Бөгелмә авазы

Белем күтәрү курслары

12 октябрьдән алып, 21енә кадәр Бөгелмә районы мәчетләрендә имамлык итүчеләр Россия Ислам университеты каршында Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния Нәзарәте тарафыннан оештырылган белем күтәрү курсларында укыдылар. Шушы вакыт аралыгында Бөгелмәдән барган 11 имам (рәсемдә) изге Коръәнне, Ислам дине нигезләрен, тәҗвидне, гаилә хокукларын, дин тарихын өйрәнделәр. Курслар 72 сәгатькә исәпләнгән иде. Соңыннан...

12 октябрьдән алып, 21енә кадәр Бөгелмә районы мәчетләрендә имамлык итүчеләр Россия Ислам университеты каршында Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния Нәзарәте тарафыннан оештырылган белем күтәрү курсларында укыдылар.
Шушы вакыт аралыгында Бөгелмәдән барган 11 имам (рәсемдә) изге Коръәнне, Ислам дине нигезләрен, тәҗвидне, гаилә хокукларын, дин тарихын өйрәнделәр. Курслар 72 сәгатькә исәпләнгән иде. Соңыннан имамнарга дини белемнәрен күтәрүләре турында таныклык тапшырылды.
Бөгелмә мөхтәсибәте Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния Нәзарәтенә, Россия Ислам университеты хезмәткәрләренә тирән эчтәлекле файдалы курслар оештырганнары өчен үзенең рәхмәтләрен белдерә.
Рәфис хәзрәт СӘЙФУЛЛИН.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: