Бөгелмә авазы

Дөньяда яшәүнең мәгънәсе

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин. Үәссаләәтү үәссәләмү гәләә расүүлинә Мөхәммәдиү үә гәлә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗемәгыйин. Әссәламегаләйкүм үә рәхмәәтуллаһи үә бәрәкәтүһ.

Газиз дин кардәшләрем! Аллаһ Раббыбыз дөнья яратылганда барча җаннарны яралткан һәм Үзен җаннарга күрсәткән (ничек күрсәткәндер, безгә мәгълүм түгел) һәм сорау биргән: "Әләстү бираббикүм?" ягъни: "Раббыгыз кем?". Җаннары Аллаһы Тәгаләне танып: "Син - безнең Раббыбыз һәм тәрбия кылучыбыз", - дип иман китергәннәр. Ул вакыт "Әлмисак" дип атала. Әлмисакта җаннар Аллаһ Раббыбызны күргәннәр, әмма үзләрен һәм бер-берсен күрә алмаганнар, чөнки әле ул вакытта тән булмаган. Аллаһы Тәгаләнең һәр эше хикмәт белән. Сынар өчен шул җаннарны "тән" дигән киемгә киендереп, берәм-берәм якты дөньяга китереп ала. Бу дөньяда инде без үзебезне дә, бер-беребезне дә, Аллаһның мәхлүкатьларын да күрәбез, ләкин Аллаһның үзен күрә алмыйбыз.

Җаннарның бу дөньяга килүенә Аллаһ Раббыбыз ата-ананы сәбәпче иткән. Дөнья яратылганда бар ителгән, Аллаһ хозурында тәрбия кылынган, Әлмисакта иман китергән саф, пакь җанны фәрештәләр Аллаһ әмере белән 4 ай да 10 көнлек вакытта ана карынындагы балага иңдерәләр. Үз вакыты җиткәч, бала саф, пакь җан белән дөньяга килә. Әгәр бала үзенә тәкъдирләнгән гомерен җаны саф, пакь килеш үтә алса, ул дөнья сынавын уңышлы узган була. Аллаһ Раббыбыз безгә җанны әманәт итеп бирә. Безнең бурыч - шул әманәтне ничек алдык, шул рәвештә Аллаһка кире кайтарып бирү. Җанның сафлыгы күңел (кальб) сафлыгы белән бәйле. Дога кылганда да бит: "Дөньядан кальбе сәлим (саф күңел) белән үтик", - дип телибез. Әгәр саф күңел белән дөньядан үтә алсак, актыккы урыныбыз җәннәттә булачак һәм дөнья яратылганда очрашкан Раббыбызны кабат күрү бәхетенә ирешәчәкбез.

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте чиксез. Ул Атабыз Адәм галәйһиссәламгә пәйгам-бәрлек биреп, җаннарны пакь килеш саклау өчен Ислам динен әманәт итеп биргән. Дөньяда һәркайсыбыз Адәм галәйһиссәлам нәселеннән, шуның өчен дә аңа әманәт итеп бирелгән Ислам дине буенча яшәргә һәм әманәтне үзебездән соң балаларыбызга тапшырып калдырырга тиешбез. Үзебез дә, балаларыбыз да Ислам дине белән яшәсәк, без иман белән, чис-та күңел белән дөньядан үтеп, Аллаһның вәгъдә кылынган җәннәтенә керә һәм кабат Аллаһны күрә алачакбыз.

Бөтендөнья мөселманнары өчен өч кенә изге урын бар: алар - Кәгъбәтуллаһ, Пәйгамбәре-без мәчете һәм Әкса мәчете. Әмма кайбер халыклар һәм кешеләр өчен алардан тыш та үзенең милләте, нәселе, тарихы белән бәйле изге дәрәҗәсендә кадерле, истәлекле урыннар бар. Әлбәттә, бөтендөнья мөселманнары өчен ул урыннарның кыйммәте, әһәмияте әллә ни юк, әмма аңа карап, берәүнең дә башкаларны ул урыннарны зиярәт кылудан тыярга хакы юк. Мәсәлән, туган җир, туган нигез, әти-әниләр күмелгән урын. Шәһри Болгар - безнең ерак бабаларыбызның, Аллаһ тарафыннан Атабыз Адәм галәйһиссәламгә әманәт итеп бирелгән Ислам динен кабул итеп алган урын. Анда барып: "Мин Ислам дине буенча яшимме, балаларыма Аллаһның шул бүләген тапшырдыммы, ата-бабаларыбызның телен, динен саклыйммы?" - дип, үзеңә-үзең сорау биреп, күңелеңне сафландырып кайтуда бернинди дә гөнаһ юк.

Согуд Гарәбстанында да Бәйсезлек көне билгеләп үтелә, 2007 елда хаҗ кылучыларга корольнең вафатына бер ел тулу уңаеннан: "Аңа дога кылыгыз", - дип, күчтәнәч өләштеләр. В.Путин да анда визит белән баргач, корольләр каберләренә венок куйды.

Мөхәммәд бин Габделваһабның кабере өстендә дә биек, мәрмәр белән тышланган йорт төзелгән. Әр-Риядта мәчет эчендә Мөхәммәд бин Согуднең Мөхәммәд бин Габделваһабка бирелгән анты табличка итеп язып эленгән. Кергән кешеләргә ул ант язылган тактага кагылып, "бәрәкәт" алырга мөмкинлек тудырылган. Димәк, һәр халыкның үз тарихы белән бәйле булган кадерле урыннары, шәхесләре, истәлекле көннәре бар, аларны искә алу, хөрмәт итү, зиярәт кылуны берничек тә гөнаһ дип тә, бидгать дип тә әйтеп булмый.

Кешенең яшәешенә, ялгышып ясаган гөнаһларына, кылган изге гамәлләренә карап, күңел берничә төрле була. Пәйгамбәребез Мөхәм-мәд Мостафа салләллаһу галәйһивәссәлам үзенең бер хәдисендә: "Кайберәүләрнең кальбләре күгәргән тимер кебек булыр", - ди. Бу түбән дәрәҗә, беренче дәрәҗә -
чистартылмаган күңел. Андый күңел яхшылык белән начарлыкны аермый. Алар тыныч күңел белән хәрам ризыклар ашый, хәрам эчемлекләр эчә алалар, намаз укуны, мәчеткә йөрүне, ураза тотуны кирәксенмиләр. Шуның өстенә, ул бәндә бик каты кеше рәнҗетсә, көфер сүзләр сөйләсә, "Аллаһны инкарь итүдә, аракы эчүдә, дуңгыз асрауда, намаз укымауда, ураза тотмауда гөнаһ юк", - дигән кебек, күңел бөтенләй эштән чыгып, нуленче (0) дәрәҗәгә төшәргә мөмкин. Мисал өчен: тимерне күгәрек тәмам ашап бетерсә, аны чистартып ялтыратып та, дом-на миченә кире салып та аннан эшкә ярый торган металл алып булмый. Алар турында Аллаһ Раббыбыз Коръәндә ("Йәсин" сүрәсе, 7 нче аять): "Ләкаде хәккаль каүлү гәләә әксәриһим фәһүм ләә йүэминүүүн", ягъни: "Инде алар иман китермәсләр", - ди. Димәк, андый кешеләр тәүбәгә килеп, иман китереп, дөньядан үтә алмыйлар, урыннары җәһәннәм була, Аллаһ сакласын. Үзебезне дә, балаларыбызны да шул рәвешле харап булудан саклыйк. Андый кешеләр турында Коръәндә дә искә алына: "Сәйәсләә нәрааң зәәтә ләһәбе", ягъни: "Тиздән ул әбү Ләһәб ялкынлы утка кереп янар" ("Мәсәд" сүрәсе,
3 нче аять).

"Сәҗдә" сәхифәсен әзерләгәндә
Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВның язмалары файдаланылды.



Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: