Бөгелмә авазы

Балачак истәлеге

Сәгатьнең келт-келт йөрүе мәрхүм әбиемне, туган апамны, әтиемне искә алырга мәҗбүр итте... Ул көннәр кичәгедәй истә әле. Иртә таңнан торуга Мәрьям әбиемнең мунчасы ягылган, өстәл түре бизәге - майлы табада пешкән кайнар коймактан, авыз суларын китереп, тирә-юньгә тәмле исләр тарала, җиз самавыры да инде кайнап чыккан булыр иде. Авылның аксакаллары...

Сәгатьнең келт-келт йөрүе мәрхүм әбиемне, туган апамны, әтиемне искә алырга мәҗбүр итте...
Ул көннәр кичәгедәй истә әле. Иртә таңнан торуга Мәрьям әбиемнең мунчасы ягылган, өстәл түре бизәге - майлы табада пешкән кайнар коймактан, авыз суларын китереп, тирә-юньгә тәмле исләр тарала, җиз самавыры да инде кайнап чыккан булыр иде. Авылның аксакаллары Корбан гаетеннән кайтып, сарык чала.
..."Хәерле иртә, кызым, - дип, аш бүлмәсеннән әбием чыкты. - Вакыт җитәрлек, ашыкмыйча юын".
"Хәерле иртә, әбием!" - дип, сикереп тордым да, юынырга йөгердем.
Әбием аш өстәленә тары ярмасы боткасы китереп куйды. Бисмилламны әйтеп, мин ботка ашарга керештем.
"Әлһәмдүүлилләһ, Иншә Аллаһ", - диде әбием, минем тәмләп ашавыма сөенеп. Аның күңеле шатлык белән тулы иде. "Аллаһы Тәгаләм, кызыма иман биргән өчен, мине бәхетле иткән өчен чиксез рәхмәтләрем булсын Сиңа!" - дип әйтеп куйды әбием.
...Менә шушындый татлы төш күреп ятканда кинәт уянып киттем, баштарак аптырап, төшемме-өнемме дип, аңышмыйча тордым. Аннары сикереп торып, тиз генә сәгатьне карадым. Таң атып килүен белдереп, иртәнге беренче әтәчләр дә аваз бирде: "Кикрикүк!"
Күңел хатирәләрем төшемә кереп, менә шул рәвешле бәйрәмгә өнди икән. Тиздән безнең өчен көтелгән бәйрәм - Корбан бәйрәме якынлаша. Бәйрәмгә Түбән Камада яшәүче авылдашым Асия апа үзенең җиңел машинасында хәл белү нияте белән төп йортка кайтып төште. Соңгы елларда дин юлына басты ул, биш вакыт намазын калдырмый, уразасын да тота. Туган сеңелесе Фәридә белән хаҗга да бардылар.
Менә шундый укымышлы, абруйлы авылдашларым белән горурланам мин: Мингариф кызы Әсма апа, Гаяз кызы Галия апа, Нуретдин кызы Асия апа, Шәрифулла кызы Гөлсинә апа, Әхәт кызы Гөлнәзирә ханым.
Хәзерге вакытта Әлмәт шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Солтан кызы Тәнзилә апа да, 80 яшьтә булуына карамастан, безне шатландыра. Коръән ашларын ел да төп нигезгә кайтып үткәрә, ул мәҗлесләр бик көчле тәрбияви мәгънәгә ия, тирән эчтәлекле уза. Менә шундый дини гыйлемле апа-сеңелләр, абый-бабайлар авылыбызда бик күп.
Туган авылым Иркендәге мәдәният йортында ел саен Ураза, Корбан ашлары үткәрелә. Аллаһы Тәгаләгә якынлашу, Аның ризалыгы өчен үткәрелә торган ашларга барлык авылдашларым бик теләп килә һәм табын әзерләүдә чын күңеленнән булыша. Шундый ашларда туганлык җепләре ныгый, барча туган-тумачалар, дус-ишләр, кунакка кайткан авылдашлар очраша-күрешә, хәл-әхвәл белешә. Имам-хатыйп Әхәт хәзрәтнең вәгазьләрен тыңлау үзе генә дә ни тора! Ул безне дә Хак дин юлына басарга өнди!
Корбан бәйрәменә читтә яшәүче авылдашларымны быел да шушы күркәм дини бәйрәмебезне каршы алырга чакырып калабыз!
Наилә МАМАКОВА.
Иркен авылы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: