Бөгелмә авазы

Хәләл – Аллаһ билгесе

Көн саен өчәр-дүртәр тапкыр ашарга утырабыз. Табыныбызга нинди ризык куела? Дөрес туклану нидән гыйбарәт? Бу сораулар замана кешесен, һичшиксез, кызыксындыра. Соңгы вакытта бигрәк тә хәләл ризык куллану киң тарала бара. Ул мөселманнарның гына түгел, ә башка дин тотучыларның да игътибарын җәлеп итә.

Интернет чыганаклардан билгеле булганча, Америка югары уку йортларында белем алучыларның 60 проценты хәләл туклануга өстенлек бирә икән. Бу аңлашыла да, чөнки андый ризыкның энергетикасы башка, ул дөрес һәм хәерле туклану дигән сүз.
"Хәләл" стандарт комитеты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте каршында 2005 елда оешты. Комитетка быел тугыз ел тула. Ул Россиядә беренчеләрдән булып оешты һәм үзенең эшчәнлеген ике нигезгә таянып алып алып бара. Беренчесе Коръәни Кәрим булса, икенчесе - Пәй-
гамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) хәзрәтләренең сөннәте. "Маидә" сүрәсендә Аллаһ Раббыбыз: "Хәләл һәм чиста булган ризыкларны һәм нигъмәтләрне кулланыгыз", - дигән.
Комитет рәисе урынбасары Ирек хәзрәт Җиһаншин әйтүенчә, хәләл кешене кеше итә. Адәм баласы хәрам ашаса, асылын югалта. Аллаһы Тәгалә безгә биш әйберне хәрам кылган. Беренчесе - дуңгыз ите, чучка белән бәйле бөтен әйберләр. Дуңгыз тиресеннән эшләнгән куртка киеп, каеш буып йөрү дә хәрам. Икенчесе - үләксә ите. Моңа ток суктырып үтерелгән, яисә үлгән кошлар һ.б. керә. Өченчесе - Аллаһы Тәгаләнең исеме белән (ягъни бисмилла әйтеп) чалынмаган кош-корт һәм терлек ите, чөнки хайванның да җаны бар, аны дөрес итеп чыгарыр-га кирәк. Ата-бабаларыбыздан килгән мал чалу йолала-
рын төгәл үтәү зарур. Дүртенчесе - ерткыч хайваннар хәрам кылынды. Мәсәлән, төлке, аю, бүре, яисә ерткыч кошларның итләре. Бишенчесе - кан. Нишләп аракыны атамадыгыз диярсез? Хәмер, исерткеч әйберләр дә хәрам кылынды. Хәләл төшенчәсе ит продукциясенә генә түгел, ә ипигә дә кагыла. Әйтик, маргаринда хайван майлары булырга да мөмкин. Хәзерге вакытта желатин мәсьәләсе бик актуаль… Бервакыт безгә хәләл кәнфит ясарга теләк белдергән эшкуар килгән иде. Хәләл киң төшенчә, ул ризыкны гына түгел, сервис, хәтта яшәү рәвешен дә колачлый.
Узган ел дөньяви вакыйгада катнаштык. Универсиа-дага килгән кунакларга хәләл табын әзерләнде. Ә ашчыларга, андагы хезмәт күрсәтүчеләргә махсус курслар оештырылды. Россия Ислам институты да бу игелекле гамәлдә ярдәм кулы сузды. Хә-ләл шартларны үти алырлык команда тупланды.
Бүген бик күп товар читтән кертелә. Алар үзебездә җитештерелгәнен кысрыклый. Бердәм Сәүдә Оешмасына (БСО) без бары тик хәләл продукция белән генә каршы тора алабыз. Безнең халык инде генетик модификацияләнгән "Буш ботлары" ашамый. Шуңа күрә эшкуарлар, фермерлар хәләл продукция җи-
тештерергә тели икән, "Хәләл" стандарт комитетына мөрәҗәгать итә ала.
"Хәләл ул сыйфат билгесеннән дә югарырак. Ул Аллаһы Тәгаләнең бренды дия алабыз. Мондый тамга сугылган ризыкны бер дә шикләнмичә өстәлегезгә куя, ризыклана аласыз", - ди "Хәләл" стандарт комитеты рәисе урынбасары Ирек хәзрәт Җиһаншин.
"Дуслык" сайтыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: