Бөгелмә авазы

Ихласлык ислам юлдашымы?

Дини сорауларга Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов җавап бирә.

Кешенең бу дөньяда кылган барлык яхшы да, начар да гамәлләренә Аллаһы Тәгалә тарафыннан хак бәя бирелә. Ихласлыкка ирешү адәм баласына ансат кына бирелми. Ихлас гамәлләр, ниятләрне һәрвакыт дөресләп торырга кирәк. Ә моңа ирешү өчен нәрсәләр эшләргә тиешбез соң?

Ихласлык сүзе – гарәп теленнән кергән сүз. Ул “пакьләү”, “чистарту”, “гамәлләрне бер Аллаһка гына багышлау” дигән мәгънәләрне аңлата. Кешенең бөтен гамәле дә Аллаһы Тәгалә каршында шуның белән бәяләнә. Коръәндә Аллаһы Тәгалә “Әл Гыймран” сүрәсенең 148нче аятендә: “Аллаһы Тәгалә гамәлләрне ихлас күңел белән кылучыларны ярата”, – ди. Икенче бер аятьтә: “Раббың Аллаһка ихластан гыйбадәт кыл”, – дип әйтелә (“Зүмәр” сүрәсе, 2нче аять).

Ихластан гамәл кылу – ул кешеләрдән бернинди мактау сүзләре әйтүне, олылауны, матди байлыкка ирешүне, файда алуны, рәх-мәт әйтүләрен өмет итмичә, Аллаһ ризалыгы өчен гамәл кылу. Менә шундый ният белән кылынган гамәл генә ихластан була. Әт-Тәстәри исемле галимнән: “Нәфес өчен кайсы гамәлне кылу авыр?” – дип сорыйлар. Ул: “Ихласлы булу, чөнки аның өчен кешегә бернәрсә дә бирмиләр”, – дип җавап бирә.

Ихлас булу кешенең нияте белән бәйле. Шуңа күрә аны һәрвакытта тикшереп, дөресләп торырга кирәк. Суфян әс-Сәүри әйтте: “Минем өчен нияткә караганда да дөресләп тору авыр булган башка гамәл юк, чөнки ул гел үзгәреп тора. Ихласлы кеше берәр изге гамәл кылса, кешеләрне шуның өчен мактауларын теләми. Ул үзенең кылган изге гамәлләре турында кешеләргә мактанып сөйләми. Киресенчә, аларны яшерергә тырыша. Ихластан кылган бер гамәл кешенең гөнаһлары ярлыканып, җәннәткә керүенә сәбәп булырга мөмкин. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: “Борын заманда бер фахишә хатын кое тирәли арлы-бирле йөрүче бер этне күрде. Ул эт сусаудан әз генә үлмичә калды. Теге хатын, аны жәлләп, коега төшеп, аяк киеменә су тутырды һәм этне эчерде. Шушы гамәле өчен Аллаһы Тәгалә аның бөтен гө-наһларын гафу итте” (Бохари хәдисләр җыентыгы).

Икенче хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр шулай ди: “Элекке заманда бер кеше юлдан барды һәм анда кешеләргә комачаулаучы бер агач ботагын күрде. Кешеләргә зыяны тимәсен дип, ул аны читкә алып куйды. Шушы гамәле өчен Аллаһы Тәгалә аның гөнаһларын кичерде” (Бохари хәдисләр җыентыгы).

Кеше бу хәдисләрне дөрес аңларга тиеш. Кайбер кеше эткә су эчертеп яки юлда яткан әйберне кырыйга алып куеп та җәннәткә кереп була икән дип уйларга мөмкин. Әлеге хәдисләрнең төп мәгънәсе һәр эшне, зурмы ул, кечкенәме, ихластан кылырга кирәклеге турында бара.

Әлеге гамәл кешенең ихласлыгын, иман куәтен һәм кыюлыгын күрсәтә. Моны бөтен кеше дә эшли алмый, чөнки кеше гаделсез, рәхимсез кешегә хак, дөрес сүзне әйтеп, берәр зыян күрергә мөмкин. Татар халкында да шундый мәкаль бар: “Туры әйткән – туганына ярамаган”. Әгәр дә кеше гамәлне ихластан, ягъни Аллаһтан әҗер-савап өмет итеп эшләсә, ул камил иманлы кеше була.

Әхлакый сыйфатларны камилләштерү шулай ук кешенең ихлас булуын таләп итә. Кешегә карата юмарт, мәрхәмәтле, ярдәмчел, гадел, сабыр, эчкерсез булу өчен дә, иң беренче чиратта, ихлас булу кирәк. Ягъни ихлас булу ул әхлакый сыйфатларның да төп нигезе булып тора. Аннан башка кеше камиллеккә һәм Аллаһ ризалыгына да ирешә алмый. Алда әйткәнчә, ул шулай ук изге гамәлләрнең һәм гыйбадәтләрнең Аллаһы Тәгалә каршында кабул кылыну шарты да булып тора.

Мөхтәрәм җәмәгать, эшләгән эшләребез ихласлык белән булсын, Аллаһы Раббыбыз әҗер-савапларын насыйп кылсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: