Бөгелмә авазы

Изге эш

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Күптән түгел Ирхәм мәчетендә бик изге, күңелле мәҗлес узды. Бер ай дәвамында Радик хәзрәт Зәбиров мәчеттә Коръән уку, хәтем кылу, багышлау үткәрүе турында хаҗи Габит Хәсән язып чыккан иде инде. Минем дә аның сүзләрен куәтләп, үз фикерләремне язасым, рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Хаҗия Хафизә абыстай СӘЕТОВА,
сугыш һәм хезмәт ветераны.

Бу чарага килгән кешеләр арасында, мөселманнардан кала, христиан динендәгеләрне дә очратырга була иде. Коръән уку мәҗлесләренә олы яшьтәге әби-бабайлар гына түгел, яшүсмерләр дә күп килде. Яшьләребез Коръәнне яхшы гына укый. Алар бу изге гамәлләрдән чигенмәсләр, беркайчан да начар юлдан китмәсләр, иншалла.

Реклама

Бу мәчет шулхәтле күркәм, җылы, якты, анда барасы гына килеп тора. Радик хәзрәт һич тә үз вакытын кызганмый. Кайчан гына барсаң да, ул шунда. Аны бит әле башка мәҗлесләргә дә чакыралар. Хәзрәтнең 3 кызы да бар. 7 яшьлек кызы Әминә безнең белән бергә намаз укый. Абыстайга Аллаһы Тәгалә тазалык, сабырлык бирсен инде.

Альберт туганыбыз Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) сөннәтен искә алып үткәргән гакыйка мәҗлесенә бик мул аш өстәлләре әзерләнгән иде. "Тау" хәтле бавырсаклар да чыгардылар. Үзбәк милләтеннән булган дин кардәшләребез бик тәмле пылау пешерделәр.

Безне шатландырган өчен Аллаһы Тәгалә мәҗлесне оештыручыларның барысына да саулык, сәламәтлек, шулай изге юлда йөрергә насыйп итсен. Амин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: