыгын" канунга кертүне сорады.
Думада икенче укылышта кабул ителгән канун проектының 14 нче "Белем бирү теле" дип аталган маддәсендә, дәүләт теле буларак, бары тик рус телендә генә белем алуның гарантияләнүе әйтелә. Ә милли телләргә килгәндә, "Россиядәге республикаларның дәүләт телләрен өйрәнү һәм бу телләрдә укыту кертелергә мөмкин", - диелә. Бу эшне республикалар үз кануннары белән җайларга тиеш булачак. Милли телләрдә укыту була калган очракта да Мәскәү рес-публикаларга тагын ике чикләү сала. Беренчесе - республикалар федераль белем бирү стандартларыннан читкә чыкмаска, икенчесе - милли телләрдә белем бирү рус телен өйрәнүгә һәм бу телдә укытуга зыян салмас-ка тиеш.
14 нче маддәнең беренче бүлегендә

Бар яңалык та яхшылыкка илтми

дәүләт теле (рус теле) белән янәшә: "мәга-риф системасы тәкъдим иткән мөмкинлек-ләр кысасында тәрбия һәм белем бирү телен сайлау гарантияләнә", - диелә. Бу юллар инглиз-рус телле һәм башка шундый элитар мәктәпләргә тел-теш тидерелмәсен өчен кертелгәндер, мөгаен.
Канунда милли дәреслекләр турында да юллар бар. "Дәүләт аккредитациясе узган мәктәпләрдә Россия регионнарының төбәк һәм этнокультур үзенчәлекләрен чагылдырган, туган телдә белем алу, Россия халыкларының әдәбиятларын туган телдә уку мөмкинлеге биргән дәреслекләрне кулланырга тәкъдим ителә", - диелә.
Шулай ук ата-ана теләген дә исәпкә алу яңа канун проектының 44 нче маддәсендә беркетелгән. "Ата-аналар гомумурта белем алу төгәлләнгәнгә кадәр, баласы фикерен дә истә тотып, телне, укыту телен, факультатив фәннәрне сайлау хокукына ия", - диелгән.
Татарстан канунга Бердәм дәүләт имтиханнарын туган телдә бирү мөмкинлеген күз алдында тоткан юллар тәкъдим иткән иде. Әмма ул кермәгән.
Татарстан үзенең яңа мәгариф канунын булдырырга җыена. Бу хакта Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасында мәгариф кануны икенче укылышта каралыр алдыннан, 17 декабрь көнне белдерде.
Ф.Мөхәммәтшин сүзләренчә, Татарстан бу канунның булачагы турында Дәүләт Думасы һәм федерация Советы җитәкчелегенә җиткергән һәм анда Россия канунына керми калган Татарстан тәкъдимнәре дә урын алачак.


Чыганак: "Азатлык.орг".

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: