Бөгелмә авазы

Динсез, димәк – әхлаксыз

1 сентябрьдән илнең барлык субъектлары мәктәпләрендәге 4 нче сыйныф укучылары дини мәдәният, яисә дөньяви этика нигезләрен өйрәнә башлады. Бу яңа уку предметына 34 сәгать (ел дәвамында атна саен берәр дәрес) каралган. Ул дәресләрне барлык мәктәпләрдә өйрәнә башлау алдыннан Россиянең 21 төбәгендә тәҗрибә үткәрелде.

Филүзә Ишбулатова,
мәгариф ветераны,
Россиянең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы.

Мәктәпләрдә дини дәресләрне укыту мәсьәләсе укытучыларны да, ата-аналарны һәм киң җәмәгатьчелекне дә җитди борчуга салган иде. Дин-нәр мәдәниятләрен дөньяви мәктәпләрдә өйрәнү хакында бәхәсләр озак дәвам итте. Хәзер мәктәпкә яңа предметны кертү-кертмәү турында бәхәс урынсыз. Хөкүмәт тарафыннан рәсми карар кабул ителде, бәхәсләргә нокта куелды.

Яңа предметны дин дәресенә тиңләп, моңа каршы тору да булды. Шуның нәтиҗәсендә, "Дини мәдәният нигезләре"н түгел, ә "Дөньяви этика нигезләре" дигән модульне тагу мәсьәләсе дә бар. Чынлап та, "дин" сүзеннән котлары очучы дәһриләр өчен нигез юк түгел.

1996 елдан башлап, христиан дине вәкилләре дин дәресләре укыту мәсьәләсен илнең югары даирәләрендә кузгатып карадылар. Дистә ярым ел дәвамында төрле тәкъдимнәр, бәхәсләр, тәҗрибәләр булды, төрле дәрәҗәдәге комиссияләр эшләде. Нәтиҗәдә, "Дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика" дип аталган комплекслы уку курсы эшләнде. Ул алты аерым модульдән тора: "Православие мәдәнияте нигезләре"; "Ислам мәдәнияте нигезләре"; "Буддизм мәдәнияте нигезләре"; "Яһүд мәдәнияте нигезләре"; "Дөньякүләм дин мәдәниятләре нигезләре"; "Дөньяви этика нигезләре". Һәр модуль буенча уку әсбаплары нәшер ителде.

Реклама

Мәктәпләрдә һәр укучы тәкъдим ителгән алты мо-дульнең берсен сайлап алырга һәм өйрәнергә тиеш булып чыга. Бер укытучы ханым белән сөйләшкәндә, ул: "Безнең мәктәптә барысы да "Дөньяви этика нигезләре"н өйрәнәчәк", - диде. "Ничек инде ул алай?" - дип сораган идем: "Район киңәшмәсендә
шулай хәл иттеләр", - дип җавап бирде.

Баланың ата-анасына үзе теләгән дин мәдәнияте нигезләрен сайлау хокукы бирелә. Кабатлап әйтәм - ата-анага, ә мәктәп директорына, район мәгариф бүлегенә, тармак министрлыгы хезмәткәрләренә түгел! Мөмкинлектән дөрес файдаланырга кирәк. "Дөньяви этика нигезләре"н генә укытсак, әхлаксызлык сазлыгына тагын да тирәнрәк төшәбез түгелме, җәмәгать!

Мәктәптә сайланган модульләрне укытуны оештыру мәсьәләсе дә бар. Һәр сыйныф 3-4 модуль сайларга мөмкин, тик укытуны оештыруның кыенлыгы финанс, белгечләр, дәреслекләр җитмәүгә барып тоташачак. Моңардан чыгу юллары бар. Татар-башкорт авылларында - "Ислам мәдәнияте нигезләре", катнаш милләтле сыйныфларда "Дөньякүләм дин мәдәниятләре нигезләре"н сайларга була. Күпмилләтле шәһәр мәктәпләрендә сыйныфларны төркемнәргә бүлеп, аерым модульләрне өйрәтергә мөмкин. Теләк булса, юлы табыла. Әлбәттә, кайбер мәктәп директорлары яңа предметны керткәндә җиңел юлны сайларга омтылырлар. Ышанам, андыйлар күп булмас.

Катнаш гаиләләр өчен кулай булган "Дөньякүләм дин мәдәниятләре нигезләре"н сайларга мөмкин. "Дөньяви этика нигезләре" дигән соңгы модуль дә бар, монысы - динсезләр, диннең нәрсә икәнен белергә теләмәүчеләр өчен.

Шушы сүзләрне яздым да уйга калдым. Безнең авылда "динсез" сүзен әби-бабайлар, өлкән яшьтәгеләр бик нык ачу килгәндә сүгенү-сүгү сүзе буларак кулланалар иде. Әгәр уйлап карасаң, мөселман авылларында динсез булу иң түбәнге дәрәҗә булган бит. Динсез, димәк - әхлаксыз!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: