Бөгелмә авазы

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы ифтар мәҗлесе уздырды

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Үзәк мәчеттә ифтар мәҗлесе уздырды. Кичәнең мактаулы кунаклары арасында ТР мөселманнары Диния нәзәрате рәисе Камил хәзрзт Сәмигуллин, Кемерово өлкәсе мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев, республикабыз көньяк-көнчыгышы имам-мөхтәсибләре, Бөгелмә шәһәре һәм районы имамнары, дин кардәшләребез бар иде. Авыз ачу мәҗлесендә барлыгы 200ләп кеше катнашты. Мөфти Камил...

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Үзәк мәчеттә ифтар мәҗлесе уздырды. Кичәнең мактаулы кунаклары арасында ТР мөселманнары Диния нәзәрате рәисе Камил хәзрзт Сәмигуллин, Кемерово өлкәсе мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев, республикабыз көньяк-көнчыгышы имам-мөхтәсибләре, Бөгелмә шәһәре һәм районы имамнары, дин кардәшләребез бар иде. Авыз ачу мәҗлесендә барлыгы 200ләп кеше катнашты.

Мөфти Камил хәзрәт Бөгелмә мөхтәсибәтенә чакыру өчен рәхмәт белдерде, барлык кардәшләрне изге Рамазан ае белән тәбрик итте, бу айның, бу көннәрнең фазыйләтләре турында сөйләде, һәркемне күбрәк изге гамәлләр кылырга, Аллаһы Тәгаләдән ешрак ярлыкау, гөнаһларны кичерүне сорарга өндәде.

Бөгелмә имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт тә Рамазанның игелекле гамәлләр, рухи чистарыну, үзеңне сынау ае булуы, шуңа күрә дә мөселманнарның бу көннәрне аеруча файдалы итеп уздырырга омтылулары турында сөйләде. Ул шулай ук Камил хәзрәткә һәм башка чакырулы кунакларга килгәннәре өчен зур рәхмәт белдерде.

Ифтардан соң, бар җәмәгать бергәләп, Бөгелмә районына иминлек, чәчәк атуын теләп, күмәкләп дога кылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: