Һиҗри календарьда – Яңа ел
Ислам динендә бәйрәмнәрнең һәркайсы аерым әһәмияткә ия. Мәсәлән, Ислам динендә кулланылучы Һиҗри исәп буенча 3 октябрьдә яңа 1438 ел башланды. Бу - Милади исәбе буенча 622 елда Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) Мәккәдән Мәдинәгә күченү көне. Һиҗри календарь шуннан башлана. Ел 12 айдан Һәм якынча 354 көннән тора. Бу - Айның Җир...
Ислам динендә бәйрәмнәрнең һәркайсы аерым әһәмияткә ия. Мәсәлән, Ислам динендә кулланылучы Һиҗри исәп буенча 3 октябрьдә яңа 1438 ел башланды.
Бу - Милади исәбе буенча 622 елда Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) Мәккәдән Мәдинәгә күченү көне. Һиҗри календарь шуннан башлана. Ел 12 айдан Һәм якынча 354 көннән тора. Бу - Айның Җир тирәли тулы әйләнеш ясау вакыты. Һәр так ай - 30, җөп ай 29 көннән тора. Шул сәбәпле, Ислам бәйрәмнәренең урыны Милади исәбендә, ягъни ‰ирнең Кояш тирәли әйләнеш вакытына нигезләнгән хәзерге календарьда һәрдаим үзгәреп тора.
Һиҗри исәп буенча яңа ел Мөхәррәм аеннан башлана. Бу көнне мәчетләрдә Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккәдән Мәдинәгә күченүенә багышланган догалар укыла. Мөхәррәм ае чын мөселман өчен аерым әһәмияткә ия. Аны ничек уздырсаң, елның калган айлары да шулай үтәчәк дип ышаныла. Шуңа күрә һәр мөселман бу айны Аллаһка хезмәттә үткәрергә тырыша: мохтаҗларга хәер-садака тарата, мәчетләр төзү өчен акча бүлә.
Мөхәррәм Аллаһ тарафыннан һәртөрле ызгыш-сугыш, үч алу, низаглар тыелган дүрт ай исәбенә керә. Ул - тәүбәгә килү һәм догалар аша ярлыкау сорау вакыты. Бер хәдистә Мөхәррәм аеның ураза тоту өчен Рамазан аеннан кала иң кулай ай булуы билгеләнә. Мөхәммәт пәйгамбәр Мөхәррәм аенда бер көн ураза тотуның савабын башка айлардагы утыз көнгә тиңли. Шуңа күрә бу айда изге уйларда гына булып, якыннарың белән ызгышка кермичә, көннең якты вакытында ашау-эчүдән тыелырга кирәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 18:172022 елдан башлап техосмотры булмаган машина йөртүчеләргә штраф салачаклар Штраф күләме ике мең сум тәшкил итәчәк.1400
-
5 март 2021 - 16:33Җырчы Ёлка «КАМАЗ-мастер» турындагы сериалга саундтрек яздырган Клипта Чаллы шәһәре күренешләрен һәм сериалдан кадрларны күрергә була.4100
-
5 март 2021 - 15:03Киң күңелле, олы җанлы шәхес Хезмәт юлын, гомерен җирле матбугатка – “Бөгелмә авазы” газетасына багышлаган Әлфинур Әхтәм кызы Шәвәлиеваның нинди кешелекле кеше икәнлеген, яхшылыкларын, тырышлыгын тасвирлап язарга бөек татар телебездәге сүзләр дә җитмәс, мөгаен. Ул минем тормыш юлымда очраган иң гадел, олы җанлы, үз эшенең чын остасы булган шәхестер.5300
-
5 март 2021 - 13:16БМРда «Бөгелмә районының этномәдәни маршруты» тормышка ашырылачак Проект безнең республикада яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәрен уздыру традицияләрен яңартуга һәм саклауга юнәлдерелгән.4500
-
5 март 2021 - 12:23Әлмәттә авыл халкының 52нче Спартакиадасы финалы һәм бүләкләү булачак Нәтиҗәләр буенча 800гә кадәр һәм аннан да күбрәк кеше яшәгән төркемнәр буенча иң яхшы авыл җирлекләре билгеләнәчәк.3300
-
4 март 2021 - 10:26Бөгелмә район үзәк хастаханәсендә 2020 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар
-
4 март 2021 - 09:14«Бөгелмә үзәк район хастаханәсе» ДАССУ йомгаклары
-
20 февраль 2021 - 11:51Бөгелмә командасы ГТО ярышларында җиңде
-
5 март 2021 - 11:07Линар Закиров «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында катнашучылар һәм җиңүчеләр белән очраштыЗалда төрле өлкәләрдә – сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт, сәнәгать һәм бизнеста уңышлы эшләүче гүзәл затлар, шулай ук үз үрнәкләре белән гаилә мөнәсәбәтләренең ныклыгын һәм кыйммәтен күрсәтүче күп балалы әниләр җыелды.8100
-
3 март 2021 - 13:13Тикшерүне наркоконтроль алып бара: бөгелмәлеләр өчен action-квест оештырылды Квест риваятьләре буенча, катнашучылар наркоконтрольнең сугышчылары булалар, алар хезмәт бурычлары буенча югары белемле, һәрьяклы үсеш алган, батырлык, чыныгу, яхшы физик әзерлек булырга тиеш.21900
-
4 март 2021 - 11:18Бөгелмә район үзәк хастаханәсендә 2020 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар Александр Иванов 2021 елга төп стратегик бурычларны яңгыратты һәм барлык коллективка узган елдагы нәтиҗәле һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.20800
-
3 март 2021 - 17:50«Яңарыш» үзәгендә FIT-5 программасы буенча дәрес узды Чара барышында хезмәткәрләр физик күнегүләрне башкару үзенчәлекләре һәм техникасы белән таныштылар.13300
-
3 март 2021 - 16:19Бөгелмә районы 2 ел рәттән Уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды "Бөгелмә үзәген активлаштыру» проекты кысаларында тирә-юнь урамнарын төзекләндерү территориягә керү мөмкинлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.11000
-
4 март 2021 - 19:44Татарстан синоптиклары буран, көчле җил һәм бозлавык турында кисәтә Буран сәбәпле күз күреме сизелерлек начарлана.9800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика